Здравоохранение

Халыкара тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан

E-mail Печать PDF

Берлектә көрәшсәк – җиңәрбез

Тәмәке тарту – кеше организмына зыянлы тәэсир итеп, бик күп чирләрнең чыганагы булган наркоманиянең таралган төре. Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә 50 млн. кеше тәмәке тарта.

Әйтергә кирәк, хәзер тәмәке тарту дөнья масштабындагы эпидемиягә әйләнде. 140 илдә аны чикләү буенча законнар кабул ителгән.

 

 

Шуңа карамастан, ул миллионнарча кешеләрнең саулыгын юкка чыгаруны дәвам итә, йөрәк-кан тамырлары, үпкә, онкологик һ.б. чирләрнең көчәюенә, ул гына да түгел, һәр елны 300 меңнән артык русияленең үлеменә китерә. Бу – СПИДтан, юллардагы аварияләрдән яисә авыр наркотиклар кулланудан вафат булучыларга караганда да артык дигән сүз.

Шулай ук үпкә, бугаз, сидек куыгы рагына – төп  сәбәпче. Хәтта төтене генә дә барлык органнарга тәэсир итеп, күп кенә хроник чирләрнең килеп чыгуына сәбәпче була.

Һәр тартылган тәмәке кан басымын күтәреп, андагы холестеринны арттыра, периферик кан тамырларының атеросклеротик авырулары үсешен көчәйтә. Тукымаларда кислород җитмәү гангренага, бер сүз белән әйткәндә, тәмәке тартуның аякны ампутацияләүгә китерү ихтималлыгы бар. Йөкле хатын-кызларга, беренче чиратта, аның карынындагы баласына зыяны хакында сөйләп тә торасы юк. Кыскасы, ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да бала тудыруга сәләтсезлегенә булышлык итә. Иң начары, ирләрнең гомер озынлыгын – 6-7, хатын-кызларныкын 5-7 елга кыскарта.

Һәр елны дөньяның күпчелек илләрендә ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесе Халык-ара тәмәкедән баш тарту көне итеп, ә беренче тапкыр Америка Кушма Штатларының онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 елда билгеләнә. Бу көннең максаты – тәмәкегә бәйлелекне киметү, бар халыкны, табибларны әлеге яман гадәткә каршы көрәшкә җәлеп итү, аның сәламәтлеккә хәвефле тәэсире хакында җәмгыятьтә профилактика, аңлату эше алып бару.

Тәмәкедән баш тарту көне - ул үзеңнең начар гадәтләрдән көчлерәк икәнеңне исбат итү көне. “Зәңгәр төтен” белән мавыгучыларга шуны әйтәсе килә: календарьда билгеләнгән өчен генә түгел, ә шәхсәнә үзегезнең тәмәкедән баш тарту көнегезне билгеләгез. Бүген башлагыз һәм “афәт” урлаган елларыгызны кире кайтарыгыз. Сәламәт булыгыз!

Илдар Иламанов,

район үзәк дәваханәсе наркологы.

 

 

Сигаретны – ириска

Профилактика эше - кирәкле чара

Тәмәке тарту кешелеккә борынгы заманнардан ук билгеле һәм аны кулланып, яше-карты үз организмына зур зыян китерә. Күпләр, әни-әтиләреннән күрмәк-че, “зәңгәр төтен”гә тартыла. Аннан, татып карарга, яшьтәшләреннән калышмаска тырышу да күпчелек балаларны, үсмерләрне заман чире белән мавыгып китүгә этәрә.

Әнә шушы проблеманы хәл итүгә булышлык итү, барыннан элек, профилактика эше алып бару максатында “Яшьләр үзәге”МАУ “Сигаретны – ириска” дигән акция үткәрде. Аның чикләрендә мәктәпләргә рейдлар оештырылды, җәмәгать урыннарында өлкәннәр, яшьләр, укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, аның зыяны аңлатылды һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган күрсәтмәләр таратылды. Аның барышында күпләрнең 12-14 яшьтән тарта башлавы ачыкланды. Әмма шунысы сөендерә, өлкән яшьтәгеләр арасында әлеге заман чире белән “авыручылар” аз. Яшьләргә алардан үрнәк алырга кирәк. Ә укучыларга теләгебез  бер – тәмәкедән ерак торыгыз.

Акциянең файдасы бу-лыр, дип исәплибез һәм киләчәктә тартырга теләүче-ләрне сигаретны ириска алыштырырга чакырабыз.

Гөлназ Гаскәрова, Венера Хафизова, Альмира Нурыйәхмәтова,

“Яшьләр үзәге” муниципаль автономияле учреждениесе хезмәткәрләре.