Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Тырыш  хезмәт нәтиҗәсе

«Илеш-Агро» җәмгыятенең «Сигнал» производство участогында соңгы вакытта терлекчелек өлкәсендә алга китеш күзәтелә. Хуҗалыкның Торачыда мал симертү комплексы булып, анда барлыгы 853 баш сыер малы.

Әйткәндәй, сигналлылар 2010 елдан башлап мал симертү юнәлешендә уңышлы эшчәнлек алып бара. «Илеш-Агро» җәмгыятенең производство участокларыннан бозаулар алып, аны үстерү юнәлешендә эшлиләр. Аларны үрчетү технологияләре өйрәнелеп, һәр терлекче үз бурычын үтәүгә ныклы караш булдырган.

Күрсәткечләргә килгәндә, хуҗалык буенча узган елда 2085 ц ит җитештерелеп, шул исәптән беренче цех - 787, икенче цех буенча 1313 ц тулай артым алуга ирешкәннәр. Һәр малдан уртача тәүлеклек артым  634 грамм тәшкил итә.

Кышлатуны уңышлы үткәрүгә әзерлеккә хуҗалык идарәсе тарафыннан ныклы игътибар бирелгән. Ферма мөдире  Рәмил Шәмсиев сүзләренә караганда, кышкы чорда продукция алуны киметмичә эшләргә барлык мөмкинлекләр дә бар - мал азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнгән, салам да комплекс янына ташылып, өелеп куелган.

Малларның исән сакланышы өчен ветеринария врачы Нияз Ихсанов, вете-
ринария фельдшеры Фәвәрис Шәйхелмәрдәнов җавап бирә.

Үгезләрне, бозауларны карау тырыш, тәҗрибәле терлекчеләргә  ышанып тапшырылган. Алар үз хезмәтләренә намуслы караш булдырганнар. Терлекчеләрдән Наҗия Муллаянова, Рәмзилә Бәдертдинова, Вәзилә Ибраһимова, Дилбәр Гәрәева, Рәшит Латыйпов, Ирина Роденкова, Дуня Басыйрова, Эльмира Мәхмүдова тырышлык сала. Алдынгыларның күрсәткечләренә килгәндә, И.Гайнанов, Р.Бәдертдинова, Р.Латыйпов, В.Ибраһимова, Д.Гәрәева – 2013 елда 263әр ц, Н.Муллаянова, Д.Басыйрова, Э.Мәхмүдова, И.Роденкова, Г.Сәхибгәрәева 158әр ц артым алганнар.

 Малларга азык таратуны, тирес түгүне башкаручы тракторчылар Альберт Шәйдуллин, Кыйдар Хәйруллин, Миңнегали Гайнетдинов, Фирдинат Фәхрисламов та  һәр кушылган эшне җиренә җиткереп үтәргә тырыша.

 Күренүенчә, “Сигнал” хуҗалыгында кышлату уңышлы дәвам итә. Бердәм хезмәт һәм алдан хәстәрлек күреп эшли белүләре нә-тиҗәсендә бүген мул продукция алуга ирешәләр. Ырамлы  башлангыч дәвам итү, кышлату чорын югары продуктлылык белән билгеләү өчен мөмкинлекләр тагы да тулырак файдаланылыр, дип ышанасы килә.

   Ильфира Нигъмәтуллина.