Здравоохранение

Иртәгә - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

E-mail Печать PDF

 Йогышлы авырудансак булыгыз!

Туберкулез – электән үк билгеле йогышлы авыру. Ул хроник формада үтә, шуңа күрә тирә-юньдәгеләрне зарарлау куркынычы зур. Гадәттә, авыру үзе хакында тиз генә бел-гертми. Зарарланганнан алып, беленгәнчегә кадәр берничә айдан  алып, берничә елга кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Ул теләсә кайсы органны зарарлый, әмма күп очракта үпкәләр зыян күрә. Авыручы өлкәннәр арасындагыларның 85-90 процентын үпкә чирлеләр тәшкил итә.

Бүгенге көндә районда – туберкулезга каршы кабинетта 196 кеше учетта тора һәм аларның 23се – чирнең актив формасы белән авыручылар, 8е йогышлы формасыннан җәфалана. 2012 елда 7 кешедә беренче тапкыр әлеге авыру барлыгы ачыкланды.

Чирне барлыкка китерүче – туберкулез микобактериясе яки Кох таякчыгы. Ул 90 процент очракта кеше организмына тын юллары аша эләгә. Төчкергәндә, ютәлләгәндә, сөйләшкәндә бүленеп чыккан туберкулез микобактериясе, гадәттә, авыруның киеменә, урын-җир әйберенә, келәмгә, стеналарга, идәнгә эләгә. Дөрес, ул кибә, ләкин, югары тотрыклылыкка ия булуы сәбәпле, микроблар озак саклана һәм тын юллары аша кереп, әйләнә-тирәдәгеләрне зарарлый. Көнкүрештәге башка әйберләр, чи ризыклар, тиешенчә стерилизацияләнмәгән сөт һәм башка сөт продуктлары, туберкулез белән авырган малның тиешенчә пешерелмәгән ите, йомыркасы аша да микобактерияләрнең организмга эләгү ихтималлыгы бар.

Шул билгеле: тубекулезның, чир буларак үсеше, организмга микобактерияләр эләгүгә генә түгел, күп дәрәҗәдә  организмның саклану көче реакциясенә, чиргә каршы көрәшү сәләтенә дә бәйле. Бактерияне бүлеп чыгаручы белән контакт никадәр якынрак булса, чирне барлыкка китерүче доза үпкәгә шулкадәр күбрәк эләгә. Зарарланган кеше тиз генә авырмаса да, ул инфекция йөртүчегә әйләнә. Стресслар, начар тормыш шартлары, җиткелекле дәрәҗәдә тукланмау, тәмәке тарту, наркотиклар куллану, эчүчелек аркасында организмның начараюы, шикәр диабеты, хроник үпкә, ашказанының чи ярасы һәм уникеилле эчәк авырулары булуы туберкулез белән чирләү мөмкинлеген арттыра.

Хатын-кызларда йөклелек, бала табу, оборт организмның әлеге чиргә каршы торучанлыгына кире йогынты ясый. Шуның өчен бала тудырганнан соң флюорография үтәргә кирәк. Балалар, яшүсмерләр, өлкән яштәге кешеләр организмының да саклану реакциясенең түбән булуы ихтимал.

Чир симптомнары – еш ютәлләү, какыру бүлентекләре (лайла, какрык), кан какыру, ютәлләгәндә күкрәктә авырту. Әгәр ул үпкәне һәм башка органнарны зарарласа, кеше авырлыгын югалта, температурасы күтәрелә, төнлә нык тирли, зарарланган урында авырту кичерә.

Диагноз кую өчен, әлбәттә, берничә төр тикшерү таләп ителәчәк. Әгәр авыру ачыкланса, аны вакытында дәвалау хәстәрен күрү шарт. Заман средстволары чирле кешене, нигездә, күзәтүнең беренче елы дәвамында савыктырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук кешенең үзенең терелергә теләге булуының да әһәмияте зур роль уйный. Исегезгә төшерәм: тикшерүләрдән читләшү башкаларны зарарлауга, еллар дәвамында дәвалау таләп иткән, ул гына да түгел, инвалидлыкка, хәтта үлемгә китергән авыр формаларын ачыклауга китерә. Ә вакытында беленгән чирне уңышлы дәваларга була.

Бу чир белән авырмау өчен хезмәт, ял, йокы режимын төгәл үтәргә, организмны даими чыныктырырга, иммунитетны күтәрергә, начар гадәтләрне ташларга, даими һәм дөрес тукланырга, витаминнар кулланырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм яшәгән урында чисталык сакларга, ел саен флюорография һәм профилактик тикшерүләр үтәргә кирәк. Кыскасы, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мотлак.

Ленара Мөхәммәтова,

район үзәк дәваханәсе фтизиатры.