Здравоохранение

Белгеч киңәше

E-mail Печать PDF

Сак булыгыз, гельминтлар!

Күп санлы тереклек арасында кеше организмына ияләшеп, төрле чирләр тудыручы, сәламәтлегенә сизелерлек зыян китерүче паразитлар бар. Алар исәбенә кайбер селәүчәннәр дә керә. Кеше һәм хайваннар организмына һөҗүм итүчеләрен  гельминтлар, яки бабасыр дип атыйлар.

Кешегә 250 төрдән артык се-ләүчән-бабасыр зыян китерергә мөмкин. Безнең ил шартларында аларның 100гә якын төре очрый һәм ел саен меңләгән авыру кеше теркәлә. Бабасырлар, нигездә, барлык органнарда: бавырда, үпкәдә, ашказанында, эчәктә, йөрәктә, тиредә, канда, күз һәм баш мие органнарында очрарга  мөмкин.

Кеше эчәкләрендә бабасырлар, аскаридалар, дуңгыз һәм үгез тасма суалчаннары, киң селәүчән;  үт юлында – описторхоз чирен барлыкка китерүче суалчаннар (сосальщик кошачий); мускулларда -  трихинелл украсы, кан тамырларында шистосомнар паразитлык итә.

Гельминтларның озынлыгы тө-ренә карап, берничә миллиметр-дан 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Алар организмның чирләргә каршы торучанлыгын киметеп, арытабан төрле  аллергия реакциясе үсеше белән күзәтелә. Кычыткан бизгәген, тән кычынуын, кендек кырын капшагандагы авыртуларны, корсак күбенүен, кикерүне, тәрәтнең бозылуын: авыртусыз эч китүне, балаларда бәвел тотмауны барлыкка китерүе ихтимал, арткы юлда һәм җенси органнарда кычыну, хәтта потенция бозылу күзәтелә.

Паразит хуҗасы ролендә ке-шедән башка, барлык төр йорт һәм кыргый хайваннар, балыклар, кыслалар, моллюскалар булуы мөмкин.

Кеше организмына гельминт күкәйләре, яки аларның украсы пычрак азык-төлек, эчәр су, юылмаган кул аша эләгә. Кайберләре бәдрәф шакшысы  белән җитлеккән килеш чыга һәм авыруның күп тапкырлар кабат зарарлануы, яки аңа кагылган кешегә йогарга мөмкин. Бу төрләргә, мәсәлән, бабасырлар, кәрлә тасма суалчаннар керә.

Гельминтларны йоктырудан сак-лану өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Уңайлыклары булган фатирда яшәгәннәр өчен профилактика чарасы - ул шәхси гигиена, торак һәм азык гигиенасы. Ашар алдыннан һәм бәдрәфкә кергәннән соң, кулны һәрвакыт сабынлап юарга кирәк. Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне агып торган су астында юарга, яки аларны кайнар суда пешекләргә киңәш ителә. Азык продуктларын бөҗәкләрдән (чебен, таракан) саклау мөһим.

Балаларны кечкенәдән чисталыкка, гигиена кагыйдәләренә, бармакларны, уенчыкларны авызга капмаска өйрәтегез.

Канализациясе булмаган йортларда, коллектив бакчаларда ихатаны, бакча участогын тизәк белән пычратулардан саклагыз. Моның өчен һәр йорт янында, бакча участогында санитар таләпләргә җавап бирүче бәдрәф булырга тиеш.  Шакшы суларны, әгәр дә алар махсус транспорт ярдәмендә чыгарылмаса, ашлама буларак куллану алдыннан 2 ел дәвамында тирән чокырга күмеп торырга, яки черетеп зарарсызландырырга кирәк, чөнки туфракта аскарида күкәйләре булырга мөмкин.  Суны да  чисталыгы шик тудырмаган суүткәргечтән, ябык коелардан һәм чишмәләрдән эчәргә киңәш ителә. Чисталыгына шикләнсәң, аны кайнатып куллану мөһим.

Шулай ук чи фарш, пешеп бет-мәгән, аз кайнатылган ит куллану да тыела. Суалчаннар белән зарарланмас өчен пешерелмәгән, пешеп җитмәгән, тозланмаган  балык ашамагыз.

Эт караучылар, аның белән эш итүчеләр катгый рәвештә хайваннарны тоту тәртибен үтәргә тиеш. Әйтик, аларга мөгезле терлекнең чи итен ашатмаска, кеше азыгы һәм табак-савыт янына якын китермәскә кирәк. Кешегә бигрәк тә хуҗасыз калган песиләрдән, эт-ләрдән, сакчы этләрдән куркыныч яный. Шуның өчен, хайваннарның сәламәтлеген һәрвакыт күзәтеп, аларда селәүчәннәр барлыгын тикшереп торырга һәм даими профилактик дәвалау үткәрергә кирәк.

Гигиена кагыйдәләре - гади, җиңел үтәлешле һәм нәтиҗәле. Әмма шуны исегездә тотыгыз: аларны бозган очракта селәүчәннәр белән зарарланырга мөмкин. Авыруның билгеләре барлыкка килү белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Гөлнара Хәләпова,

“БРда гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Нефтекама районара фил иалының гомум гигиена буенча табибы.