Поэзия (Шигърият)

Стихи на татарском языке

E-mail Печать PDF

Кайчакларда

Кайчакларда кояш шундый якты,

Нурларыннан күзләр чагыла.

Кайчакларда кояш шундый була,

Кара пәрдә гүя ябыла.

Мин дә шулай нәкъ табигать кебек

Кайчак ачылам, кайчак йомылам.

Кайчакларда илһамланып китеп,

Йөрәгемдә хисләр кабына.

Дөнья беткән кебек тоела да,

Күңел кителә, яшьләр агыла.

Уйга калам… Яшәү барыбер ямьле

Күңелгә кабат канат куела.

Рая Рамазанова,

Иштирәк авылы.

 

Сиреньнәр

Ачкан тәрәзәмнән талгын гына

Сиреньнәрнең исе агыла.

Гашыйклардай үбеп битләреннән

Кабат борылырга ашыга.

Сөюемнең чиксез икәненә

Сиреньнәр дә әллә аңлады

Хуш исенә манып күтәрде дә

Үз ягына таба атлады.

Айный алмас ләззәт кичердем мин,

Сирень агачының төбендә.

Юлларыма каршы чыкчы иркәм,

Сирень чәчәгенә төрен дә.

Яшьлегемә кайтам иснәгәндә

Сирень чәчәгенең исләрен

Онытылып торам бер минутка

Сине уйлаганда кичләрен.

Сирень чәчәгенә әйләнәм дә

Гашыйкларга сөю өләшәм

Ис китәрлек матур чәчәкләрдән

Ни өчен соң һәрчак көнләшәм?!

Гүзәл Гәрәева,

Теләкәй авылы.

 

Бердәм яшик

Бер бармагың белән күтәр йөкне,

Бер бармакның бармы соң көче?!

Биш бармагың белән күтәргәндә

Бармакларың булырлар көчле.

Күп милләтле бердәм илкәебез,

Буйсынабыз төрле диннәргә,

Бердәм яшәү белән үрнәк булыйк

Җир шарында башка илләргә.

Бердәм булсак кына, бергәләшеп

Дошманнарга каршы торырбыз.

Хыялларда булган оҗмахны да

Изге җир өстендә корырбыз.

Җәннәт Шакирова,

Дөмәй авылы.

 

Рәхмәт илем

Һәр кыз бала бу дөньяга

Ана булыр өчен яралган.

Бу бәхеттән мәхрүм итә күрмә,

Диеп сорыйм газиз Алладан.

Кешеләргә бүләк ителәдер

Мәхәббәтнең татлы мизгеле

Шул мизгелдә ярала җаннар

Яратуның изге җимеше.

Туар җанны кире какмагыз,

Киләчәгем, диеп яклагыз.

Нәсел агачының бөресе диеп,

Давыл салкыннардан саклагыз.

Ике якның сәләтләрен алып,

Дәвам итеп безнең гомерне.

Үсеп һәрбер бала кадерләүдә

Шушы олы бәхет түгелме?

Баланы газиз димәгез,

Газиз Алла бер генә.

Миннән артык күрә диеп,

Ходай алыр үзенә.

Бәхетле, озын гомерле

Булып тусын балалар

Балаларның куанычын

Күрсен ата-аналар.

Туган илкәем, мең рәхмәт

Бәһалыйсың Ананы.

Хәстәрлекләр белән чорнап

Үстерәсең баланы.

Җәннәт Шакирова,

Дөмәй авылы.

 

Илеш кызлары

Базы суын эчкән кызлар

Бигрәк нәфис, сөйкемле.

Күкрәгендә җаның булса,

Күз салмавың икеле!

Туган якны бизәп яши

Уңган Илеш кызлары.

Серле карап елмаялар –

Нәкъ Җиһан йолдызлары.

Кулларыннан гөл түгелә,

Дәртле җырга, биюгә.

Җан азыгы - туган, дуска,

Тап төшерми сөюгә.

Зифа сынлы, сылу кызлар

Үсә Илеш ягында.

Гүзәлләрне күрим дисәң,

Кил син монда тагын да!

Зәлифә Кашапова,

Иштирәк авылы.

 

Аяз бүген безнең күгебез

Сугыш… Нинди явыз сүз бит,

Үзәкләрне өзә авазы.

Туктаганга инде ничә еллар

Һаман сызлый йөрәк ярасы.

Аерды күпләрне газиз ирләреннән,

Сөйгән ярларыннан аерды.

Өметләнеп яшәп яткан чакта

Пар канаткайларын каерды.

Нәни сабыйларны әтиләрдән,

Аналардан улын аерды.

Миллионнарны туган илләреннән

Газиз туфрагыннан аерды.

Көтмәгәндә ябырылды фашист,

Ут-ялкыны җирне сарыды.

Кара сөреп каплап туган илне,

Гүя кояш мәңге баеды.

Тик барыбер баш имәде халкым,

Туган ил хакына яшәде.

Җанын-тәнен кызганмыйча тырышып,

Яшеннәрдәй яшьнәп эшләде.

Ачлыкка да түзде, ялангычлыкка да,

Ташкынлыкка да түзде, чыдады.

Фашист-козгынны җиңеп,

Илебездән куып чыгарды.

Туган илкәебез бигрәк ямьле,

Аяз бүген аның күкләре.

Безнең шушы бәхетле тормышка

Көнләшәдер әле күпләре.

Тынычлыкның кадерләрен белеп,

Шөкер итеп кенә яшәрлек.

Тик сугышлар гына була күрмәсен,

“Сугыш” сүзе үзе үк каһәрле.

Рая Рамазанова,

Иштирәк авылы.

 

Бер күрешү – үзе бер гомер

Якты дөньялардан туймасак та

Кабат туып булмый анадан.

Кеше бер кат туа, бер кат яши

Тик бер кабат китә дөньядан.

Киләчәкне алдан белеп булмый,

Кем гомере кайчан өзелер.

Исәнлектә күбрәк күрешик,

Бер күрешү – үзе бер гомер.

Оҗмах булулары дөрестер ул,

Бер киткәннәр кире кайтмыйлар.

Хәлләр ничек, диеп барып сорап булмый

Үзләре дә килеп әйтмиләр.

Күрәчәкне алдан белеп булмый,

Кем гомере кайчан өзелер.

Исәнлектә күбрәк күрешик,

Бер күрешү – үзе бер гомер.

Күпме яшәсәк тә язмышларны

Кабат язып булмый яңадан.

Язмышлар бит безнең маңгайларга

Ана сөте белән язылган.

Киләчәкне алдан белеп булмый,

Кем гомере кайчан өзелер.

Исәнлектә күбрәк күрешик,

Бер күрешү – үзе бер гомер.

Радик Мослыхов,

Югары Яркәй авылы.

 

Бердәнберем

Таңнар атып тәрәзәмә,

Кояш нуры төшкәндә.

Уянырга вакыт диеп,

Иртәнге җил искәндә.

Син бит минем бердәнберем,

Сагышым да, назым да.

Сандугач булып калырсың,

Тормышымның язында.

Яз аенда алмагачлар,

Ап-ак чәчкә атканда.

Алсу нурын җиргә сибеп,

Кичен кояш батканда.

Син бит минем бердәнберем,

Сагышым да, назым да.

Сандугач булып калырсың,

Тормышымның язында.

Тәрәзәмә көзге яңгыр

Тамчылары тамганда.

Мин бит сине өзелеп сагынам,

Кышын карлар яуганда.

Син бит минем бердәнберем,

Сагышым да, назым да.

Сандугач булып калырсың,

Тормышымның язында.

Радик Мослыхов,

Югары Яркәй авылы.

 

 


Стихи на русском языке

E-mail Печать PDF

Боец

Посвящается участнику Великой Отечественной войны, моему отцу.

Герой моего стиха – отец,

Через ад войны прошел боец…

Революцию в Питере защищал юнцом,

В Особой Башкирской бригаде, притом.

В Отечественной – нелегко пришлось старшине,

В бойне Калининском воевал наравне.

За каждую пядь родимой земли,

С жупелями – фашистами битву вели.

Солдат – артиллерист точным расчетом,

Сметал фашистов своим минометом.

Ни сна, ни отдыха война в движении,

Не жалел себя отец в сражении.

В лобовой атаке за ударом удар,

Варвар – фашист отступает в тартар.

На поле битв полегли от свинца,

Головы сложили однополчане отца.

Дважды ранен отец тяжело,

На равных с костлявой сразился, повезло.

У смерти выиграл жизнь. Жизнь!

Победа! Повержен фашистов злыдень!

Бойца заждались сестра и брат,

К мирной жизни приступил солдат.

На благо Родины честно трудился,

Судьбой, однополчанами – друзьями гордился.

Двух сыновей породил и дочь,

Многие лета пролетели прочь…

Раны, болезни разрушили человека,

Отца забрала смерть – калека…

Герой моего стиха – отец,

Через тернии жизни… прошел боец!

Аниса Саттарова.

с.Верхнеяркеево.

Спешите  делать добро!

 В мае текущего года в типографии  государственного унитарного предприятия  «Илишинформцентр» вышла книга Залии Хузиной из с.Верхнеяркеево «Песни сердца». В сборник вошли  стихи, сказки, рассказы. Залия Фанилевна изъявила желание помочь  больному ребенку, а мы поддержали ее  благую цель. Дорогие илишевцы, если вы хотите сделать доброе дело, приобрести  книгу можно в кассе редакции. Цена – 250 рублей. Телефон для справок: 5-10-02. Все вырученные  от продажи книги средства (кроме расходов на выпуск книги) будут направлены на дорогостоящее лечение  инвалида с рождения Ильсура Азигамова из д.Верхнечерекулево.  Мальчику  11 лет, он постоянно нуждается в  лечении, операциях в специализированных клиниках.

Стихи из книги Залии Хузиной «Песни сердца»

 

Ученики. Думы.

Ко мне пришли ученики.

Помнят о моем существовании!

Студенческие годы лишь тому легки,

Кто о своем не знает даровании.

Он только днем одним живет.

Спит да ест. Манку с неба ждет-пождет.

Но время пожинать придет когда-то.

Ох и тяжела покажется им плата!

Однако рассказать хочу я не о них.

Рассказать хочу я о гостях своих.

Каждый выбрал себе цель.

И не собьют его ни буря, ни метель.

Еще студенты, но уже имеют дело,

В общение вступают смело.

И нету времени даже на сон.

Им наградой будет миллион

Удач, возможностей, улыбок счастья.

Лентяи же будут клясть судьбу!

Зря! Не будут слушать их мольбу.

Когда молод, кипуч, здоров и интересен,

Мир огромен и тесен.

В руки флаг и барабан на шею.

И вперед с веселой песнею!

 

Запомни на всю жизнь, малыш:

Счастлив будет тот, кто постарался.

Ларчик, словом, просто открывался.

                               2011г.

 

Следы

Следы моих прошедших лет -

Далеких дней таинственный привет.

Не постучавшись, в дом вошли

И за собою повели.

В запахах, цветах всплывают

Лица, имена и мигом исчезают.

Боялась море исчерпать:

Пила лишь редкими глотками.

На чистое старалась не ступать:

А вдруг испорчу легкими следами!

Первой не брала, последней уходила…

Боясь кого обидеть невзначай,

Сердце, душу на куски делила.

Спешила на любое «Выручай!».

Густой вуалью прикрою след

Коварства хитрого в ответ.

 

Игривые и легкие следы

Ведут к любимым лицам…

Вдаль ведут…

Следы моих прошедших лет,

Я довольна вами!

 

 

Не обижайте детей. Думы

Сидит в песочнице малыш,

Кулачками слезы утирает.

Проходишь мимо, видишь, но молчишь:

Чужой. Твой за компьютером играет.

Хотел с тобою он в парк сходить –

Ты ж занят. Как тут согласишься?

Себе он сам занятие должен находить.

Ты о деньгах заботишься.

Программисты пусть о нем заботятся!

А к малышу тихонько женщина подходит.

Пряник замусоленный ему дает.

Доверчиво малыш ей руку подает.

Озираясь, женщина его уводит.

Детей калечат, насилуют,

Их продают, на свалку их бросают.

Что с вами, люди?

Вы с ума  сошли?

Это ж дети! Самое святое!

Нельзя с детьми так поступать.

Любить их надо и лелеять!

А вы? А мы? Равнодушно на это все взираем.

Мне стыдно за равнодушие свое.

И я кричу, я вас призываю:

Не надо обижать детей!

Берегите детство!

Доверчиво малыш  вам руку подает.

Протяните на ладонях ваше трепетное сердце.

Он его, поверьте, не возьмет.

Он вам отдаст свое тепло и свое сердце.

Нет чужих детей, как нет чужой Земли.

Земля у нас на всех одна.

И ДЕТИ У НАС ОБЩИЕ.

                                  2012 г.

Следы

Следы моих прошедших лет -

Далеких дней таинственный привет.

Не постучавшись, в дом вошли

И за собою повели.

В запахах, цветах всплывают

Лица, имена и мигом исчезают.

Боялась море исчерпать:

Пила лишь редкими глотками.

На чистое старалась не ступать:

А вдруг испорчу легкими следами!

Первой не брала, последней уходила…

Боясь кого обидеть невзначай,

Сердце, душу на куски делила.

Спешила на любое «Выручай!».

Густой вуалью прикрою след

Коварства хитрого в ответ.

 

Игривые и легкие следы

Ведут к любимым лицам…

Вдаль ведут…

Следы моих прошедших лет,

Я довольна вами!

 

Дарю. Люблю. Ищу.

«Тебе я жизнь свою дарю.

Я подарю тебе зарю,

Я люблю тебя, люблю!

Птицы про любовь мою поют,

Цветы лишь для тебя цветут.

Хочешь, сердце на ладони принесу?

Я люблю тебя, люблю!

Ты – звезда, ты – солнце, ты – луна!

Ты мне, одна лишь ты нужна!

Ну, где же ты? Ищу тебя, зову.

Я люблю тебя, люблю!» -

Слов таких никто мне не сказал.

А я  ищу, зову и жду!

 

Успокой меня, мой друг

Неспокойно мне, мой друг.

Боль сжимает моё сердце.

Кажется, не выдержу я этих мук.

А жить ещё так хочется!

 

Обними меня, мой друг.

И прижми  к себе покрепче.

Не выпускай из круга рук.

Мне от любви становится полегче.

Как хорошо с тобой, мой друг.

Теплее как-то и спокойней.

Ясно стало сразу вдруг:

В минуты эти мы еще родней.

 

Спасибо вам, мои родные,

За терпение ваше и любовь.

И вновь слова шепчу простые:

Успокой меня, мой друг.

                               2010 г.

 

Ко Дню Победы

Гремят торжественные залпы:

Победу отмечает вся страна.

У ларьков цветочных толпы:

Гвоздики «хорошо» идут с утра.

 

Спешат поздравить ветеранов,

Хвала победителям, им и честь,

Сегодня все проснулись рано.

На то у всех причины есть.

 

 

Живые радуются жизни.

И рада с ними вся родня.

А вдовы и сироты как бы лишни.

О них забыли мы, друзья!

 

И на их плечах победы тягость.

Им было горше и больней:

В домах живых царила тогда радость.

А им не стало радостней, сытней.

 

Родимец их остался в поле.

На некоторых хоть холмик есть.

Как много сгинуло на море.

И в небе «звездочек» не счесть.

 

Почтим их память со слезами стоя,

Сочувствие окажем их вдовам и родным.

У них, у осиротевших, вдвое боле горя:

Всем праздник. Каково же им!

Спеша поздравить ветеранов,

 

(Почет им и заслуженная честь!)

Давайте вспомним тех сирот и вдов,

Что недолюбили - не пришлось!

 

Даря гвоздики в день сей светлый,

Не забывайте и о них!

                                        2010 г.

 

Я жить хочу!

Я жить хочу, литаврами звеня!

Не ныть, не киснуть, не перебиваться

Случайными успехами, на мир весь злобу затая.

Я жить хочу, на скоростях всех мчаться!

Вносить с собою мир хочу.

Чтоб людям рядышком со мной легчало…

Я ведь совсем не много же прошу.

Пусть мне ребенок благодарно улыбнется,

И старец мудрой речью пусть не обделит меня!

Пусть доброта моя добром же и вернется!

Я жить хочу, заветы Божьи храня,

Чтоб не чертыхаться от злости и обиды,

Не лебезить и не кривить душой.

У всех на жизнь свои есть виды.

Жизнь моя! Я быть хочу с тобой!

                               2006 г.

Вернется ль в души красота

А люди разные должны быть,

Как на поляночке цветы.

Но неуютно как-то стало жить:

Меньше стало в жизни доброты.

 

Хитрить все стали, изворачиваться.

Урвать от жизни все хотят.

Душа моя устала одурачиваться:

Ей, бедняжке, хитрых  не понять

 

А на поляночке цветы уже поникли.

Зачем красу им источать?!

В людские души сорняки проникли.

Об этом просто хочется кричать.

           

Но в крике смысла нет:

Немодной стала нынче доброта.

Пройдет  немало долгих лет…

Вернется ль в души красота?

                                    2005 г.

 

 

LAST_UPDATED2

Туган як йөрәгемә күркәм

E-mail Печать PDF

Ни өчен кадерле Илеш ягы?

Сорауга җавап әзер күптән.

Булса да дөньяның төрле чагы,

Туган як йөрәгемә күркәм.

Күз алдында иркен басулары,

Иген белән Илеш данлыклы.

Эшлекле, арымасын куллары,

Кешеләр булдыра барлыкны.

Кара алтын тапкач туган якның,

Ачылды икенче сулышы.

Шатланып җырлыйбыз, сүзләр хаклы,

Бик әйбәт халыкның тормышы.

Сөн дә, Базы коя Агыйделгә,

Аларга багышлыйбыз җырлар.

Ямь биреп торалар газиз җиргә,

Күзне назлап зифа каеннар.

Ни өчен кадерле Илеш ягы?

Сорауга җавап әзер күптән.

Булса да дөньяның төрле чагы,

Туган як йөрәгемә күркәм.

Фәнис Рәхмәтуллин,

Дүртөйле шәһәре.

 

LAST_UPDATED2

Әй, замана!

E-mail Печать PDF

Әй, замана! Элек җырчы килсә,

Кеше чын күңелдән шатланган.

Хәзер, кайчак белдерүне күрсә,

Аның йөрәгенә бик яман.

Тагын билетларны алдыралар,

Телисең, юкмы, мәҗбүри.

Акчасызлар шуңа кайгыралар –

Ул җырчылар хәзер еш йөри.

Кесәңә дә шактый зыян килә,

Гаиләңнән тартып аласың.

Кай җырчыга шулай керем керә,

Ашатырга ишле баласын.

Бәйләнешләр белән файдаланып,

Һәрчак билет саттырып булмас.

Замана да тора боргаланып,

Нәрсә генә кем белән кылмас.

Җырларыңны халык ошатмаса,

Димәк, уңмагансың һөнәрдән.

Атың артка кала, ашатмасаң,

Сәбәп эзләмә син иярдән.

“Һөнәреңне үзгәртергә кирәк”,-

Шундый киңәш кайбер җырчыга.

Бияләй ки, ал кулыңа көрәк,

Җир казысаң – табыш шәп чыга.

Фәнис Рәхмәтуллин,

Дүртөйле шәһәре.

 

LAST_UPDATED2

Бердәнберем

E-mail Печать PDF

Таңнар атып тәрәзәмә,

Кояш нуры төшкәндә.

Уянырга вакыт диеп,

Иртәнге җил искәндә.

Син бит минем бердәнберем,

Сагышым да, назым да.

Сандугач булып калырсың,

Тормышымның язында.

Яз аенда алмагачлар,

Ап-ак чәчкә атканда.

Алсу нурын җиргә сибеп,

Кичен кояш батканда.

Син бит минем бердәнберем,

Сагышым да, назым да.

Сандугач булып калырсың,

Тормышымның язында.

Тәрәзәмә көзге яңгыр

Тамчылары тамганда.

Мин бит сине өзелеп сагынам,

Кышын карлар яуганда.

Син бит минем бердәнберем,

Сагышым да, назым да.

Сандугач булып калырсың,

Тормышымның язында.

Радик Мослыхов,

Югары Яркәй авылы.

 

LAST_UPDATED2