Здравоохранение

10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне

E-mail Печать PDF

Депрессияне җиңәргә була

Тормыш еш кына көтелмәгән сюрпризлары белән һәм гадәттән тыш  хәлләр тудырып, безне ныклыкка сыный. Берәүләрнең, иң четерекле хәлләрдән чыгу өчен, үзендә көч табуы, ә икенчеләренең язмыш сынауларына бирешеп, тормыш упкынына тәгәрәве турында күп мисаллар китерергә булыр иде.

Хәзерге тормышның чиктән тыш киеренке ритмы эмоциональ төшенкелеккә һәм күңел сагышына китерә. Шуңа да кешеләр еш кына депрессия, даими курку  һәм апатия хәлендә психолог ярдәменә мөрәҗәгать итә. Ә чынында исә, депрессия психотерапевт дәвалавына мохтаҗ булган клиник чиргә әйләнмәсә, һәр кеше төшенке кәефе белән үзе көрәшә ала. Иң беренче чиратта, депрессиянең нинди (функциональ, патологик яки уйдырма) төреннән интеккәнне ачыкларга кирәк. Әгәр кешедә депрессия нәтиҗәсендә җитди үзгәрешләр булса, аңа махсус дәвалану таләп ителә. Калган очракларда булган проблемаларны үз көчең белән дә хәл итеп була. Функциональ депрессия кешенең психик чирле булуын аңлатмый, ә уйдырма депрессия әйләнә-тирәдәгеләргә үзенең негатив хәлен исбатлау теләгенә кайтып кала. Күп очракта сәламәт кешенең функциональ депрессиясе уйдырма булып чыга.

Депрессиянең сәбәпләре дә төрле була - эндоген, яки кешенең эчке психикасында яшеренгәне; экзоген, яки чынбарлыктагы хәлләрнең төшенкелеккә бирелүгә китерүе. Даими депрессия хәле цикллы була – кайвакыт ешая, ә кайчакта җиңелчә генә үтә.

Күңел төшенкелеге һәм депрессия белән ничек көрәшергә соң? Иң беренче чиратта, яшәү рәвешен төрләндерергә кирәк һәм бу фикерләүне үзгәртергә ярдәм итәчәк. Күбрәк йоклагыз, чөнки йокысызлык һәм ял җитмәү депрессияне, психик хәлне көчәйтүгә китерә. Йокларга ятар алдыннан йокы бүлмәсен җилләтегез һәм төнгелеккә форточканы ачык калдырыгыз. Артык йомшак мендәрдә йокламагыз – кире очракта иртән арыганлык сизәрсез. Үзегезнең йомшак якларыгызны белегез - ялгызлыкны авыр кичерәсез икән, ялгыз калмаска, күбрәк вакытыгызны кешеләр арасында үткәрергә тырышыгыз. Проб-лемаларыгыз турында уйлаганда яки сөйләгәндә эмоцияләрегезне яшер-мәгез. Тормыштан канәгать була белегез: өйдә генә утырмагыз - саф һавада йөрегез, кинога, кунакка барыгыз. Депрессия чорында телевизор карап, хәлегезне яхшыртырга тырышмагыз, бу кире йогынты гына ясаячак. Мунча керү, душта юыну, төрле күргәзмәләргә, театрларга бару, спорт белән шөгыльләнү дә  уңай тәэсир итәчәк. Аеруча велосипедта йөрү, йөгерү, суда йөзү файдалы. Шулай ук фитнес һәм бию дә кәефегезне күтәрер. Үткәннәргә үкенми, киләчәк өчен борчылмый, бүгенге көнегез турында уйларга өйрәнегез. Булган үпкәләрегезне онытып, бүгенге көннән канәгатьлек алып яшәгез һәм тирә-якка яңача карап, үзегездә яхшы кәеф булдырырга тырышыгыз.

Рәвилә Дәүләтова,

район үзәк дәваханәсе баш табибының амбулатор-поликлиника эше буенча урынбасары.