Сельское хозяйство

Район крестьян-фермер хуҗалыкларында

Уңышлар артында – тырышлык

Кеше гомере төрле бит ул – кемдер белем артыннан куа, кемдер – акча артыннан, ә кемдер үз эшен булдырып, халыкка уңайлы булсын, дип тырышып яши. Шундыйларның берсе – Дөмәй авылында яшәүче эшкуар, крестьян-фермер хуҗалыгы белән җитәкчелек итүче Ришат Зарипов.

Умартачы Әмирҗан Тимерҗан улы һәм колхозчы, бригадир Гөлсем Нургали кызының тату, эшсөяр гаиләсендә туып-үскән Р.Зариповның гомер йомгагын сүтеп карасаң, гап-гади: мәктәп, армия сафлары. Егетлек бурычын намус белән үтәп кайт-кач та, ул вакытта уңышлы эшләп килгән «Биш партизан» (хәзерге «Маяк» кооперативы)  колхозында әтисеннән бәләкәйдән үк өйрәнеп үскән умартачы һөнәренә тотынып, хезмәт юлын башлый. Арытаба төрле вазыйфалар аша хуҗалык рәисе урынбасары итеп үрләтелә.

Тик уңган Ришат Әмирҗан улы үз эшен булдыру теләге белән янып яши. Озак та үтми, ягъни 2003 елда Дөмәй авылыннан арендага 320 га җир алып, иген культуралары чәчә. «Маяк» кооперативының иске котельныен сатып алып, машина-трактор паркы итеп төзекләндерә. Тора-бара аны “МТЗ-82”, ике “ДТ-75” тракторы,  “Нива” һәм 3 “Енисей” комбайны, чәчкеч, чапкычлар белән тулыландыра, шуңа да урып-җыю эшләренә читтән техника җәлеп ителми.

Хуҗалык ит һәм мал оны җитештерүгә нигезләнеп, әлеге вакытта шәхси хуҗалыкта 15 баш мал, күпләп каз асрала. Аларның биналары - якты, чиста, бар шартлар да тудырылган. Малларны карауда тормыш иптәше Дилә булыша. Балалары да буш вакытларында ярдәм кулы сузарга гына тора.

Малларга катнашазыкны үз тегермәннәрендә тарталар. Әйтергә кирәк, узган ел уңышы 700 т  тәшкил итеп, ул ындыр табагында саклана. Шулай ук халыкка да мал оны җитештерелеп саты-ла, кирәк булган очракта, бушлай китерелә.

Тырыш җитәкченең кул астында эшләүчеләр дә үзенә охшаган. “Минем эшчеләрем - яхшы, сүз тидерерлек түгел, - ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. – Алар ярдәме һәм тырышлыгы белән мин үземә ышанам, башлаган эшне нәтиҗәле башкарып чыга алам. Мәсәлән, үземдә даими эшләүчеләр Риф Мөхетдинов, Фәүдәт Нәбиуллин, Азат Ахунов - һәрвакыт янымда. Алар кышын кар эттерүдә, юл ачуда, ындыр табагында көзен-язын техника ремонтында үз эшләрен намуслы үтиләр. Язгы чәчү һәм җәйге басу чорында ялга кайткан Себердә эшләп йөрүче авылдашлар Марсель Габдрахманов, Альберт Габдрахманов, Илдар Габдрахманов, Илдус Фаязов, Салават Мортазин  һәрвакыт ярдәмгә килә.” 

Ришат Зарипов һәр эшне үз биеклегендә оештыра белеп, хезмәткәрләрен дә мактап кына тора. Юл чистарту, халыкны техника белән тәэмин итү, шәхси хуҗалыкларда язын-көзен бәрәңге бакчаларын сөрү, салам-печән кайтару, көнкүрештәге башка мәшәкать килеп туганда да Ришат Әмирҗан улы ярдәмгә килә. Шулай ук аларны, райондашларны ит, аш-лык, мал оны белән тәэмин итә. Шуңа да аны авылда бала-чагадан алып, өлкәненә кадәр хөрмәт итә, тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән башкаларга үрнәк булып тора.

Шуны да билгеләргә кирәк, Ришат Зарипов умартачылык белән дә шөгыльләнә. Аның 25 баш умартасы бар.

-Әтием гомер буена бал кортлары тотты, татлы ризыктан беркайчан да аерылмадык, - ди Ришат Әмирҗан улы.  - Без үскәндә бакчабызда һәрчак кортлар гөжли иде. Ул дәвердә 1 умартадан уртача 100 кг бал ала идек. Бу шөгыль минем дә күңелемә ятты һәм киләчәктә дәвам итү максаты белән бәләкәйдән үк әтидән бал кортларын ничек тәрбияләргә, кортны тоту серләренә өйрәндем.

Әйтергә кирәк, Ришат Әмирҗан улының узган ел уңышы да яхшы гына булган, 500 килограммнан артык бал алган ул.

Уңган фермерның  хезмәте лаеклы бәһаланган – төрле елларда муниципаль район хакимиятенең По-чет грамоталары белән бүләкләнгән.

Узган елдан алып, Зариповлар гаиләсе эшкуарлык белән дә шөгыльләнә. Дөмәй авылында «Сезнең өчен» кибетен булдырып, халыкны хуҗалык товарлары, төзелеш  кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Товарны халык соравы буенча Уфа, Октябрьский, ТРның Яр Чаллы шәһәрлә-ре күмәртәләп сату нокталарыннан заказ биреп кайтаралар. Кибеттә Галия Сәмигуллина сәүдә итә.

Гаиләсе дә - җитеш, эшсөяр аның. Тугры, сабыр, уңган гомер юлдашы Дилә Марат кызы – киңәшче дә, дус та, ярдәмче дә. Ул хуҗалыкта һәм кибеттә исәп-
хисап эшләрен алып бару белән шөгыльләнә. Без барганда бергә гомер итүләренең  25 еллык юбилейларын каршылый иделәр. Шулай ук узган елның ноябрь аенда Ришат Әмирҗан улы үзенең күркәм юбилеен – 55 яшен үткәрде. Тату гаиләдә ике малай үсеп килә – олы уллары Руслан Уфа дәүләт нефть техник университетының V курс талибы, кечесе Дилшат – Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы, уку алдынгысы, төрле фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулый ул.

Әйе, Зариповлар гаиләсе - күпләргә үрнәк. Тынгы-сыз, эшсөяр булганнарына күрә, максатларына ирешә алар. Кулыңнан килгәнчә, үз һөнәреңне табып, күңел биреп хезмәт итсәң генә, кеше уңышка ирешә ала.

Гөлназ Тимерханова.