Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Җитди бурычлар билгеләнде

Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашлыгындагы  чираттагы оператив киңәшмә “Урал” җәмгыяте базасында үтте. Әйтергә кирәк, ураллылар теклекчелек тармагы буенча югары күрсәткечләргә ирешеп, район хуҗалыклары арасында алдынгы урында килә. 

Киңәшмәне алып баручы район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин  төп урак кампаниясе-нең, нигездә, тәмамлануын, бары тик өлешчә бодай, карабодай басуларында урып-җыю эшләрен төгәллисе калуын билгеләде. Һава шартлары уңай килгәндә, кыр эшләрен тизрәк төгәлләү  мөһим. Шунысын да әйтергә кирәк, урып-җыюдан соң басулардагы  саламны тиз генә саклау урыннарына урнаштыру хәстәре күрелми, ул  атналар буе ята. Яңгырлардан соң туфрак йомшарып калды, димәк, җир сөрүне  дә  тизләтергә вакыт. Силос салу технологиясен җиренә җиткереп, сыйфатлы үтәү  дә мөһим бурычларның берсе булып тора.  Шуңа күрә бар көчне бу төр азыкны мөмкин кадәр күбрәк туплап калуга юнәлтергә кирәк.

“Урал” җәмгыяте директоры Роберт Ибраһимов үз чыгышында Рсай фермасының кышка әзерлеген, ягъни малларга җитәрлек азык булдырылуын, тиешле төзекләндерү, ремонт эшләре башкарылуын билгеләде.  Кышкы чорда маллардан югары продукция алу өчен ныклы азык базасы булдыру белән беррәттән, торакларны да тиешле таләпләр кушканча әзерләү мөһимлеге һәркемгә мәгълүм. Бу җәһәттән  җәмгыять тарафыннан, елдагыча, Рсай сөтчелек фермасында ремонт эшләре уңышлы гына башкарылган. Конкрет алганда, мәсәлән, бозаулар торагының түбәсе шиферга алыштырылган. Сыер торакларында  да тәртип хакимлек итә. Беренче сыер торагында түбә профнастилга алыштырылган. Икенче сыер торагының сөт-үткәргечләре яңартылган,  идәненә - бетон, өстәмә тукландыру бүлегенекенә плитә җәелә.Тирес түгү транспортерлары  яңартылган. Бозаулату бүлегендә идән такта булып, хәзер алар урынына, шулай ук бозаулар торагының идәненә дә калын келәмнәр җәелә.

Фермада барлыгы 633 баш савым сыеры, 233 баш буаз тана бар. Алар ике төркемгә бүленеп, беренчесе үгез белән каплатылса, икенчесенә ясалма орлыкландыру ысулы кулланыла. 50 баш тана реализацияләүгә әзерләнеп куелган.

Мал азыгы хәзерләүгә килгәндә, җәмгыятьнең 350 гектар мәйданны биләгән кукуруз басуы булып, аннан силос сала башлаганнар. Аны быел консервантлар кушмый гына салырга җыеналар. Басуда өч комбайн эшкә җәлеп ителгән. Уҗым культуралары чәчәргә 3 чәчү агрегаты әзерләнеп куелып, бу эш 350 гектар мәйданда башкарылачак. Әлеге культураның орлыгы агулап чәчелә. Шулай ук 30 тонна ашлама кайтарылган.

Киңәшмәдә катнашучылар силос салу барышын карадылар. Ул “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы урынбасары Илсөяр Әюпованың силос салу технологиясенә каглышлы чыгышы белән тулыландырылды. 

Арытаба киңәшмә җәмгыятьнең ындыр табагында дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Сергей Пискарев җирне эшкәртүнең  отышлы икәнлеген, орлыкларны агулап чәчү мөһимлеген ассызыклады үз чыгышында. Үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау  чараларын активрак куллану мөһим. Бүгенге көндә кайбер хуҗалыклар агулау чараларын алып өлгерсә, икенчеләре салкын карашта кала.  Күгәреккә каршы  көрәш өчен “Фундозол” препаратын алырга киңәш итеп, бу җәһәттән аны  М.Горький ис., “Сөн”, М.Гәрәев ис., Куйбышев ис., “Урал”, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы кулланырга җыена,  башкаларга да алар үрнәгенә иярергә кирәклегенә басым ясады. Чәчүгә килгәндә, уҗым культуралары  район буенча 18 мең гектарны биләячәк. Орлыкларны яңарту максатында,  аларны районда  “Урожай “ширкәтеннән алырга мөмкин. Орлыкларның кондициягә җиткерелеп, әзерләнеп  куелырга тиешлеге билгеләнде. Әйтергә кирәк, “Илеш”, М.Горький ис. кооперативлар бу җәһәттән өлгерлек күрсәткән дә инде. 

Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашты һәм аны йомгаклап, көннәр аяз торганда уракны бар хуҗалыкларда да тәмамлау кирәклегенә басым ясады. Берничә хуҗалык тарафыннан гына силос салу башланып, бу эшне озаклатмаска кирәклеген, шулай ук  техника хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү мотлак булуын билгеләде. Киләсе елның ничек килүе билгесез, шуңа күрә Илдар Иршат улы бүгенге көн уңышының кадерен белергә, уҗым культураларын чәчүдә технологияне, агротехник чараларны төгәл үтәргә чакырды.