Сельское хозяйство

Сабантуй призерлары

Ел әйләнәсенә - руль артында

XXII партсъезд ис. кооперативта водитель булып эшләүче Ф.Сабиров үзенең тырышлыгы, эшенә җаваплы карашы, хезмәт сөючәнлеге белән хезмәттәшләре  арасында тирән ихтирам казанып, яхшы күрсәткечләргә ирешә.

1960 елда Чияле-Әтәч авылында дөньяга килгән Фәүзәт Фәвәдис улы бәләкәйдән эшкә күңел биргәндә генә бәхеткә ирешеп булуын аңлап үсә. Шуңа күрә нинди генә эшкә тотынса да, аны ихласлык белән, сыйфатлы итеп  башкара.

Ф.Сабиров күп еллар сыер савучыларны эшкә йөртә. Аның “УАЗ” автомобиле - һәрвакыт төзек. Шуңа да савым вакытына төгәл барып җитү тәэмин ителә, өзеклекләргә юл куелмый. Кайсы вакытта, язлы-көзле басу эшләре барышында игенчеләргә җылы аш илтүдә дә аның ярдәме таләп ителә. Ул беркайчан да вакыт белән исәпләшмичә, кушылганны җиренә җиткереп башкара. Гомумән, үз хезмәте белән күп яшьләргә үрнәк ул.

 Уңган шоферның тырышлыгы хезмәте югары бәһаланып, ул быел район Сабантуе призеры һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең Дипломына лаек булды.

Әлфия Хәкимова, баш икътисадчы.