Здравоохранение

Иртәгә – Бөтендөнья сәламәтлек көне

Печать

Безнең интервью

Яман шеш – үлем карары түгел

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу уңайдан район үзәк дәваханәсенең югары категорияле табип - хирург-онкологы Н.Н.Халиковка яман шеш авыруы турында сөйләвен сорап, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Наил Надыйм улы, бүген сәламәт яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар кебек. Ә нинди факторлар яман шеш авыруларына китерә?

- Яман шеш – тәннең теләсә нинди өлешен зарарлаучы куркыныч чир. Ул аномаль күзәнәкләр барлыкка килеп, үрчегәннән соң, башка органнарга үтеп керүе белән аянычлы.

Беренче фактор итеп,  атмосфераның пычрануын әйтер идем. Үпкә рагы барлыкка килүдә начар экологиянең өлеше зур. Икенчесе – тәмәкене күп тарту. Тәмәкене яндырганда яман шеш авыруына җирлек тудырган сумала хасил була. Өченче фактор –  эчүчелек. Ирләр ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны функциясе бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана. Дүртенче мөһим фактор – дөрес тукланмау. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашынуы бозыла, ә бу, үз чиратында, органнарны  туздыра, аларның функциясе бозылуына китерә. Шулай ук хәзер составында консервантлар күп булган ризыкка өстенлек бирәбез. Куркыныч факторларның тагын берсе – ул стресс. Якын кешеңнең үлеме, ялгызлык, тормыш ямен югалту һәм шуңа охшаш башка хәлләр кешене депрессиягә, стресс халәтенә китереп җиткерәләр һәм иммунитетны көчсезләндерә. Болар барысы да  яман шеш авыруын китереп чыгаруга булышлык итә.

- Күпләр авырту тоймау, организмдагы үзгәрешләргә игътибар итмәү белән соңара. Вакытны оттырмас өчен, нинди билгеләр сизелгәч, табибка күренергә кирәк?

үп кеше чирне үтәр әле, дип сузып йөри. Тиредә таплар барлыкка килсә, миңнәрнең төсе үзгәрсә, лимфоүзәкләрдә үзгәрешләр, гомуми хәлсезлек сизелсә, төрле органнарда төерләр пәйда  булса, туры эчәктә, хатын-кыз органнарында, күкрәкләрдә бүлендекләр хасил булса, сәбәпсезгә ябыксаң, соңармый табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Булган төерләрнең үсүе яки кимүе дә кешене сагайтырга тиеш.

-Ә дәвалауга килгәндә?

-Әгәр үз вакытында дәвалый башласаң, ягъни вакытында табибка мөрәҗәгать итсәң, авыруны дәвалау чаралары уңышлы тәмамлана – чирлеләрнең 100 проценты тулысынча савыга. Иң мөһиме, моның өчен  авыруның тәүге стадиясендә үк ачыклануы кирәк. Авыру I-II стадияләрендә ачыкланса, әйткәнемчә, чир әле таралып өлгермәгән була һәм ул дәвалауга җиңел бирелә.

 IV стадиясендә яман шешне җиңүгә өмет азая. Кеше вакытында килми икән, өметне кулдан ычкындыра. Республика һәм район буенча иң таралганы - үпкә һәм күкрәк бизе яман шеш авыруы.

әселдә яман шеш белән авыручылар булу кешене сагайтырга тиешме?

-Туганнарда, әти-әнидге авыру кабатлана, дип булмый. Шулай да ракның генетик бәйләнеше юк түгел. Тикшеренеп тору зыян итмәс.

-Шуны да беләсе иде, яман шеш авыруына бәйле хәл  безнең районда ничек тора? Бу җәһәттән нинди чаралар күрелә?

- Районда 2012 елгы нәтиҗәләр буенча авыручылар санының берникадәр кимүе күзәтелә. Бүген  диагностикалау мөмкинлекләре үсүе  нәтиҗәсендә, яман шеш авырулары күпчелек очракта иртә стадиядә ачыклана. Минемчә, бу онкология хезмәтенең уңышлы эшләвенә, шулай ук мөмкин-лекләр артуына дәлил булып тора. Безнең район үзәк дәваханәсендә аны УЗИ, ФГС аппаратлары ярдәмендә ачыкларга мөмкин. Шулай ук лабораторияләрдә онкомаркеры анализы алынып, Уфа шәһәренә җибәрелә. Әгәр дә яман шеш диагнозы куелса, без аларны исәпкә алабыз һәм даими күзәтеп торабыз. Авыруларга чит ил препаратлары, гармон терапияләре билгеләнә. Болар барысы да - кыйммәт, шуңа күрә федераль программа буенча бушка күрсәтелә. Әгәр дә компьютер томографиясе үзебездә булса, тагы да яхшырак булыр иде. УЗИдан шешне урман чикләве зурлыгында белеп булса, ә аппараттан борчак кебек чагында ук күреп, билгеләп була. Шунысын да онытырга ярамый, яман шеш авыруларын бары тик махсуслаштырылган учреждениеләрдә генә дәвалау мөмкин. Ә пациентлар онкологка чирнең соңгы стадиясендә ярдәм итә алмас, тик газапларны җиңеләйтергә булыша алырлык чиккә җиткәч ке-нә, мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук бездә исәптә торганнарның, кайберләре еллар буена килми, ә без аларны күзәтеп торырга тиешбез. Шуңа күрә алар даими тикшерү үтсеннәр, үз сәламәтлекләренә битараф булмасыннар иде.

-Наил Надыйм улы гәзит  укучыларга нинди теләкләр әйтер идегез?

-Әлеге яман авыруга юлыкмас өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, алкогольле эчемлекләр белән мавыкмаска, тәмәке тартмаска, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, иң мөһиме, үз вакытында табибка барып, тикшерү үтеп торырга киңәш ителә. Шул ук вакытта һәрчак шат күңел белән елмаеп йөрергә, оптимист булырга кирәк. Яман шеш – үлем карары түгел. Сезгә шундый диагноз куйганнар икән, төшенкелеккә бирелмәгез.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Наил Надыйм улы. Авыр һәм җаваплы эшегездә сезгә уңышлар телим.

Әңгәмәдәш – “Маяк”ның махсус хәбәрчесе Лира Гәрәева.

 

“Сәламәтлек” милли проектын тормышка: авылга – яшь кадрлар!

“Земский доктор” федераль программасы рамкаларында 5 ел дәвамында авыл җирендә эшләргә теләк белдергән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр 1 млн. сум күләмендә бер тап-
кыр бирел
үче компенсация түләвеннән файдалана. Яшь медиклар бу акчаны урнашу, мәсәлән, йорт төзү һәм алу өчен яки торакка тәгаенләнгән кредитын каплатуга тотарга мөмкин. Республика Хөкүмәте тарафыннан яшь табибларга материаль ярдәм күрсәтелә. Районда да авылга яшь, югары белемле белгечләрне җәлеп итү буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Муниципаль район хакимияте аларның төпләнеп калуына ныклы игътибар бирә.

Медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрү, яшь кадрларны җәлеп итү буенча ил, республика Хөкүмәте, хакимият тарафыннан оештырылган чаралар, кабул ителгән проектлар нәтиҗәсен күрсәтә дә инде. Медицина учреждениеләрен тәмамлаучылар районга кайта һәм өлкәннәргә алмашка килә. Шундыйларның берсе - терапия бүлекчәсенең яшь белгече, табиб-невролог Ирина Гафарова. Ул Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә  белем алганнан соң, балачак хыялын гамәлгә ашыру  теләге белән Башкорт дәүләт медицина университетына юллана. Укуын уңышлы тәмамлап, район үзәк дәваханәсендә хезмәт юлын башлый. Бүгенге көндә ул көндезге стационарда һәм терапия бүлекчәсендә кабул итүләр алып бара, үз һөнәрен яратып башкара.

- Узган елның сентябреннән генә эш башлавыма кара-мастан, үз кешегә  әйләндем. Монда үзеңне сынау өчен дә, башкалардан өйрәнергә дә мөмкинлекләр бар. Коллективымда хезмәткәрләр бер-берсен ярты сүздән аңлый, ярдәмгә килергә әзер тора. Шулай ук миңа кешеләр белән аралашу, аларны дәвалау, төрле чирләрне өйрәнү күңелемә якын,-  ди  Ирина Шамил кызы.

Әйткәндәй, изге уйлы, якты өметле яшь табибәнең авыл җиренең күркәмлеген, халыкның яхшылыгын тоеп, медицина тармагында озак еллар эшләвен, авыр , җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез.

Ильфира Фидаилова.

 

Тәнгә дә, җанга да дәва табалар

Минутларның, сәгатьләрнең, көннәрнең никадәр тиз үтеп китүен бик ачык сизәбез. Әмма кеше гомеренең атылган йолдыз кебек мизгел эчендә сүнүен дәваханәдә эшләүче  табиблар  гына тоя аладыр. Нәкъ менә алар яшәүдән  кадерлерәк бернәрсә дә  булмавын һәм  чир каршында  никадәр  көчсез  икәнебезне  ныграк  аңлыйдыр. Чын табиб – башкаларның  газабын  йөрәге аша уздыручы,  авыртуларын җиңеләйтергә тырышучы, мәрхәмәтлелек, өмет тулы сүзләр  табып юатучы ул.

Район үзәк дәваханәсенең терапия бүлекчәсе хезмәт-кәрләре дә халык сәламәт-леге сагында торып, кичектергесез медицина ярдәменә мохтаҗларны кабул итә. Авырулар арасында кан әйләнеше: гипертония, ишемия, йөрәктәге физик кимчелек; тын юллары органнары авырулары: пневмания, бронхит, бронхиаль астма; аш сеңдерү чирләре: ашказан ярасы, ашказан асты бизе, үт куыгы, бавыр; бәвел бүлеп чыгару системасы белән изаланучылар бар. Еш кына  авыр хәлдәге авыруга тиз арада дөрес диагноз куеп, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтеп гомерләрне саклап калалар. Мондый чакта табиб белән югары һөнәри осталык һәм кешеләрне чынлап ярату хисе идарә итәдер дә инде.  Ә биредә коллектив тәҗрибәле табиблардан һәм урта медицина белгечләреннән тора. Алар - 2 табиб-терапевт, 1 табиб-невролог, 14 шәфкать туташы һәм 13 кече медицина персоналы. Аларның хезмәт тәҗрибәсе ун елдан да ким түгел.  2012 елның сентябреннән яшь белгеч – табиб-невролог Ирина Гафарова  эш башлаган.

Зилә Кәбирова җитәкләгән терапия  бүлекчәсендә ел саен 1060лап авыру дәвалана. Биредә 52 койка-урын булып, шул исәптән 12-се неврология, 8е кардиология, 32се терапияга туры килә. Мондагы ак халатлыларның һәркайсы эшкә бар сәләтен һәм тырышлыгын сала. Шулай да халыкның сәламәтлек торышы, күпләрнең  чирләрен яшерүе, кешеләрнең үз сәламәтлегенә битарафлыгы табибларны тирән борчуга сала. Күрсәткечләргә килгәндә, 2011 елда кан басымы күтәрелү белән - 136, 2012 елда 171 авыру мөрәҗәгать итеп, сәламәтлеген ныгыткан. Инсульт белән 2011дә - 38, 2012дә - 62, миокарда инфаркты белән 2011дә - 34, узган елда 34 авыру дәваланып чыккан.

Терапия бүлекчәсе хезмәткәрләре төрле елларда район үзәк дәваханәсенең мәдәният тормышында да иң активларның берсе булган. Мәсәлән, “Хатын-кызлар өчен иң мәрхәмәтле оешма” район бәйгесендә “Мәдәниятне үтәү – сәламәт яшәү рәвеше нигезе”, “Иң яхшы шәфкать туташы посты” конкурсында -өченче урын, санитар бюллетеньнәр ярышында  “Урбанизация һәм сәламәтлек” номинацияләрен алуга ирешкәннәр.

Ак халатлылар еш кы-на авыруга тән дәвасы да, җан дәвасы да таба. Кешене чирдән арындырып, аны сәламәт яшәү серләренә төшендерү һәм киләчәккә өмет, ышаныч уяту мөһимлеген аңлап эш итә алар. Пациент чирне җиңеп, дәваханәдән канатланып дигәндәй, терелеп чыгып китә.

Ильфира Нигъмәтуллина.

 

Белгеч киңәше

Авитаминоз: ни эшләргә?

Балкыган кояш нурларына иркәләнеп кенә, язын уянган хис-тойгылардан ләззәт алып, тормышка сөенеп кенә яшисе килә дә бит, тик организмның көчсезләнүе еш кына моңа комачаулый. Көннәр озыная, әмма иртән торуы көннән-көн катлаулана, хәлсезлек йончыта, йокы баса, хроник чирләр үзләрен ныграк сиздерә.

Организмдагы бу кире үзгәрешләрнең барысына да - авитаминоз сәбәпче. Тирә-як йокыдан уянган мәлдә безнең организмда витаминнар җитешмәве үзен шул рәвешле белдерә икән. Авитаминозны җиңү өчен дөрес туклану, төрле витаминнар куллану мөһим.

Язын, бар кешеләр дә дип әйтерлек, витамин җитешмәүдән йончый, ди белгечләр. Бу хәл организмның кыш дәвамында ашаган азык белән бергә, тиешле күләмдә витаминнар ала алмавына бәйле. Кышын бик сизелмәсә дә, язга таба авитаминоз кискенләшү сәбәпле, кешедәге кире үзгәрешләрдә чагыла башлый. Гадәттә, безнең кышкы азык рационыбыз бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, макарон, он изделиеләре белән чикләнә. Витаминнарга бай булган яшелчә-җимеш бик сирәк ашала.  Шуңа күрә авитаминоз белән көрәшергә, үзебезгә ярдәмгә килергә тиешбез. Моның өчен туклану рационын үзгәртү, аны төрле җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек, бал кебек ризыклар белән төрләндерү фарыз.

Чирне ничек ачыкларга? Үзегезгә игътибар белән карагыз әле. Әгәр тирегез корып, ярылып торса, күзләр кызарып яшьләнсә, сезгә А витамины җитми дигән сүз. Шулай ук кеше тиз арый башлый, аппетиты югала, чәч коела, төссезләнә, тиз сынучанга әйләнә.  Тырнаклар тоныкланса, В төркемендәге витаминнар җитмәсә дә, кеше зур кыенлык кичерә. Күңел болгана, аппетит кими, йокы килү, дерматит, эч китү һәм башка симптомнар буенча билгеләргә мөмкин. С витамины җитмәвен хәлсезлек, тиз кызып бару, теш казнасы канавы,танаудан кан китү һәм башка билгеләрдән белергә була.

Ә ничек дәваларга? Иң мөһим һәм, мөгаен, бердән бер дөрес юл – бар төр витаминнарны кабул итү. Я азык-төлек ашарга, я даруханәдән кирәкле витаминнар сатып алырга киңәш ителә. Әгәр витаминнар сатып алырга теләмисез икән, игътибарыгызга аларга бай азык-төлек исемлеге тәкъдим итәбез. А витамины - ак май, бавыр, кызыл һәм сары төстәге җиләк-җимеш белән яшелчәдә. В витамины: В1 – борчак, төрле ярма, әче сөт продуктлары, В2 –эремчек, сыр, ит, бавыр белән бөер, карабодай һәм солы боткасы, сөттә. Тавык ите, балык, читләвек, фасоль, сыер ите, борчак, бәрәңге В6га бай. В12 –майлы балык, ит, бавыр белән бөердә. Организмны С витамины белән баету өчен гөлҗимеш төнәтмәсе, кара карлыган суты,алма, цитруслы җиләк-җимеш, яшел борчак һәм яшел суган кулланырга киңәш ителә.

Витаминнарны һәрвакыт кулланырга кирәк, шул вакытта сәламәт булырсыз.

Алсу Иламанова, район үзәк дәваханәсе кардиологы.

 

Гипертония авыруын кисәтик

Агымдагы елда Бөтендөнья сәламәтлек көне гипертония авыруларын кисәтүгә багышлана. Гипертонияне - кан  басымы күтәрелүне “яшерен үтерүче” дип тә атыйлар, чөнки  организмда аның беренче билгеләре  чагылыш тапмый. Кеше еллар буена үзендә әлеге авыру барлыгын белмәскә мөмкин. Кызганычка каршы, ул бик күп катлаулыклар тудыра: аның  белән   авыручылар  даими дәваланмаганда күп очракта инфаркттан, инсульттан яки бөер эшләмәгәнлектән вакытсыз дөнья белән хушлашырга мөмкин.  Гипертония  йөрәккә, баш миенә hәм бөергә зыян китерә. Табиб күзәтүе, махсус тикшеренү һәм дәвалану әлеге авыруларның кабатланмавына ярдәм итә. Пульс минутына 60-75 тапкыр тибәргә тиеш. Әгәр ул ешайса, сездә - тахикардия, ягъни йөрәк тиешледән кызурак тибә. Аны барлыкка китерүче сәбәпләр күп төрле: аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау нәтиҗәсендә симерү һ.б. Шуны истә тотарга кирәк: йөрәкне әкренләп чыныктыру зарури.

Кан басымы күтәрелгән икән, табибка мөрәҗәгать итегез. Ә үзегезгә яшәү рәвешегезне үзгәртергә кирәк. Күпләр өчен иң авыры – өйрәнелгән гадәтләрдән баш тарту. Дарулар белән дәвалану - иң гади hәм җайлы юл кебек. Чынлыкта болай эшләү - катлаулы һәм кыйммәткә төшә. Артык авырлыкка ия булу һәм тоз куллану, стресс кичерү, тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү — гипертониянең төп ярдәмчеләре. Шуның өчен тәмәке тартуны ташлагыз, ул кан тамырларын боза hәм инфаркт яки инсульт барлыкка китерә. Хәмерне кулга алмагыз, алкогольле эчемлекне күбрәк эчкән саен, кан басымы югарырак күтәрелә. Авырлыгыгызны да тикшереп торыгыз. Ябыгыгыз, шул чакта кан басымы кимиячәк. Ач торырга ярамый, чөнки яңадан тиз симерәчәксез. Бары тик кабул ителгән ризыктагы калория hәм аны физик күнегүләр белән «яндыра» барырга кирәклеге турында онытмаска кирәк. Майда (терлек hәм үсемлек мае, майлы сөт ризыклары, сыр), углеводта (икмәк, камыр ашлары, бәрәңге), чикләвек hәм шоколадта калория күп. Чи яшелчәдә, җимештә, өсте алынган сөттә hәм башка диетик ризыкларда калория аз.

Тозны күп  кулланмагыз.  Ул өстәлдәге тоз савытында гына түгел, казылыкта да, кыздырылган ризыкларда да, сельдь балыгында да, тозланган кәбестәдә дә бар икәнлеген онытмагыз. Акыл белән эш итегез. Калорияләрне «яндырырга» онытмагыз. Моның өчен иң яхшысы -җәяү йөрү. Йөгерергә мөмкин (акрын гына, арымаслык итеп). Суда йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү дә яхшы нәтиҗә бирә. Көненә 30 минут физик күнегүләр ясасаң, нәтиҗәсе күзгә күренер.

Стрессларга бирешмәгез. Иртән елмаеп торыгыз hәм болай гына, сәбәпсез генә көлегез. Күңелле, яхшы нәрсәләр турында ешрак уйлагыз.

Дару кабып кына гипертониядән терелеп булмый. Ул безнең гасырның күп чирләре кебек, даими дәвалауны таләп итә. Кан басымын без контрольдә тота алабыз. Димәк, инсульт, инфаркт hәм башка күңелсезлекләрдән котылырга мөмкин.

   Зилә Кәбирова, район үзәк дәваханәсенең терапия бүлекчәсе мөдире.