Здравоохранение

Белгеч киңәше

E-mail Печать PDF

Шикәр авыруы - куркыныч чир

Бүгенге көндә дөнья буенча 246 млн. шикәр чире белән авыручы теркәлгән, шуларның 50 проценты - эш көчендәге 40-59 яшьтәге гражданнар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты 2025 елда бу чир белән авыручылар 1,5 тапкырга артып, 380 миллионга җитәчәк, дип фаразлый.

Кызганычка каршы, контроль-эпидемик тикшерүләр авыруларның чынбарлыктагы санының рәсми теркәлгәннәрдән 3-4 тапкырга күбрәк булуын күрсәтә.

Табиблар билгеләвенчә, шикәр диабеты – матдәләр алышынуы бозылуга бәйле җитди чир. Ул кеше организмының канындагы шикәрнең артуы белән билгеләнә. Аның ике төре була: организмда инсулин дефициты һәм организмда инсулин бар, ләкин җитәрлек күләмдә түгел, яки ул дөрес кулланылмый.

Диабетны ике төргә бүлеп йөртәләр: I һәм II типлар. Табиблар әйтүенчә, ши-кәр чирлеләрнең тиз артуы хәзерге яшәү рәвешенә дә бәйле. Мәсәлән, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, даими стресс үткәрү һәм артык авырлык – чир башлану өчен сәбәп. Бу чиргә туган-тумачасы шикәр чиреннән җәфаланучылар; симергән, артык юан кешеләр (гәүдә авырлыгының 20 проценттан артуы диабет үсешен 4-6 тапкырга күтәрә); канында глюкоза микъдары югары булганнар таруы ихтимал. Тиредә һәм тырнакларда “гөмбә” авыруы, тиренең кытыршылануы; теш казнасының канавы һәм бернинди сәбәпсез тешләр төшү; бәвел ешаю һәм күбәю; авыз кибү һәм сусау; туктаусыз ашасы килү, ябыгу; аяк авырту һәм ою; бәвелдә шикәр ачыкланганда (глюкозурин), бигрәк тә пациент кинәт ябыга башлаган очракта (кайсы вакыт 1,5-2 ай эчендә 10-20 килограмм авырлык ташлавы ихтимал) – болар шикәр чире булуына шик тудырган күренешләр.

Нинди профилактик чаралар күрергә кирәк соң? Авыруны булдырмау өчен һәркемгә гәүдәсенең авырлыгына игътибар итәргә, күбрәк хәрәкәтләнергә, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән арынырга, холестерин күләмен арттырмаска киңәш ителә. Бигрәк тә диета сакларга, чамадан тыш ашау белән мавыкмас-ка кирәк. Бу очракта һәр көнне физик күнегүләр ясау, рационда майлы һәм баллы ризыкларны киметү, спиртлы эчемлекләр кулланмау файдалы. 45 яшьтән соң барлык кешеләргә дә кан составындагы шикәр күләмен үлчәтеп торырга киңәш ителә.

Ләйсән Шәрипова,

район үзәк дәваханәсенең табиб-эндокринологы.