Политика

Көнүзәк темага

E-mail Печать PDF

Максат – бай һәм имин дәүләт төзү!

Русия Президенты Владимир Путин югары вазыйфага яңа сайланганнан соң Федераль җыелышка тәүге Юлламасын җиткерде. Гомум алганда исә әлеге Юллама Владимир Владимирович исәбендә тугызынчысы булды. Мәскәүнең Кремль сараенда үткән Юлламаны җиткерү тантанасында җәмгысы меңгә якын кеше – парламент депутатлары, министрлар, судьялар, Генеральный прокурор, Үзәк сайлау комиссиясе һәм Хисап палатасы рәисләре, төбәк башлыклары, Иҗтимагый палата һәм төп конфессияләр вәкилләре, быел, шулай ук төбәк законнар чыгару җыелышлары җитәкчеләре дә катнашты.

Бу мөһим  чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Сәгать ярым чамасы дәвам иткән чыгышында Владимир Путин, нигездә, социаль өлкәдәге казанышлар, икътисад, сәясәт проблемалары, коррупциягә каршы көрәш, яшьләргә ватанчылык тәрбиясе бирү турында сөйләде. Шулай ук милли бердәмлекнең зарурлыгына да басым ясалды.

Алдан күзалланганча, Владимир Путинның чыгышы бер елга гына исәпләнмичә, аның барлык президентлык чорына күләмле бурычлар билгеләгән программа документы буларак яңгыраш алды.

Президент сайлаудан соң Федераль җыелышка тәүге Юлламаны җиткереп, бүген төп игътибарны якын чорда һәм озайлы вакытта тормышка ашырылырга тиешле мәсьәләләргә юнәлтәчәкмен. Әлеге мәсьәләләрнең ничек хәл ителешенә Русиянең киләчәге, аның үсеш баскычлары бәйләнгән. Әйе, яңа гасырның тәүге унике елында дәүләт үсешендә байтак мөһим эшләр башкарылды. Илне тергезү һәм ныгыту буенча озайлы юл үтелде. Бүген инде безнең бурыч – бай һәм имин Русияне булдыру, - диде чыгышының башында Владимир Путин.

Гомумән, Юлламада бер генә тармак үсеше мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады. Аларның һәркайсын үстерү буенча тәгаен адымнар, перспектив юнәлешләр билгеләнде. Күп кенә башлангычлар һәм тәкъдимнәр алкышлар белән кабул ителде. Хәзер инде билгеләнгәннәрне нәтиҗәле тормышка ашырасы калды. Әмма тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, монысы - тагы да катлаулырак процесс.