Здравоохранение

Бүген – Халыкара стоматологлар көне

E-mail Печать PDF

Кешеләргә елмаю бүләк итүчеләр

Бүгенге көндә район халкының тешен дәвалауда район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлекчәсе, Андреевка һәм Югары Манчар врачлык амбулаторияләре, “Дента” (Айбулат Кашапов), “Надежда” (Рушан Габдуллин), “Агрофарм” (Әлфия Гыймазетдинова) стоматология учреждениеләре хезмәтләндерә. Аларда 10 стоматолог, 8 теш табибы, 3 теш технигы,  13 шәфкать туташы эшли.

Узган 2012 елда бүлекчә табиблары тарафыннан 45431 пациент кабул ителгән. Бу күрсәткеч, районда яшәүче һәр кеше уртача 1,3 тапкыр мөрәҗәгать иткән, дигән сүз.  Шул исәптән 63 проц. кеше санацияләнгән, шуның  5011е - балалар. Узган елда яман шеш чир-ләрен профилактикалау буенча медицина күзәтүләре үткәрелгән. Барлыгы 19856 кеше каралган. “2012-2014 елларга БРда аерым категория гражданнарга теш протезы буенча социаль яр-дәм чаралары күрсәтү” республика максатлы программасы гамәлгә ашырылып, 90 пенсионер, күп балалы 6 ана  бушлай протез алган.

Район үзәк дәваханәсенең  стоматология бүлекчәсендә балаларны, өлкәннәрне кабул итү, хирургия кабинет-лары бар. Алар заманча аппаратлар белән җиһазландырылган. Белгечләр ара-сыннан балаларны кабул итү-че югары категорияле стоматолог  Зәфирә Сәлихова, Фәнисә Мөхәрләмова, I категорияле стоматолог Зилия Шәяхмәтова, дәвалау бүлмәсенең югары категорияле табибы Гүзәл Фәсхиева,  I категорияле теш табиблары Илсөяр Саттарова, Резида Мөхтәруллина - мактауга лаеклылар. Теш протезлары эшләү бүлекчәсендә дә сыйфатлы хезмәт күрсәтелеп, анда I категорияле теш техниклары Рәшит Хаҗипов һәм Айрат Шәехов кабул итүләр алып бара. Югары Манчар врачлык амбулаториясендә I категорияле теш табибы  Ләйлә Гыйльданова да озак еллар үз эшен намуслы башкара. 

Өлкәннәргә алмашка килүче яшь белгечләрнең дә хезмәт юлларын бире-дә башлаулары - куанычлы күренеш. Узган елның сентябреннән яшь белгеч Ришат Сөләймәнов эшен намуслы башкара, ул  хирургия кабинетында, теш протезлары эшләү бүлекчәсендә дә кабул итүләр алып бара. Стоматологларның, теш табибларының алыштыргысыз ярдәмчеләре булган шәфкать туташларының барысы да диярлек  I категориягә ия. Алар белән югары категорияле өлкән шәфкать туташы  Лидия Ракыйпова җитәкчелек итә. Теркәү хезмәткәре Зөлфинә Фәрхетдинова да пациентларны җылы мөнә-сәбәттә каршы ала. Әлеге  стоматология бүлекчәсен җитәкләүче,   югары категорияле табибә Зөбәрҗәт Гыймадиева да - бу тармакта озак эшләп, зур тәҗрибә туп-лаган,  райондашлар хөрмәтен яулаган кеше. Гомумән, коллектив тату, бердәм булып,  авыруларга тиешле медицина хезмәте күрсәтүне максат итеп куя. Стоматоло-гия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәб-рикләп, аларга  киләчәктә дә тынгысыз эшләрендә уңышлар  телисе килә.

Ильфира Нигъмәтуллина.