Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә – отчет җыелышлары

Дәүләт ярдәменә таянып

2013 ел тәмамланды. Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре коллективлары былтыргы эшчәнлекләренә йомгак ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү максатында отчет җыелышлары үткәрә. Үткән атнада крестьян-фермер хуҗалыклары беренчеләрдән булып район авыл хуҗалыгы идарәсенең утырышлар залында эшлекле сөйләшү уздырды. Анда отчет доклады белән КФХлар  җитәкчесе Г.Т.Гайнетдинов чыгыш ясады.

Районда 58 КФХ исәпләнә. Алар дәүләт ярдәменә таянып, бөртекле культуралар, ит, сөт, элиталы орлыклар җитештерү, сарыкчылык, яшелчәчелек, авыл хуҗалыгы кошлары, йорт куяны үрчетү белән шөгыльләнеп, бу эшләргә 116 кеше җәлеп ителгән.

Гыйлемҗан Тимерҗан улы билгеләвен-чә, чәчүлек мәйданнарына минераль ашламалар кертү, яхшы итеп тәрбияләү, орлыкчылыкка игътибар бирү аркасында һәр гектардан 20,3 ц төшем алынып, 8442 га мәйданнан барлыгы 12996 т ашлык җыйнап алынган. Бу уңышка машина-трактор паркын даими яңарту да булышлык иткән. Шул рәвешле, үткән елда басучылык юнәлешендә эшләүчеләр 6 трактор, 9 пресс-җыйгыч, ашлык эшкәртү машиналары сатып алып, аларга 12 млн. 47 мең сум субсидия акчасы кайткан.

Терлекчелек тармагында да яхшы гына күрсәткечләргә ирешкәннәр -4280 ц ит (АПК предприятиеләре җитештергәннең -13,5 проц.), 22686 ц сөт (8,3), 220 мең данә йомырка, 100 ц бал җитештергәннәр.

Ф.Ялалов (Яркәй авыл биләмәсе), И.Ихсанов (Исанбай), А.Рамазанов (Этәй), Д.Хәсәнов (Череккүл), Ф.Гарипов (Исәмәт), А.Бакиров (Кужбахты), Р.Зарипов (Дө-мәй), Д.Габзаирова (Ябалак) – алар ике тармак буенча да аеруча уңышлы эшчәнлек алып барган фермерлар һәм бу уңганнар адресына докладта күп мактау сүзләре әйтелде.

Билгеле булуынча, 2011 елдан алып, республикада, районда әлеге төр эшчәнлеккә ярдәм итәргә чакырылган берничә программа эшли. Шулар арасыннан «Гаилә сөтчелек фермасы» дигәне киң  кулланыш табып, аларның саны алтыга җитте. Бу җәһәттән Д.Габзаированың (Ябалак -2013 елда 960 ц сөт, 34 ц ит җитештерде), Ф.Хәтмуллинның (Базытамак -1036ц сөт сатты), И.Шәйхетдиновның (Базытамак -925 ц сөт) - тырышлыгы күпләргә үрнәк. Сөт җитештерүдә В.Гыйльметдинов (Үрмәт -2750ц), ит җитештерүдә А.Рамазанов (Этәй -360 ц)та күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта баралар.

Тырыш кешене Хөкүмәтебезнең үз булышлыгыннан ташламаганын шуннан да күреп була: Исанбай авылыннан дәүләт программасына кергән А.Бәдертдинов дәүләттән 900 мең сумнан артык финанс ярдәме алып, үткән елда 16 ц ит җитештерде һәм сарыкларының баш санын 240ка җиткерде. Ә Сеңрәннән 350шәр сум грантка ия булган Ф.Бакирова белән Г.Хәйбрахманова – 175-218ц сөт, 36-18 ц ит реализацияләгәннәр. 2013 елда «Гаилә терлекчелек фермасы» программасына кергән Р.Зиннәтуллин (Тыпый авылы) 4 млн.сумнан артык грант акчасына «МТЗ -82» тракторы, арба һәм төягеч юнәтә, 30 ц ит җитештерә. Руслан карамагында 278 баш сарык булса, агымдагы елда нәсел  маллары исәбенә аларны 1 меңгә җиткерергә планлаштыра.

Җыелышта киләчәктә эшчәнлекне тагы да яхшырту, барыннан бигрәк, җитештергән продукциянең үзкыйммәтен киметү, сыйфатын яхшыртуга әһәмият бирү ки-рәклегенә басым ясалды.  Бу – очраклы түгел. мәсәлән, югары  сыйфатлы сөтнең литры 19 сум торса, түбән сыйфатлысы – 10 гына сум; 2 нче класслы бодайның тоннасы 5 мең сум булса, 3нче класслылыгыныкы 7 мең сумга якын исәпләнә, ә билгеле фермер Ф.Ялалов кебек орлык сату белән шөгыльләнсәң, тоннасын 15 мең сумга реализацияләргә мөмкин. Димәк, уйланырга урын бар.

Сөйләшүдә күпьеллык кузаклы үләннәр чәчүлекләрен арттыру кирәклеге хакындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Бу, беренчедән, уңышны арттыруга булышлык итсә, икенчедән, субсидияләүнең федераль, республика программаларына керергә этәреш бирәчәк. Аның файдасы бар, үткән елда гына да КФХларга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 38 млн. 891 мең сум субсидия бирелгән. Кыскасы, дәүләтнең  ярдәме зур. 2013 елда, мәсәлән, район фермерлары техника, нәселле мал алуга һ.б. юнәлештә 53,3 млн. сумлык  кредит алганнар. Гомумән алганда, аларның кредит портфеле 86,5 млн. сум тәшкил итә. Алдагы вакытта да шундый мөмкинлекләрдән файдаланып, конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү, ә моның өчен үзара тәҗрибә уртаклашып, бер-береңнең эшчәнлеген өйрәнү бурычы куелды КФХлар алдына.

Шул рәвешле, төп докладны тулыландырып, фермерлардан Ф.Ялалов, Д.Хәсәнов, А.Бәдертдинов чыгыш ясады, уй-фикерләре белән уртаклашты. «Россельхозцентр» ФДУның район бүлекчәсе начальнигы И.Камалов - орлыклардагы чирләргә каршы көрәшү, «Җир-кадастр бюросы» МУП директоры И.Хәмитов – җирләрне межалау, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш бухгалтеры И.Акмалов – отчетларны вакытында тапшыру, «Гостехнадзор» инспекциясенең әйдәүче белгеч-эксперты, өлкән дәүләт инженер-инспекторы Д.Шәмсиев техниканы учетка кую, техник караулар үткәрү буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. «Россельхозбанк» акционерлар җәмгыятенең Югары Яркәйдәге өстәмә офисы управляющие Р.Муллагалиева кредит алу, түләүләрне башкару тәртипләрен аңлатты һәм Г.Гайнетдиновка - «Россельхозбанк» АҖнең Башкортстан төбәк филиалының, И.Ихсановка өстәмә офисның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин катнашты, чыгыш ясады һәм Ф.Гариповка (Исәмәт авыл биләмәсе), И.Ялаловка (Яркәй  ), К.Хановка (Ябалак) – БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының; Р.Зариповка (Дөмәй), И.Шәйхетдиновка (Базытамак) – муниципаль район хакимиятенең; Д.Хәсәновка (Череккүл), И.Ситдыйковка (Үрмәт) авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.

Гыйлемҗан Гайнетдинов, Фирдәвис Ялалов, Дамир Хәсәнов, Фәүзәт Гарипов, Илмир Ихсанов фермерларның республика конференциясенә делегат итеп сайландылар.

Рємзия Хєдимуллина.