Сельское хозяйство

Урак-2012

Басу эшләре көндәлеге

Соңгы көннәрнең явымлы торуы районда урып-җыю, басу эшләренә, әлбәттә, комачаулады. Ләкин күпчелек хуҗалыклар аны тәмамлады да инде.

Тоташ район буенча 42356 гектар мәйдандагы игеннәрнең уңышы суктырып алынды. Бу – планга карата 96 процент. Ашлыкның тулай җыемы 80037 тоннага җитте.

Уҗым культуралары чәчү өчен район буенча 14413 гектар җир әзерләнеп, М.Горький ис., XXII партсъезд ис. коо-перативлар, “Урал” җәмгыяте, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы, 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгы киләсе ел уңышы өчен нигез салуга төшкән дә инде.

Район буенча 18687 тонна чәчү орлыгы тупланды. Уңышы җыелган мәйданнарда салам прессланып, рулоннарга төрелә, яисә эскертләргә өелә.