Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Нәтиҗәләрдән йомгак ясалды

2013 ел артта калды. Районның терлекчелек  тармагында ул нинди күрсәткечләр белән бил-геләнде? Бу өлкә продукцияләрен җитештерүне арттыру юнәлешендә агымдагы елга нинди бурычлар билгеләнә, нинди максатлар куела? Әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертеп, фермаларда эш оештыруда конкрет ярдәм күрсәтү максатында үткән пәнҗешәмбедә «Илеш-Агро» җәмгыятенең «Правда» производство участогы базасында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, баш зоотехниклары, баш ветеринария врачлары һәм ветеринария хезмәткәрләре, малларны ясалма орлыкландыру техниклары, ферма мөдирләре, баш икътисадчылары катнашлыгында күчмә оператив киңәшмә уздырылды.

Чараның практик өлеге хуҗаларның – Теләпән товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективының эш барышы белән танышудан башланды. Биредә 641 баш сыер малы асрала. Торакларга көздән ремонт ясалган, азык җитәрлек. Хезмәтләреннән күренүенчә, бозау караучылар үз бурычларын аеруча намус белән башкара: бар җирдә – тәртип, чисталык. Яхшы итеп тәрбияләгәч, һәр үрчемнән 600-700 грамм уртача тәүлеклек артым алалар. Ләкин сөтчелек тармагында эш оештыруны үз биеклегендә, дип булмый. Дөрес, ташлаткан сыерлар аерым төркемдә асрала, ләкин көтүне яңарту канәгатьләнерлек түгел. Савым-ны арттыру өчен азыкка патокадан тыш, шрот һ.б. өстәмәләр кушылмый. Шуңа да көндәлек сөт сатуны үткән елга караганда 3 центнерга киметкәннәр. Сыерларның чисталыгы мәсьәләсенә дә игътибарны арттырасы бар.

Шуңа охшаш җитешсез-лекләрне районның башка фермаларында да очратырга була. Алар зооветбелгеч-ләр тарафыннан вакытында контрольгә алынып, бетерү хәстәре күрелмәгәнгә дә район буенча үткән елда терлекчелектә билгеләнгән үрләр яуланмады. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы А.А.Мөхәммәтҗановның Теләпән авыл клубында үткән теоретик өлештәге еллык отчетыннан күренүенчә, көндәлек табыш китерүче сөтчелек тармагында муниципаль район хакимияте, авыл хуҗа-лыгы идарәсе тарафыннан җиткерелгән күрсәтмәләрнең үтәлеп бетмәве аркасын-да район буенча сөт сату планы үтәлеше 96 процент кына тәшкил иткән. Барлык АПК предприятиеләре дә М.Горький ис. (105 проц.), «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы (155), «Урожай» (114), «Илеш МТС» (109), «Агыйдел» (121), «Үрмәт» (119) хуҗалыклары кебек үткән елда әлеге төр продукция сатуны 2012 елга караганда арттыруга ирешсәләр, район күрсәткече 233941 центнердан күбрәк булыр иде. Кызганыч, ел дәвамында 4876 центнер (42 проц.) гына продукция реализациялә-гән Г.Гайнетдиновның – крестьян-фермер, 86нчы һөнәри лицейның уку ху-
җалыгыгында (1185 ц -72 проц.) мөмкинлекләр файдаланылмады. Төп сәбәп кадрлар җитешмәүгә кайтып кала. Альберт Альфред улы билгеләвенчә, «Мир» кооперативында да (9308ц -64 проц.) - шушы ук хәл, өстәвенә, җәйге мул сөт чорында аерым көннәрдә маллар көтүгә чыгарылмыйча, утарларда то-тылган; сыерларны каплату үз биеклегендә оештырылмау сәбәпле, бозау алу кимегән һәм болар барысы да еллык күрсәткечләрне, дөресрәге, продукция җитештерүне киметүгә китергән. «Манчар» производство участогында да (11633ц – 85 проц.) - кадрлар белән проблема. Ул гына да түгел, савым сыерларына начар сыйфатлы фураж бирелә, җитмәсә, аңа таләп ителгән өстәмәләр дә (патокадан тыш) кушылмый. Шулай булгач, мул продукциягә өмет итәсе юк. Ә аңа ирешү юллары билгеле. Шул рәвешле, баш зоотехник һәр фермада савым сыерлары көтүенә ел саен таналар кертеп, тиешле авырлыкка җиткереп каплату, аларны аерым төркемнәрдә асрау, буаз сыерларны махсус рацион нигезендә ашату, азыкны патока, шрот һ.б. өстәмәләр исәбенә баету, контроль савулар үткәрү, терлекчелекнең киләчәген – бозауларны яхшы итеп тәрбияләү, җитештерелгән продукциянең сыйфатына ныклы игътибар бирү кирәклеген бурыч итеп куйды.

-2013 елда ит җитештерүдә 12 хуҗалык яхшы гына эшләде. «Урал», «Илеш МТС» җәмгыятьләре, «Урожай» ширкәте терлекчеләре һәр малдан 611-557 грамм тәүлеклек артым алдылар. Шулай ук «Сөн», «Мир», «Сигнал», «Правда» хуҗа-лыклары, Г.Гайнетдинов КФХсы фермаларында да маллар тиешенчә тәрбияләнеп, алардан яхшы үсеш алуга ирешелде. Ә Ябалак («Искра»), Манчар, Игмәт фермаларында («Манчар») көзен пычракта яткыру, юньле-башлы  ашатмау, аерымнарында хәтта рационга печән  кертмәү нибары 369-386 грамм тәүлеклек үсеш белән хушлануга китерде. Нәтиҗәдә, район буенча ит җитештерү 31620 ц (78 проц.) гына тәшкил итте, - дип баш зоотехник яшь үрчемне туганнан алып, билгеләнгән авырлыкка җиткергәнче яхшы итеп тәрбияләү кирәклегенә басым ясады.

Маллар санына килгәндә, былтыр районда аларны киметүгә юл куелмады. Барлыгы 8741 баш бозау алынып, һәр 100 сыерга 73 үрчем исәпләнде. Бу мәсьәләдә уку хуҗалыгы (15 бозау), «Үрмәт» (27), «Манчар» (55) производство участоклары районны артка сөйри. Бу үзе үк аларда малларны каплату,  үрчемне саклау буенча эшнең начар оештырылуы турында искәртә.  Шул рәвешле, киңәшмәдә малларны ясалма орлык-ландыру буенча үткән ел дәвамында алып барылган, ул ун фермада оештырылган, чараларга йомгак ясалып, биредә нәтиҗәлелеккә ире-шү өчен, беренче чиратта, сыерлардагы гинекологик чирләрне дәвалау кирәклеге ассызыкланды һәм хуҗалыкларга «Илеш ветери-нария» станциясе ДБУ белән берлектә чаралар планын эшләү буенча күрсәтмәләр җиткерелде. Ул әлеге учреждение начальнигы Н.Ф.Галиев чыгышы белән ныгытылды.

Район буенча 2300 баш тана әзерләнеп, алар кап-латыла башлаган. Бу эшне тизләтү – терлекчелекнең ышанычлы киләчәге икәнен, һичшиксез, онытырга ярамый.

Гомумән, тармактагы һәр уңыш – терлекче кулында. Ә моңа һәр кеше үз хезмә-тен җиренә җиткереп, намус белән башкарганда гына ирешергә мөмкин. Аларның эшкә мөнәсәбәтен үзгәртү, җаваплылыгын күтәрү, иң мөһиме, сөт, ит җитештерүне арттыру максатында киңәшмәдә машина белән сыер саву операторлары, терлекчеләр, бозау караучылар өчен төп түләү расценкалары тәкъдим ителеп, алар белән ида-рәнең баш икътисадчысы Р.Ә.Габдрахманов таныштырды. Хезмәткә түләүдәге әлеге үзгәрешләр җитештерелгән продукциянең сыйфатлы булуына ирешүне, планлаштырылган үрчем алуны һәм аның сакланышын тәэмин итүне, маллардан артым алуда  билгеләнгән дәрәҗәгә җитүне һ.б. үз эченә ала. Бу, үз чиратында, тар-мак белгечләреннән ферма коллективлары эшчәнлегенә ныклы  контроль таләп итсә, терлекчеләрдән тырышлык сорый. Аның каравы, аларга ирешү  ферма эшчәннәренә яхшы хезмәт хакы алырга мөмкинлек бирәчәк. Үткән елда җибәрелгән хаталардан нәтиҗә ясап, бигрәк тә фермаларны кадрлар белән ныгытуга игътибарны арттырып, агымдагы елда тармакны күтәрүнең әлеге чараларын нәтиҗәле куллану хәстәрен күрергә генә кирәк аграрийларга.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигын И.К.Хә-мидуллин шушы аспектларга басым ясап, фермаларда даими рәвештә  терлекчеләр хезмәтенә икътисади анализ ясау мөһимлеген, продукция җитештерүдә алга китешкә ирешү өчен җитәкчеләрдән, зооветбелгечләрдән, ферма мөдирләреннән, тер-лекчеләрдән таләп ителгән конкрет эш – чараларны билгеләде һәм 2013 ел нәтиҗәләре буенча тармакта 1-3 урыннарны алган - «Урожай», «Урал», Куй-бышев ис., М.Горький ис.; бозау алуда  иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән - «Илеш МТС», «Маяк» хуҗалыкларына, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалына; көтүне яңарту юнәлешендә эзлекле эш алып барган «Урожай» ширкәтенә, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалына, М.Горький ис. хуҗалыкка муниципаль район хакимиятенең Дипломнарын тапшырды.

Оператив киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин катнашты һәм чыгыш ясады.

Рәмзия Хәдимуллина.