Сельское хозяйство

«500 сөтчелек фермасы» республика максатлы программасын – тормышка!

Сафка бастырылды

Республикада товарлыклы-сөтчелек фермаларын модернизацияләүгә юнәл-телгән «500 сөтчелек фермасы» максатлы программасында, Башкортстанда беренчеләрдән булып, районнан дүрт хуҗалык - «Урожай» ширкәте, «Илеш МТС», «Агыйдел» җәмгыятьтләре, «Маяк» кооперативы катнашты. Агымдагы елда, 2012 елгы эшләренә өстәп, «Урожай», «Агыйдел» хуҗа-лыклары янә бер сыер һәм ике бозау торагын сафка бастырды. Быел аларга Куйбышев ис., «Мир» коопе-ративлары, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиа-лы кушылып, программа нигезендә модерниза-ция эшләре башкарды.

М.Гәрәев ис. кооперативта бу җәһәттән эш дәвам итә. “Мир” кооперативының Карабаш фермасында - 440, Иштирәктә 280 баш сыерга тәгаенләнгән тораклар заманча төзелеш материаллары кулланылып реконс-трукцияләнде. Биредә чит илнең заманча җиһазлары, мал азыгы хәзерләү техни-калары, нәсел таналары алынды, производство-көнкүреш участоклары яңартылды. Әлеге капиталь ремонт эшләрен подрядчы- «Башсельснабстрой» җәмгыяте башкарды.

Узган шимбәдә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының «500 товарлыклы-сөтчелек фермаларын комплекслы модернизацияләү» программасын реализацияләү буенча бүлек начальнигы Марс Исламовны, бүлек-нең әйдәүче белгече Азамат Сәфиуллинны, терлекчелекне интенсивлаш-тыру бүлегенең әйдәүче зоотехнигы Наил Ваһаповны берләштергән комиссия «Агыйдел» җәмгыятенең, «Мир» кооперативының, «Урожай» ширкәтенең сы-ер һәм бозау торакларын файдалануга тапшыру ту-рында акт төзеп, кабул итте. Аларда программаның максатына ярашлы, мик-роклимат булдыру, меха-никалаштырылган азык тарату корылмалары, сөт-үткәргечләр, мал азыгы хә-зерләү техникалары, нәсел таналары алу, хезмәт-кәрләргә уңай шартлар тудыру буенча нәтиҗәле эш башкарылган.

Комиссия гамәлгә ашырылган эшкә уңай бәя бирде. Үз чиратында, хуҗалык җитәкчеләре БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына, муниципаль район хакимиятенә, район авыл хуҗалыгы идарәсенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Ильфира Нигъмәтуллина.