Сельское хозяйство

Урак-2012

Көнозынына - басуда

Зур тырышлык, көч салып үстерелгән иген уңышын җыеп алу өчен “Сөн” кооперативы уңганнары иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр комбайннарында басу киңлекләрен иңли. Әйткәндәй, игенчеләр урып-җыю техникасына тик торырга ирек бирми. Агротехник һәм химик чараларны үзвакытында үткәрү сәбәпле, алар мул уңыш үстерде. Нәтиҗәсе күз алдында – бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 21 центнер төшем алына. Бөртекле культуралар 2472 гектар мәйданда чәчелеп, арпа - 1267 га, бодай - 915 га, кышкы бодай - 70 га, арыш  220 га җирне биләгән.

- Мул уңыш үстерү, аны югалтуларсыз җыеп алу, нигездә, техниканың көйле эшләвенә, механизатор-ларның эшкә җаваплы каравына  бәйле. Бу җәһәттән “корыч атлар”- һәрвакыт караулы, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, - ди кооператив рәисе Фәгыйтҗан Зарипов.

Эшләр көнозынына дәвам итә, һәркем тырыш хезмәт күрсәтә. Ул бүгенге көндә кызу темпта алып барылып,  “сөн”леләр соңгы гектарларны иңләп, бодай уңы-шын җыя. Моңа комбайнчылар Илдар Хәсбиев, Иршат Әшәрәпов, Фазылҗан Насыров, Газинур Мостафин, Нияз Хәсбиуллин, Илнур Хәсбиев күп көч сала.

Ферма маллары өчен азык хәзерләп, берьеллык үлән басуында да җанлы эш алып бара. Биредә уңганнар сынатмый - Фәнзил Сәйфетди-нов (“ДОН-680”), Дилбәр Әсмәндияров, Илгиз Җиһаншин (“КамАЗ”) хез-мәте аеруча мактауга лаек. Сенаж  Аккүз сөтчелек фермасы янындагы базга салына. Аны таптатуда Тимер-җан Шәрипов (“К-700”), Мисхәт Хөснуллин (“Т-4“) өлгерлек күрсәтә. Учетчы Илдар Зарипов эш барышына көндәлек йомгак ясап бара.

Әйтергә кирәк, малларны бай рацион нигезендә ашату иң мөһим бурычларның берсе булып, бу уңайдан - печән, сенаж хәзерләнгән. Кыскасы,һәр шартлы баш малга 35 цент. азык берәмлеге тупланган.

Кооператив - агымдагы урып-җыю эшләрен уңыш-лы тәмамлау алдында. Ашлыкның тулай җыемы 4100 тоннага җиткән.

Әлеге вакытта җирләр туңга сөрелә. Бу җәһәттән Мисхәт Хөснуллин («Т-4»), Тимерҗан Шәрипов («К-700») барлыгы 327 гектарда эш башкарган. Арыш чәчәргә җир дә әзерләнә. Бу эш Әхсән Хәсбиуллинга (“Агро-трон”), Глүс Шәвәлиевка (“МТЗ-1221”) ышанып тапшырылган. Хуҗалык эшчәннәре киләсе уңышка ышанычлы нигез салуга көч-ләрен һәм тәҗрибәләрен кызганмас, дип ышанырга кирәк.

Луиза  Гыйльметдинова.