Здравоохранение

Игътибар: конкурс!

Печать

Тавыш бирергә чакырабыз

Агымдагы елның 22 ап-релендә республикада “Безнең яраткан табиб “ конкурсы башланды. Аның төп максаты - медицина һөнәрен популярлаштыру. Биредә медицина дәүләт учреждениеләреннән һәм коммерция клиникаларыннан барлык белгечлекләр буенча балалар табиблары катнаша. 

Аның рамкаларында халык http:НашЛюбимый Врач.рф. конкурсы сайтында тавыш биреп, балалар табиблары эшенә хуплау  һәм яраткан белгечләренә рәхмәт сүзләре җиткерергә мөмкинлек алды. Нәни пациентлар электрон почта аша җибәрелгән рәсеме белән  тавыш бирә. Ирекле тавыш бирү нәтиҗәсендә балаларның яраткан табиблары һәм балалар рәсемнәре конкурсы җиңүчеләре билгеләнәчәк.

Агымдагы елның 1 июнен-дә Башкортстанның рәсми вәкилләре катнашлыгында җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла һәм ул Халык-ара балаларны яклау көненә  багышлана. Анда җиңүчеләр, поликлиника-ларның баш табиблары,  хакимият вәкилләре, шулай ук балалар рәсемнәре конкурс җиңүчеләре һәм аларның әти-әниләре, чараның спонсорлары катнашачак.

Хөрмәтле райондашлар! Сез  дә  район үзәк дәваханәсе педиатрлары Рәсимә Фаил кызы Нафыйкова, Рафаил Әхвас улы Габделхаков, Раушания Мәхтүмҗан кызы Мөбинова, Фируза Рафаил кызы Гәрәева, Зөһрә Әһлетдин кызы  Хәлиуллина, Индира Валерьевна Фәтхетдинова, Зөлфия Фәрвәҗетдин кызы Сәхәветдинова, Юлиза Әгъләм кызы Сибәгатуллина өчен тавыш бирә аласыз. Үзегезнең яраткан табибыгызны сайлагыз!

Алсу Кәрамова, район үзәк дәвахәнәсе баш табибының балачак буенча урынбасары.