Официальная хроника

Хроника

БР ЗАГСлар идарәсе приказына ярашлы, А.Ө.Хәбирова Илеш районы буенча ЗАГС бүлеге начальнигы итеп тәгаенләнде.

                                         Айгөл Өлфәт кызы Хәбирова

1977 елның 9 февралендә Бөре шәһәрендә туган. 1993 елда Югары Яркәйдәге 1 нче урта мәктәпне тәмамлый. Арытаба Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясенең - чит телләр, Казан социаль һәм гуманитар белемнәр институтының юридик факультетында укып, ике югары белемгә ия була.

1999-2001 елларда районның мәгариф өлкәсендә - төрле учреждениеләрдә, 2001-2003 елларда Илеш районы муниципаль район хакимиятенең ЗАГС бүлегендә белгеч булып эшли. 2003 елдан алып, агымдагы елның сентябренә кадәр муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаганнар эше буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре, баш белгече вазифасын башкарды.