Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Төп максат - мул продукция алу

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кышлату чоры бара, сыерларның күпләп бозаулау вакыты. Шуңа күрә дә алынган үрчемне сау-сәламәт килеш саклап калып, мул продукция җитештерү юнәлешендә тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

«Илеш» кооперативының  Илеш товарлыклы-сөтчелек фермасында да моны яхшы аңлап, терлекчеләр (барлыгы - 22 кеше) фидакарь хезмәт сала. Кышлату чорына ныклы һәм җитди әзерләнеп, үз көчләре белән сыер торагын ремонтлап, агарту, дезинфекция эшләре башкарганнар, ТСН куелган, идән тулысынча алыштырылган, бозаулар торагына да идән җәелгән. Биредә 463 баш мөгезле эре терлек (бу - узган елга караганда 32гә күб-рәк), 52 ат исәпләнә. 74 баш бозауласы сыер ташлатылып, аерым асрала. Өч төркемгә бүленгән 120 савым сыерын Ильмира Рәхимова, Гөлчәчәк Галиуллина, Рифа Наҗарова тәрбияли. Алар ярышын И.Рәхимова җитәкли, ул узган елда 1193 цент. сөт җитештергән. Уңган сыер савучылар көндәлек 6-7 цент. сөт савуга ирешәләр, әлеге төр продукция 3,9-4,0 проц. майлылыкта, беренче сортлы итеп, «Илишмолоко» МУП ка тапшырыла. Азыкның җитәрлек күләмдә хәзерләнеп, бер шартлы баш малга 41,2 цент. туры килүе продукция җитештерүне арттыруга уңай йогынты ясый. Савым сыерларына көндәлек 4 кг фураж, сенаж, салам ашатыла. Маллар көн дә ачык һавага чыгарыла.

Ел башыннан  19 баш бозау алынып, ветеринария врачы Мансур Нурыевның үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә, аларның үлеме күзәтелмәгән. Бозау караучы Айгөл Шәрәфуллина төркемендәге 3-4 айлык 37 баш яшь үрчемне тәр-бияләгәндә 18 еллык эш тәҗрибәсен куллана. Аларга аш пешереп, эссе суга он болгатып бирә, алларыннан печән өзми, сенаж сала.  Яңа туган бозауларны 23 ел авыл хуҗалыгында хезмәт салган, узган ел  Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең  «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бү ләкләнгән Ирина Зыязова  карый. Аларга җылытылган сөт эчерә, печән бирә. Яшь бозаулар торагында идән күтәртелеп эшләнгән, коры, чиста.

 

Терлекчеләр Зөфәр Ситдыйков, Рифкать Әхмәтшин, Дамир Галиев, ат караучы Рәмил Басыйров тырышып эшли. Ферма буенча һәр малдан тәүлеклек  артым 430 грамм тәшкил итә, ләкин  бу  – чик түгел, аны арттыру өчен резервлар җитәрлек. Оператор Илсур Нурыйәхмәтов бар нечкәлекләрен белеп, ТСН, саву аппаратларының төзеклеге, көйле булуы өчен җавап бирә. Ферма мөдире Шамил  Рәхимов билгеләвенчә, һәр кеше үз хезмәтенә җаваплы кары Save й, көн тәртибе төгәл үтәлә, сәбәпсез эш калдырулар юк. 

 

Терлекчеләр авырлыкларга бирешмичә, кышлату чорын уңышлы үткәреп, мул продукция алу, мал санын саклап калу  максаты белән эшли.

 

Алсу Басыйрова.