О редакции

«Яшь армиячеләр» - лагерьда

 Киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләү, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү, илнең оборона сәләтен ныгытуга юнәлтелгән балалар һәм яшьләр оешмалары традицияләрен тергезү максатында  агымдагы елда районда «Яшь армиячеләр» Бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәтенең Илеш районындагы урындагы бүлекчәсе үз эшчәнлеген башлады. Быел ул үз сафына яңа әгъзалар - 85 укучыны кабул итте. Ел дәвамында алар республика күләмендә уздырылган ярышларда да катнашып, район данын яклады, призлы урынга лаек булды. Җиңү көне бәйрәмендә район үзәгендәге парадта катнашып, күркәм чыгыш ясадылар.