Сельское хозяйство

Техника ремонтына – ныклы игътибар!

Алдан хәстәрләп

Кышын авыл хуҗалыгында тәүге карашка хезмәт төрләре азайган кебек тоелса да, район агросәнәгать предприятиеләрендә – эшнең кызган чоры. Фермада терлекләрне уңышлы кышлату хәстәрлеге күрелсә, машина-трактор мастерскойларында ремонт җанлы төс ала.

Бу җәһәттән «Илеш-Агро» җәмгыятенең «Сигнал» производство участогы хезмәткәрләре дә язгы басу  эшләре кампаниясе башланганчы, куллануда булган техниканы сыйфатлы итеп ремонтлап, әзерлек сызыгына кую бурычына җаваплы карый. Хуҗалыкара тикшерүләр вакытында да алар комиссия тарафыннан уңай бәя ала.

Бүгенге көндә биредә, 2014 елгы язгы чәчүне нәтиҗәле, оптималь срокларда башкару максатында, ремонт зур оешканлык белән алып барыла. Кирәкле запас частьләр тупланган.

Әлеге вакытта тырма  ремонты - төп игътибар үзә-гендә. 200 тырманың 70е ремонтланган, 9 культиватор, 11 чәчкеч, 18 кәтүк агрегатлары көздән үк каралып, тәртипкә ките-
релгән. Техника паркында барлыгы 5 «ДТ-75», 2 «Т-4», 2 «К-700», 7 «МТЗ-82», 2 «ЮМЗ» тракторлары каралып,  сафка бастырылган. Ашлык һәм мал азыгы уру комбайннары, яңа техника «Правда» производство учас-тогы МТМсында саклана.

Техниканың төзеклеге өчен бар осталыгын, тырышлыгын, көчен сала ме-ханизаторлар. Әйтергә кирәк, бригадир Мирзаһит Шәйбәков оештыруында авыл эшчәннәре Фәндүс Мостафин, Раушат Басыйров, слесарь Рәсүл Сәетов  кебек уңган  ремонтчылар йөкләтелгән эшне вакытында төгәлләүне максат итеп куйган.

Ильфира Нигъмәтуллина.