Здравоохранение

Белгеч киңәше

Печать

Диспансеризация үтү мөһим

Агымдагы елда, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2012 елның 3 декабрендәге “Халыкның тәгаен төркеменә диспансеризация үткәрү тәртибен раслау турында”гы  боерыгына ярашлы, өлкән төркемнең диспансеризациясе уздырыла.

Бу төркемгә 2013 елда 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшь тулучылар керә. Бу карау гражданинга 3 елга бер туры килә. Безнең район буенча диспансер тикшеренүен 4871 кеше үтәргә тиеш.

Диспансеризациянең төп максаты: РФ халкының инвалидлыкка һәм вакытсыз үлеменә сәбәпче булып торган инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртә стадияләрендә ачыклау. Аларга түбәндәгеләр керә: кан әйләнеше системасы чирләре һәм, тәү чиратта, йөрәктәге ишемия, яман шеш, шикәр диабеты, үпкәдәге хроник чирләр. Моннан тыш, тикшерү әлеге чирләрне барлыкка китерүче факторларны (артериаль басым күтәрелү, кандагы холестерин яки глюкоза күләме арту, тәмәке тарту, алкоголь куллану, рациональ тукланмау, түбән физик активлык, артык тән авырлыгы һәм тазару) бетерүгә юнәлтелергә тиеш. Диспансеризациянең төп үзенчәлеге булып, инфекцияле булмаган хроник чирләрне ачыклау һәм аларның үсеш куркынычын кисәтү генә түгел, барлык гражданнар тарафыннан профилактик консультация алу тора.

Диспансеризацияне кайда һәм ничек үтәргә мөмкин?

Яшәгән, эшләгән, укыган урыны яки гражданинның үзе сайлавы буенча медицина оешмасында (поликлиникада, гомум табиблык практика үзәгендә, врачлык амбулаториясендә, медицина санитар частендә һ.б.) тикшеренү үтергә хокуклы. Участок табибы (фельдшер) яки участок шәфкать туташы яисә теркәү бүлеге  хезмәткәре  сезгә кайда, кайчан тикшеренүне үтәргә мөмкин булуын тулырак аңлатыр. 

Аны үтү күпме вакытны ала?

Беренче этапта ике визит туры килә. Беренчесендә 3-6 сәгать тәшкил итә. Икенчесе 1-6 көннән (тикшерү нәтиҗәләрне алу вакытына карап) соң башкарыла. Әгәр беренче этап нәтиҗәләре буенча организмда инфекцияле булмаган хроник чир барлыгына шик туса, табиб сезне икенче этапка җибәрә.

Эшләгән кешегә ничек диспансеризация үтәргә?

РФның 2011 елның 21 ноябрендәге “РФ гражданнары сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы Федераль законның 24нче статьясына ярашлы, эш белән тәэмин итүче эшченең медицина карауларын һәм диспансеризация үткәрү шартларын тәэмин итәргә,  шулай ук каршылыксыз хезмәткәрне эштән җибәрергә тиеш.

Диспансеризация үтү өчен нинди әзерлек кирәк?

Беренче этапны үтү өчен иртән  ач карынга, физик күнекмәләр эшләгәнче, медицина учреждениесенә (поликлиникага) килергә кирәк; үзегез белән 100-150 мл күләмендә иртәнге бәвелне алырга. Кайбер продуктлар (чөгендер, кишер)  аның төсен үзгәртү мөмкинлеген истә тотып, боларны тәүлек эчендә ашамаска киңәш ителә. Бәвел пробасын алгач, аны 1,5 сәгать эчендә лабораториягә тапшыру мөһим. Аны плюслы температурада транспортировкаларга кирәк, чөнки тикшерүне авырлаштырырга мөмкин.

45 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләргә тизәкне тикшерү өчен ялган нәтиҗәләр булдырмау өчен 3 тәүлек эчендә ит азыгын, шулай ук составына тимер булган продуктлар кергән (алма, яшел суган, баллы болгар борычы, ак фасоль, шпинат), каталаз һәм пероксидаза булган яшелчәләр (кыяр, керән, төсле кәбестә) куллануны, тимер булган дару препаратларын, шул исәптән гематоген, аскорбин кислотасын, аспирин (ацетилсалициловая кислота), вольтарен, диклофенак, төрле  эч йомшарткыч чаралар һәм клизма кабул итүне туктату мөһим. Тизәккә иммунохимик алым белән  анализ үткәргәндә азык куллануда чикләүләр юк.

Бәвел һәм тизәк сыешлыгына һәркем үзенең исем-шәрифләрен язып, кәгазь беркетергә тиеш.

Әгәр дә  сез агымдагы яки узган елда медицина тикшерүләре үткән булсагыз, моны раслаучы документлар алып, аны медицина хезмәткәренә күрсәтегез.

Икенче этапны үтү тәртибен сезгә участок табибы (фельдшер) аңлатыр.

Диспансеризация үтү нәтиҗәләре буенча гражданин нинди документ ала?

Тикшерү үткән һәр гражданинга сәламәтлек паспорты бирелә, анда төп йомгак, киңәш-тәкъдимнәр кертелә.

Даими диспансеризация үтү сезгә куркыныч авыруларның үсеш мөмкинлеген киметүне, инвалидлыкка һәм вакытсыз үлемгә сәбәпче булып торган инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртәрәк ачыклауны тәэмин итәр, ә аларны нәтиҗәле дәвалау мөмкин.

Авыруны дәвалауга караганда искәртү җиңелрәк. Сәламәтлегегезне саклагыз, кадерен белегез. Табибларга даими күренеп, тикшерелеп тору файдага гына. 

Илшат Баһманов, район үзәк дәваханәсенең  участок терапевты.