Здравоохранение

Табиб киңәше

E-mail Печать PDF

Сидек куыгы: авыруны ничек дәваларга?

Дөньяда 200 млн. артык хатын-кыз бәвелен тоталмаудан җәфа чигә. Аларның 60 проценты табибка үзенең авыруы хакында белдерергә кыенсына. Нәтиҗәдә, даими рәвештә калын аслык йөртергә, начар ис килүдән куркып, кыесыну хисе кичерергә туры килә. Кайвакыт гарьләнү тойгысы өйдән чыгудан тыелуга кадәр илтеп җиткерә. Авыру кеше белән аралашуны чикләргә, хәтта кайвакыт яраткан эшен ташларга мәҗбүр була. Бәвелне тота алмау һәрвакытта диярлек психик яктан психик-эмоциональ бозылуларга китерә. Чирне ничек җиңәргә һәм аңа кешене ахыр чиккә илтеп җиткерүгә юл куймаска? Г.Г.Куватов ис. республика клиник дәваханәсенең I квалификация категорияле табиб-урологы Илнур Ракиповның чыгышы шул хакта.

- Бәвелне тота алмау ни белән яный соң? Озакка сузылган авыру җенси органнарда шешенүле үзгәрешләр барлыкка китерә. Сидек даими тамып торганлыктан, тышкы җенси орган һәм сидек юлы һәрвакыт юешләнеп тора. Бу инде вульвит, кольпит авырулары белән яный һәм яшь өлкәнәя барган саен, шешенү процессы фондында килеп чыга торган күп кенә дистрофик авырулар барлыкка килергә мөмкин. Ә невроз исә - котылгысыз, чөнки сиюне контрольлек итә алмаган хатын-кыз даими курку һәм гарьләнү хисе кичерә.

Авыруның берничә төре күзәтелә. Мәсәлән, стресс вакытында – ютәлләгәндә, көлгәндә, йөгергәндә яки башка төр физик хәрәкәт вакытында корсак эчендә һәм, әлбәттә, сидек куыгы эчендә басым күтәрелү нәтиҗәсендә һәм нык сиясе килү белән бәйле рәвештә, үзең дә сизмәстән, сидекнең китүе, яки императив (ургентлы) бәвелне тота алмау; катнаш сидек тота алмау, ягъни пациентның стресс белән ургентлы сидек тота алмавы бер үк вакытта күзәтелгәндә; сия алмау – сидеклек бизләре авыруы (аденома, яман шеш) күзәтелгәндә, сидек чыгару каналыннан сидек даими бүленеп торуы, ләкин үзаллы сиеп булмау.

Авыруга диагноз пациентның сүзләре, ультратавыш белән тикшерүләр күрсәтүе, цис-тоскопия (сидек куыгын оптика ярдәмендә карау), лаборатория тикшерүләре (сидек анализы, микрофлорага сибеп карау) нигезендә куела.

Ә ничек дәваларга мөмкин соң? Хәзерге вакытта дәвалауның төп өч алымы бар. Беренчесе – медикаментлардан башка. Аңа физиотерапия процедуралары, гимнастика ясау юлы белән янбаш мускулын ныгыту, сидек куыгы өчен тренировка ясау алымы керә. Икенчесе – дарулар белән дәвалау. Ул сидек куыгының кыскару активлыгын төшерүгә юнәлтелә. Гадәттә, физик тренировкалар, медикаментлар куллану белән чиратлаштырып алып барыла. Өченчесе – хирургия юлы. Бу алым стресс булганда сидекне тота алмау очракларында кулланыла. Операция янбаш мускулын ныгытуга, сидек куыгы эшчәнлеген торгызуга юнәлтелә. Ягъни касыкка операция, синтетик төенле пластика, лапароскопик операция ясала. Гель кертү, ясалма сфинктер урнаштыру юлы белән сидек куыгының сфинктеры торгызыла.