Официальная хроника

Хроника

РФ Конституциясенең 83 һәм 128нче статьяларына нигезләнеп, Русия Федерациясе Президенты В.Путинның 2012 елның 23 октябрендәге 1430нчы санлы указы белән Рәвил Илдар улы Идиатуллин Илеш районы суды рәисе итеп билгеләнде.

Р.Идиатуллин 1975 елның 11 декабрендә туган. 2002-2011 елларда Русия прокуратурасы органнарында - Бәләбәй районара прокуроры, БР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларында эшли. 2011-2012 еллар – Русиянең тикшерү алып бару органнарында: БР буенча Русия Федерациясе тикшерү алып бару комитетының тикшерү алып бару идарәсе Октябрьский районара тикшерү алып бару бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара.