Официальная хроника

Хроника

Муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин боерыгы белән С.М.Хәйдәров Илеш районы муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе итеп тәгаенләнде

Салават Миргасыйм улы Хәйдәров

1958 елда Югары Манчар авылында туган. Ике югары белемле: Башкорт дәүләт университетының – икътисад-география факультетын, юриспруденция белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлаган.

1975-1978 елларда республиканың төрле районнарында төрле вазифаларда эшли, армиядә хезмәт итә. “Правда” колхозы (кооператив) рәисе урынбасары, партком секретаре, Карабаш, Югары Яркәйдәге 2нче урта (Т.Рахманов ис.) мәктәпләрдә укытучы, КПССның Илеш район комитетында инструктор, муниципаль район хакимиятенең халыкны социаль тәэмин итү бүлеге мөдире, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы – С.Хәйдәровның унбиш елга якын гомере төрле өлкәләргә багышланып, үзен һәрвакыт тырыш хезмәткәр, яхшы оештыручы, принципиаль җитәкче итеп күрсәтә. 1998 елдан алып, 2013 елның 1 гыйнварына кадәр район Пенсия фонды идарәсе начальнигы вазифасын башкарды. Салават Миргасыйм улы - БРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре, РФ Пенсия фондының почетлы хезмәткәре.

Гаиләле, тормыш иптәше Рәйсә Рәшит кызы белән өч бала үстерделәр.