Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Борчыган мәсьәләләр каралды

Үткән җомга көнне авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, АПК предприя-тиеләре җитәкчеләре, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча  урынбасары вазифасын башкаручы А.Т.Хафизов катнашлыгында чираттагы күчмә оператив киңәшмә үтеп, анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне борчыган мәсьәләләр каралды. Аны район авыл хуҗалыгы ида-рәсе начальнигы И.К.Хә-мидуллин алып барды.

Практик өлеш «Илеш МТС» җәмгыятенең Теләкәй товарлыклы-сөтчелек фермасын караудан башланды. Әлеге вакытта сыерларның интенсив бозаулау чоры. Фермада эш тиешле дәрәҗәдә оештырылып, көндә-лек 18,5 цент. тулай сөт җитештерелеп, ул һәр сыер-дан - 10 кг, майлылыгы 4,0-4,2 проц. тәшкил итә, сыйфаты яхшы. Узган ел таналар алып, көтүне яңартканнар. Җәмгыять җитәкчесе Р.Зарипов билгеләвенчә, фермада барлыгы - 460 мал, шул исәптән 200 (170 сыер савыла, 30ы ташлаткан) савым сыеры асрала. Аларга көн саен һәр башка 4 кг  фураж, 1 кг түп, 500 грамм патока, сенаж, силос исәбеннән «Хозяин» агрегатында болгатылган азык катнашмасы,  көненә бер тапкыр печән бирелә.  Җәмгыятьнең ясалма орлыкландыру тех-нигы Рәсүл Саттаров та эшен үз биеклегендә оештырып, яхшы күрсәткечләргә ирешә.  Агымдагы елның гыйн-вар аенда 37 баш бозау алынган. Шул рәвешле, бозауларны аерым бокс-ларда тәрбияләү тәҗрибәсе белән бүлештеләр. Кызыл-чуар токымлы бозауларга грануллы катнашазык ашатыла, тиешле температурага кадәр җылытылып, сөт эчерелә, асларына көн дә салам салына. Контроль төркемнәр булдырылып, катнашазык ашатылган һәм рационнарына  бу төр катнашма кушылмаган бозаулар чагыштырылып, тиешле нәтиҗәләр ясалды.

Җимерек хәлдәге торакка реконструкция үткәреп, 130 баш малга исәпләнгән уңайлы торак әзерләгәннәр. Анда әлеге вакытта таналар асрала.

 Киңәшмәнең теоретик өлеше Теләкәй авыл клубында үтте.  Район авыл хуҗалыгы идарәсе на-чальнигы И.К.Хәмидуллин үз чыгышында «500 сөтче-лек фермасы» республика программасына кертелеп, катнашучы статусы алган хуҗалыкларга яңадан теркәү үтү,  районга берничә ашлык киптергеч, техника алу хәстәрен күрү кирәк-леге, аларга  субсидия  бирү мөмкинлеген әйтте. Сөт савуны арттырган хуҗалыкларны – М.Горький ис., Куйбышев ис. коопе-ративларны, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалын, «Агыйдел» җәмгыятен, «Урожай» ширкәтен мактап телгә алды, сыйфатлы мул продукция алу өчен бар таләпләрне үтәргә – савым сыерларын тиешле шартларда асрап, азыкны баланслап ашатырга, малларны ачык һавада йөртер-гә чакырды. Шулай ук бо-зауларның исәбен дөрес алып барырга кирәклегенә басым ясалды, сәламәт, киләчәктә мул продукция бирерлек үрчем алу өчен ясалма орлыкландыру эшен яхшыртырга, моның өчен тәҗрибәле, белемле белгечләр чакырып, тиешле хезмәт хакы түләргә кирәк дигән фикер җиткерелде.

Ел башыннан 1 литр сөт-нең  хакы 1 сумга арткан. Бу үзе үк  мул продукция алганда табышның да артуына китерәчәк. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыклар көн саен  18-19 цент. сөт җитештерсә, аерымнарында  3 цент. гына тәшкил итә. Моннан нәтиҗә ясап,  белгечләргә ферма мөдирләре белән берлек-тә җыелышлар үткәреп, отчеттагы мәгълүматлар-га анализ ясарга тәкъдим ителде. Әлеге вакытта явым-төшем күп булу сәбәпле, мал торакларын, склад түбәләрен карап чыгып, алар җимерелмәсен өчен кардан арындыру ягын хәстәрләргә чакырылды. Әйтергә кирәк, «500 сөтчелек фермасы» программасы буенча эшләгән хуҗалыклардан үрнәк алып, башкаларны да про-граммага керергә өндәде Илгизәр Кыягап улы.

Киңәшмәдә җитәкчеләр үзләрен борчыган мәсьә-ләләрне күтәрделәр. Сөткә субсидия проблемасы, элеваторга көздән тапшырылган ашлыкны яңадан алып, хуҗалык өчен файдалырак хакка сату, транспорт салымы, хезмәт хакы тү-ләүдәге  һәм башка финанс мәсьәләләр каралды. Башка чит төбәкләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашырга ди-гән  тәкъдим керттеләр аграрийлар. Мәсәлән, күрше Татарстанның Актаныш районында мал азыгына мочевина кушып ашатыла, экономиялерәк чәчкечләр кулланыла, Удмуртиядә мал торагы кулайрак һәм очсызрак материаллардан төзелә һ.б.

Киңәшмә ахырында алдагы вакытка конкрет бурычлар куелды, җитешсезлекләрне бетереп, нык-лы контроль булдыру ки-рәклегенә басым ясалды.

Алсу Басыйрова.