Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Ышанычлы адымнар белән

Иртәнге эштән соң бер-азга гына тынычланып торган Сүлте товарлыклы-сөтчелек фермасы кичке 16.00 сәгатьтә янә киеренке хезмәт панорамасына кү-мелде: терлекчеләр атлар белән малларга азык та-шый, савучылар кичке са-вымга әзерләнә, бозау ка-раучылар мәш килеп, яшь үрчемгә кичке рационны хәстәрли. Коллектив безне әнә шундый шартларда каршы алды. Әллә кайдан күренеп, беленеп тора – терлекчеләр «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы җитәкчелегенең үзләренә күрсәткән хәстәрлегеннән канәгатьләр. Хәер, моны үзләре дә яшермәделәр.

-Малларга азык җитәрлек. Хезмәт хакын вакытында алабыз. Иң кирәге, эшлебез. Савучылар, мал караучылар арасында Янтуган, Яңа Аташ авылларыннан да килеп эшләүчеләр бар. Моның өчен «УАЗ» автомашинасы бил-геләнгән, - диде алар үзара әңгәмә барышында.

Сер түгел, МТСлыларга күчкәч ферма, чын мәгънә-сендә, яңа сулыш алган. Бүген маллар ремонтланган, каралган торакларда ас-рала. Шартларны яхшырту максатында быел да хәт-сез эш башкарылган: ае-
рым торакларда идәннәр алыштырылган, сыерлар-ныкына ТСН куелган, юллар каралган һ.б. Азык та җитәрлек тупланган. Шун-сыз мөмкин дә түгел, сыер маллары 400 дән 672 баш-ка җиткерелгән. Аларның 220се – савым сыеры. Шул рәвешле, җимерек бер торакны ремонтлап, мал белән тутырып бетереп баралар. Анда ташлаткан сыерлар асрала. Савым сыерлары ике торакка урнаштырылган. Таналар Рәмилә Мөхәммәтовага ыша-нып тапшырылып, аның 43е дә бозаулаган.

Сөт җитештерүчеләргә килгәндә, фермада 7 – төп, 2 алмаш савучы бар. Алар, нигездә, яшьләр. Араларыннан Э.Кашапова, З.Исхакова, Г.Габдракипо-ва – алдынгылар сафында. Савучылар янында эшләү-че терлекчеләрнең дә ты-рышлыгы мактауга лаек – алар малларга ашарга сала, асларын тазарта, сыерларны бәйдән ычкындырып, прогулкага чыгара һ.б. Кыскасы, савучылар белән бергәләп, сөт җитештерү-гә үз өлешләрен кертә. Шул уңганнардан җитәкчелек Р.Хәйрутдинов, Р.Гыйззәтуллин, Р.Габдра-кипов, А.Латыйпов хез-мәтенә аеруча зур бәя бирде. ТСНнарның, ва-куум насосларының, су линияләренең, бер сүз белән әйткәндә, техник җиһазла-ныш корылмаларының төзек эшләвендә операторлар Р.Миңнемөхәммәтовның, Х.Хафизовның (ул трактор белән тирес тә түгә) өлеше зур.

Яңа туган бозаулар да – ышанычлы кулларда. Аларны Ф.Нурыева тәрбияли. Бер айдан соң Р.Фәхруллинга тапшырыла.

-Төркемемдә 57 яшь үрчем бар. Аларга тәгаенләнгән бар азыкны үзем әзерлим. Кирәк икән, ат белән дә ташыйм. ТСН булмагач, ти-ресен дә үзем түгәм. Алты айдан соң башка терлек-че кулына күчә, ә мин яңа төркемне кабул итәм, - ди Рәмил Хәтмулла улы.

3 айдан 6 айга кадәр бозау караучы (84 баш) Ә.Юнысов та үз эшен җиренә җиткереп үти.

Әйе, фермада эш, нигездә, кул көче белән башкарылса да, терлекчеләр зарланмыйлар, чөнки мул продукция җитештерүдә стимул бар. Әле савым сыерларына силос, сенаж, печән, һәр башка 4 кг исәбеннән катнашазык бирелә. Бозау-лаган сыерларның сөт би-рүчәнлеген күтәрү мак-сатында катнашазыкны арттыра барып, аны 3 айда һәр башка 8 килограмм-га кадәр җиткерәләр. Әйт-кәндәй, катнашазыкның сыйфаты яхшы, ул МТСның Чишмә районыныдагы мах-
сус заводта җитештерел-гән, төрле өстәмәләргә бае-
тылган. Шушы көннәрдә рационга патока да өс-тәлгән. Ташлаткан, яңа бозаулаган сы-ерлар да яхшы тәрбияләнә. Моның нәтиҗәсе буларак, күр-сәткечләре яхшы. Унбер айда ферма буенча 8314 ц сөт сатылып, ул үткән елга карата 122 процент тәш-кил иткән. Филиалның әле-ге вакытта көн саен елның шушы чорына караганда 12 ц күбрәк, яки 35 ц сөт реализацияләвендә, һичшиксез, сүлтелеләрнең дә өлеше күп.

Ферма малларны ясалма орлыкландыруга күчерелеп, ел дәвамында 284 баш бозау алынган. Бу маллар-ны ясалма орлыкландыру технигы Р.Хәбировның үз эшен җаваплылык белән башкаруы белән билгеләнә.

Әйе, тармакка игътибар булганга ферма ел финишына ышанычлы адымнар белән килә дә инде.

Рәмзия Хәдимуллина,

Айдар Минһаҗев,

«Маяк»ның махсус хәбәрчеләре.