Здравоохранение

Табиб киңәше

Печать

Көн тәртибе үтәлергә тиеш

Яңа уку елы да башланды. Беренче сыйныфка баручы укучылар өчен ул – беренчесе. Алар сәламәт булсын һәм яхшы укысын өчен көн тәртибен саклау мөһим.

Ул сәламәтләндерү һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган төрле шөгыльне, ялны рациональ аралаштыруны күзаллый. Дөрес оештырылган көн тәртибе сабыйның тормыш шартларының, буеның, аң-белеменең  төрле яклап  үсү үзенчәлекләренә нигезләнгән булу сәбәпле, тәрбия бирү һәм укыту мохитендә физиологик тигезлек булдыруга ярдәм итә. Организмда барлык процесслар да ритмик характерда барганга күрә, көн тәртибенең аерым элементларының даими үтәлүе һәм аралаштырылуы барлык әгъзаларының һәм системалар-ның үзара тәэсир итүенә, нормаль эшләвенә ярдәм итә. Ул баланың нерв системасын чиктән тыш арудан саклый, организмның чирләргә каршы тору сәләтен арттыра, физик һәм психик үсүенә уңай шартлар тудыра.

Беренче сыйныфка укырга кергән баланың көн тәртибен саклавы - аеруча зур әһәмияткә ия. Беренчедән, аларның нерв системасы ныгымаган, шуңа күрә сабыйлар бик тиз арыйлар. Икенчедән, көн дә укырга йөрү, мәктәп тәртибенә, яңа тормыш шартларына, бала организмы өчен җиңел булмаган физик һәм психик авырлыкка яраклашу барлык физиологик системаларда киеренкелек тудыра. Хезмәт белән ялны аралаштыру организм функцияләрен җайга сала, аз физиологик югалтулар белән мәктәп шартларына тизрәк өйрәнүне тәэмин итә. Көн тәртибен бозу исә, бала сәламәтлегендә җитди тайпылуларга, иң башлап, неврозга китерә.

Әгәр сабый көйсезләнсә, тынгысызланса, аппетиты, йокысы начарланса, физик үсешендә артта калу сизелсә, болар көн тәртибен үтәмәү нәтиҗәсе булырга мөмкин. Көн тәртибен рациональләштерү – балаларның сәламәтлеген ныгытуда һәм чирләрне кисәтүдә иң нәтиҗәле чара. Аның барлык элементлары да катгый тәртиптә һәм бер үк вакытта үтәлергә тиеш. Үтәлгән көн режимы алдагысына шартлы сигнал булып тора икән, бу шартлы рефлексның тотрыклы системасын ныгытырга ярдәм итә. Көн тәртибен үтәүче балаларны эшкә җәлеп итүе җиңелрәк, алар аны нәтиҗәлерәк башкара - тиз йоклап китәләр һәм аз арыйлар. Укытучы ата-аналар җыелышларында, индивидуаль сөйләшү вакытында көн тәртибенең мәҗбүри үтәлергә тиешлеген, һәр элементның баланың сәламәтлеген саклаудагы һәм укуда өлгәшүдәге әһәмиятен аңлатырга бурычлы.

Көн тәртибенең төп компонентлары булып йокы, саф һавада булу, мәктәптә уку һәм өйдә дәрес хәзерләү, теләгәнчә ял итү, ашау, шәхси гигиена тора. Сәламәтлеккә зыян китермичә төрле авырлыкларны җиңү өчен көн тәртибен рациональ файдаланырга, ягъни хезмәт белән ялны, ашау белән йокыны аралаштыру тәртибен даими үтәргә кирәк. Яхшы төзелгән һәм үтәлгән көн тәртибе укучының эшкә сәләтлелеген арттыра, укуда өлгерүенә, тәртибенә, шулай ук организмының физик һәм аң үсешенә уңай йогынты ясый.

Алсу Кәрамова,

район педиатры.