Здравоохранение

Арабызда яхшы кешеләр

E-mail Печать PDF

Изге күңелле табиб

“Сәламәтлек – зур байлык”, дип халык хак әйтә. Тәнең сәламәт булса гына дөньяның матурлыгы күренә, башкарган эшеңә карап сөенәсең. Ә инде чак кына авырый, авыртына башласак, тиз генә табибка бару хакында уйлыйбыз, дәваханәгә ярдәм сорап, мөрәҗәгать итәбез.

Район үзәк дәваханәсендә терапевт булып эшләүче Фәрит Хәлфин улы Галиев – Гиппократ антына тугры, үз хезмәтен намус белән башкаручы, югары категориягә ия белгечлек сертификаты булган табиб.

Ул Түбән Череккүл төп мәктәбен тәмамлап, Андреевка урта мәктәбенә йөреп укый. Кешеләр саулыгын саклау, аларга һәрвакыт ярдәм итү теләге белән янган егет 1973-1979 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында белем ала. Уку практикасын да, интернатураны да үзенең туган ягында – район үзәк дәваханәсендә үтеп, терапевт белгечлеген алган табиб эшкә дә шунда ук кала. Дөресрәге, районда участок терапевтлары эшенә нигез салучыларның берсе ул.

Ф.Галиев 32 ел инде көнне-төнгә ялгап, сәгате, минуты белән исәпләшмичә һәрвакыт кешеләр саулыгын кайгыртып яши. Урамда очрасаң да, хәлеңне сорашып, киңәшләрен әйтеп, кәефеңне күтәреп җибәрә.

Изге күңелле табиб бик күп кешеләрне өйләренә барып дәвалый. Ә бит араларында нинди генә холыклы авырулар юк?! Һәрберсенең күңеленә ачкыч табып, тиешле даруларын, киңәшләрен биреп, яшәүгә көч, өмет чаткылары уятып җибәрә тәҗрибәле табиб. Шуңа яше дә, карты да якын итеп “үзебезнең Фәрит”, дип кенә тора.

әрит Хәлфин улы дәва-лаганнан соң, мин дөньяга яңадан тугандай булдым, авыруымны җиңдем, - дип аңа рәхмәтләрен җиткерүчеләр күп.

Хезмәте намуслы бәһа-ланып, 1989 елда БР Сәламәтлек саклау министрлыгының - Рәхмәтенә, 1999 елда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасына, 2003 елда “БР Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесенә лаек булды. 2000 елдан – хезмәт ветераны.

Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1980-1983 елларда - район үзәк дәваханәсенең комсомол оешмасы секретаре, 1984-1988 елларда - поликлиникада профсоюз оешмасы рәисе, 1988 елдан профсоюз комитетының хезмәтне саклау буенча комиссия рәисе булып тора. Ә 1990 елдан сәламәтлек саклау хез-мәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе итеп сайланып, ике дистә елга якын әлеге җәмәгать эшен актив, принципиаль рәвештә алып барды. Әйтик, ел саен өлкә хезмәткәрләренең балалары “Орленок”, “Салют” һ.б. ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында ял итте. Коллектив мәдәни, спорт чараларында актив катнашты. Өстәвенә, район үзәк дәваханәсенең үзешчән сәнгать осталары район смотр-концертларында  даими рәвештә призлы урыннар яулады. Әлеге җәмәгать башлангычы эшләрендә Фәрит Хәлфин улының өлкә хезмәткәрләренең хокукларын яклау буенча законнарны яхшы үзләштерүе, куллана белүе ачык чагылыш тапты. Ул төрле елларда БР Профсоюзлары федерациясе Советы, Русия бәйсез профсоюзлар  Федерациясе Почет грамоталарына, “Русия профсоюзына - 100 ел” истәлекле медаленә һ.б. бүләкләргә лаек булды.

Районыбызда, республикада зур хөрмәт казанган, үз эшен яратып, намус белән башкарган Фәрит Галиев гаиләсе белән дә бәхетле. Алар тормыш иптәше Зөләйха Мөжәһит кызы белән ике кыз тәрбияләделәр, оныклары үсә. Бар булмышын, язмышын кеше сәламәтлеген кайгыртуга, авыруларга ярдәм итүгә багышлаган табиб бүген дә чәмләнеп хезмәт итә, яратып башкарган эшеннән илһам һәм дәрт ала.

Галия Хисмәтуллина.

Югары Яркәй авылы.