Сельское хозяйство

Уңыш-2012

Перспектив үсеш юлыннан

“Агыйдел” җәмгыяте – үткән елда эшчәнлеген туктаткан “Дружба” ҖЧҖ җирлегендә төзелгән агросәнәгать комплексы предприятиесе. Аның карамагында бүгенге көн-дә 3200 гектар чәчүлек мәйданнары, 696 баш  сыер маллары асралган Йонны, Янтуган товарлыклы - сөтчелек фермалары бар. Эшне материаль-техник базаны ныгытудан башлап, яңа 2 “МТЗ-1221”, 2 “Нива-эффект”, 2 “МТЗ-82”,

1 “Палесье, 1 “Дон-1500Б” комбайн-тракторлар, кукуруз чәчкеч, “БИС-100” ашлык чистарткыч һ.б. сатып алганнар. Алар басучылыктагы эшләрне технология нигезендә һәм агротехник срокта башкарып чыгарга ярдәм итә. Шул рәвешле, карабодай белән тарыдан (85 га) башка, бөртеклеләрнең – арыш, бодай уңышын җыю төгәлләнгән, орлыклары әзерләнеп, саклау урыннарына урнаштырылган, халыкка җитәрлек күләмдә ашлык бирелгән. Бөртекле-ләрнең гектар куәте 17-18ц тәшкил итә. Уңыш җыюда җәмгыятьнең 3 комбайнчысы катнашкан, өстәвенә, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы механизаторлары да ярдәмгә килгән. Җәмгыять уңганнарыннан З.Гаязов иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, “ДОН-1500Б” бункерыннан 9500 ц ашлык бушаткан. Маллар өчен фермаларга җитәрлек салам кайтарылып, калганын пресслау дәвам итә.

Кышлату өчен азык запасы туплауга килгән-дә, һәр ике ферма өчен берьеллык үләннәрдән сенаж салынган.

Бүген төп көч кукуруз басуына юнәлтелде, - ди җәмгыять җитәкчесе Финат Хәлиуллин. – Йонны фермасында силос салуда бер бригада эшли – уруга “КСК-600” тәгаенләнсә, 4 техника яшел масса ташый.  Базга кайткан массаны “К-700” тракторы белән Ф.Хәлимов таптатып тора.

Биредә эш төгәлләнгәч, сусыл азык Янтуган фермасы өчен әзерләнәчәк.

Арыш чәчү өчен 250 гектар җир әзерләнеп, аның “памяти Кунакбаева” сортына нигез салуны күзаллыйлар. Алдагы ел уңышы хакында хәстәрлек дәвам иттерелеп, ашлыктан бушаган басулар яссы кистергечләр, дискаторлар белән эшкәртелеп, бу эшне “К-701”, “К-700”, “МТЗ-1221” тракторларын хезмәтләндерүче 4 механизатор башкара. Араларыннан иң уңганнары – Р.Фәхруллин – 420, Р.Сә-лемгәрәев 370 гектарда эш башкарган.

Басучылыкта киләчәккә яңа бурычлар куела. Максатлары – чәчү орлыгы сатуга махсуслашу; алдагы елда 400 гектарда күпьеллык үләнгә нигез салу һ.б. Бу аңлашыла да, чөнки терлекчелекне үстерү күзалла-нып, “500 сөтчелек фермасы” республика максатлы программасы рамкасында Йонны фермасында күләмле реконструкция эше бара.

Әйе, һәр ике тармакның да перспектив үсеш юллары билгеле. Җәмгыять җитәкчелегенең оештыру чаралары аларны уңыш-лы хәл итеп, “Агыйдел”не югары баскычка күтәрүгә юнәлтелгән.

Рәмзия Сабирҗанова.

***

Ярыш алдынгылары

(Күрсәткечләр - 1 сентябрьгә).

Җирне туңга сөрүдә:

I урында - “Илеш МТС” җәмгыятеннән Рәмил Шафыйков (“Агротрон”) - 765 га.

Мал азыгы (силос) хәзерләүдә:

I урында – “Урал” җәмгыятеннән  Илдар Әхмәтов (“ДОН-680”) 54 гектардан 1253 тонна кукуруз яшел массасы ур-ды.

Яшел масса ташуда:

I урында – “Урал” җәм-гыятеннән  Радик Ямалетдинов (“КамАЗ”) – 577 тонна.

Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынды.