Здравоохранение

Район халкы игътибарына!

E-mail Печать PDF

Компенсация төрен сайларга вакыт

Агымдагы елда БР Хөкүмәтенең “Халыкның аерым төркемнәрен дару препаратлары һәм медицина тәгаенләнешендәге изделиеләр белән тәэмин итүдә социаль ярдәм чаралары турында”гы карары үз көченә керү сәбәпле, төбәк льготникларын дару белән тәэмин ителешен финанслау тәртибе үзгәрде.

Әлеге льготниклар өч категориягә бүленә. Беренчесе инвалидлык группасына ия булмаган аерым чирләр белән авыручылар: 3 яшькә кадәрге сабыйлар, яман шеш, диабет, бронхлар астмасы, ревматизм белән авыручылар, инфаркт үткәргән (беренче 6 айда), йөрәк клапаннарын протезлау буенча операция кичергән, зиһен чуалу белән, эпилепсия, шизофрения, глаукома һ.б. авырулар. Исемлектә барлыгы 32 төр чир теркәлгән. Даруларга рецептлар БР Хөкүмәте тарафыннан расланган амбулатор дәвалануда гражданнарга бушлай бирелүче дару препаратлары  һәм медицина тәгаенләнешендәге изделиеләр исемлегенә ярашлы, пациентларга участок табибларына мөрәҗәгать иткәндә язып бирелә. Рецепт буенча даруларны 80 нче район үзәк аптекасыннан алырга мөмкин.  

Район буенча республика бюджеты исәбенә дару препаратлары алуга хокуклы төбәк льготникларының саны 2114кә җитә. Бүгенге көндә даруларга 844 льготник мөрәҗәгать иткән. Агымдагы елда 2881 рецепт язылып, 937 мең 553 сумлык дару җибәрелгән. Уртача бер рецепт хакы – 325 сум.

Бушлай дару препаратларына хокуклы авыруларның икенче категориясенә лимфа, кан тамырлары тукымаларында яңа барлыкка килгән яман шеш, гемофилия, муковисцидоз, гипофизарный нанизм, Гоше авыруы, склероз, тукымасын яки органнарын трансплантацияләгән авырулар керә. Бу төркемдә табиблар күзәтүе астында                      22 кеше исәпләнә. Алар өстәмә рәвештә федераль бюджет средстволары исәбенә дарулар белән тәэмин ителә. Аларга гомум суммасы 5 млн. 248 мең 505 сумлык рецепт язылып, дарулар бирелгән. Уртача бер рецептның хакы 43376 сум тәшкил итте.

Дарулар белән өстәмә тәэмин ителүчеләрнең тагын бер категориясе - ул инвалид гражданнар. Әгәр дә беренче ике категориянең дарулата, яки акчалата компенсация арасыннан сайларга хокукы булмаса, әлеге төркем бу хокукка ия. Агымдагы елның 30 июленә 693 кеше дәвалау препаратлары белән тәэмин ителү хокукына ия. Узган чорда аларга 4 млн. 145 мең 501 сумлык 3638 рецепт язылып, дарулар тапшырылган. Уртача бер рецептның хакы – 1139,50 сум булып, аларның һәрберсе уртача 8583 сумлык дарулар алды. Инвалидлар тарафыннан өстәмә дарулар белән тәэмин итү буенча дару препаратлары алуның өстенлеге күренеп тора.

Әгәр дә сез әлегә кадәр акчалата компенсация алсагыз, ә 2013 елда бушлай дарулар аласыгыз килсә, агымдагы елның 1 октябренә кадәр район Пенсия фонды идарәсенә өстәмә дарулар белән тәэмин ителүне тергезү турында гариза язарга кирәк.

Светлана Әсләхова,

район үзәк дәваханәсенең өстәмә дарулар белән тәэмин итү буенча табиб-методисты.