Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Куелган бурычлар үтәлсен иде

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветбелгечләр катнашлыгында оператив киңәшмә узган шимбәдә «Мир» кооперативында үтте.

Киңәшмәдә катнашучылар башта Карабаш товарлыклы-сөтчелек фермасында малларны кышлату барышы белән танышты. Әйткәндәй, монда эш үз югарылыгында оештырылган. Маллар төзекләндерелгән биналарда кышлатыла, җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланган. Агымдагы елда мирлылар «500 сөтчелек фермасы» республика программасына кертелеп, биредә ремонт эшләре киң колач алып, күптән түгел ул файдалануга тапшырылды. Нәтиҗә - күз алдында. Килеп керү белән чиста, төзек сыер тораклары күзгә ташлана. 440 баш малга тәгаенләнгән бинада терлекләр өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә уңай шартлар тудырылган. Ветеринария врачы, ферма мөдире , склад, ял итү, вакуум, душ керү бүлмәләре, саву залы - барысы да тәртиптә һәм заман таләпләренә җавап бирә.

Арытаба «Илеш ветеринария станция-се» ДБУ начальнигы урынбасары Илсөяр Әюпова, учреждениенең ветеринария врач-гинекологы Рәвилә Монасыйпова, кооперативның ветеринария врачы Альфир Мәгъдәнов махсус җайланмага - читлеккә сыер урнаштырып, гинекология чирләренә каршы профилактика үткәрү чарасын күрсәтте.

Киңәшмәнең икенче өлеше Карабаш авыл мәдәният йортында дәвам итеп, аны муниципаль район хакимияте баш-лыгы Илдар Мостафин алып барды. Ул үз чыгышында мал азыгын баланслау; рационны төрләндерү кирәклегенә басым ясады. Бу җәһәттән азык өстәмәләре алуны бурыч итеп куйды. Файдасын билгеләп, калган хуҗалыкларга да киләчәктә «500 сөтчелек фермасы» республика максатлы программасына кушылуның отышлы булачагын ассызыклады. Арытаба сөй-ләшүне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин дәвам итеп, ул терлекчелек тармагында җитәрлек мал азыгы хәзерләнүен, әмма продукция җитештерү түбән булып калуын билгеләп, бар оештыру чараларын сөт, ит җитештерүне арттыруга юнәлтергә чакырды, шулай ук ветеринария белгечләрен укыту кирәклегенә, малларны прогулкага чыгару мөһимлегенә басым ясады. Гомумән, җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерергә чакырды.