Политика

14 октябрь – Илеш районы муниципаль район Советына депутатлар сайлаулар көне

Печать

Хәлиткеч тавыш бирүгә хокук белән Ф.Ә.Шәрифҗанованы БР Илеш районы муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы итеп тәгаенләү турында

“Сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм РФ гражданнарының референдумда катнашуга хокуклары турында”гы Феде-раль законның – 22, 26, 29нчы, БРның сайлаулар турындагы Кодексының 21, 25, 28нче статьяларына ярашлы, БР Үзәк сайлау комиссиясе карар итә:

“Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе тәкъдим иткән, 1957 елның 20 июнендә туган, югары белемле, пенсионер Фәндәлия Әлифҗан кызы Шәрифҗанованы хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән БР Илеш районы муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләргә.

Хәйдәр Вәлиев, БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Марина Долматова, БР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре.

 

27 августта БР Илеш районы муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булып, анда яшерен тавыш бирү юлы белән Фәндәлия Әлифҗан кызы Шәрифҗанова бертавыштан территориаль сайлау комиссиясе секретаре итеп сайланды.

Салават Хәйдәров, территориаль сайлау комиссиясе рәисе.