Поэзия (Шигърият)

Әй, замана!

Печать

Әй, замана! Элек җырчы килсә,

Кеше чын күңелдән шатланган.

Хәзер, кайчак белдерүне күрсә,

Аның йөрәгенә бик яман.

Тагын билетларны алдыралар,

Телисең, юкмы, мәҗбүри.

Акчасызлар шуңа кайгыралар –

Ул җырчылар хәзер еш йөри.

Кесәңә дә шактый зыян килә,

Гаиләңнән тартып аласың.

Кай җырчыга шулай керем керә,

Ашатырга ишле баласын.

Бәйләнешләр белән файдаланып,

Һәрчак билет саттырып булмас.

Замана да тора боргаланып,

Нәрсә генә кем белән кылмас.

Җырларыңны халык ошатмаса,

Димәк, уңмагансың һөнәрдән.

Атың артка кала, ашатмасаң,

Сәбәп эзләмә син иярдән.

“Һөнәреңне үзгәртергә кирәк”,-

Шундый киңәш кайбер җырчыга.

Бияләй ки, ал кулыңа көрәк,

Җир казысаң – табыш шәп чыга.

Фәнис Рәхмәтуллин,

Дүртөйле шәһәре.