Здравоохранение

Табиб киңәше

E-mail Печать PDF

Грипптан сак булыгыз!

Грипп – билгеле булган, кискен вируслы авыру. Аңа каршы ничек кенә көрәшүгә карамастан, ул елның-елында дөньяның бар илләрендә киң тарала.

Авыру чыганагы булып, грипп белән чирле кеше тора. Ул сөйләшкәндә һава юлы белән, төчкергәндә, ютәлләгәндә, хәтта тын алганда тарала. Вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска күтәрелә, кеше нык өши, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авыручы кеше үзен начар хис итә һәм урында ятып торырга мәҗбүр була. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә.

Гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы - йогышлы авыруларга каршы үткәрелә торган чараларны активлаштыру. Бу очракта инде вакцинацияләү - иң мөһиме. Вакцина организм-ның антитәнчекләр бүлеп чыгаруына булышлык итә, алар исә, үз чиратында, вирусның үрчүенә, күзәнәкләрнең йогышлануына юл куймый. Шул сәбәпле, грипп авыруы башланганчы ук кисәтелә. Районда исә бу чиргә каршы прививкалар 2012 ел азагында 6360 кешегә үткәрелеп,  шуларның 3060ы -  балалар.

Әгәр өйдә грипп белән авыручы бар икән, аны аерым бүлмәгә урнаштырып, өйгә табиб чакырырга киңәш ителә. Чирленең аерым савыт-сабасы булырга тиеш. Көненә 5-6 тапкыр бүлмәсен җилләтү, юып чыгару шарт. Тастымалын, кулъяулыкларын исә кайнатып юарга һәм үтүкләргә кирәк. Авыруны караганда марлядан ясалган маска файдалану зарури. Иң кирәге, чирленең азыгы туклыклы һәм витаминнарга бай, рационы сыеклыкка мул булырга тиеш.

Грипп симптомнары барлыкка килсә, өйдә калыгыз һәм авыруны йоктырудан сакланыгыз; авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез; тән температурасы 38-39 градустан артып китсә, табибка мөрәҗәгать итегез; гадәттәгедән күбрәк су (чәй, морс, компот, сок) эчегез; йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулык белән капларга онытмагыз.

 Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый. Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак. Бүлмәне салкын вакытта көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.

Грипп вакытында табиб ярдәменнән башка дәваланырга ярамый.

Чирләмәгез, сәламәт булыгыз!

Лилия Муллаянова,

район үзәк дәваханәсенең участок терапевты.