Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Кимчелекләрне бетерергә

Үткән шимбәдә Куйбышев ис. кооператив базасында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы оператив киңәшмә үтте.

Чарада катнашучылар Түбән Череккүл сөтчелек фермасында малларны кышлату барышы белән танышты. Әйткәндәй, биредә үз вакытында төрле ремонт эшләре башкарылып, маллар чиста, җы-
лы биналарда кышлатыла, җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланган. Куйбышев ис. кооператив рәисе Вадим Авзалов үз чыгышында терлекчелектәге эш барышы турында сөйләде. Хуҗалык 11 айда 1220 ц ит, 23354 ц сөт җитештергән. 1722 баш мал асралып, шуның 610ы - савым сыеры. Әле-
ге вакытта хуҗалык көн саен 32 ц сөт сата, бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 2 ц артыграк. Көтүне яңарту максатында 120 баш тана бәйләнгән. Ел дәвамында хуҗалык буенча 680 яшь үрчем алынып, 71енең үлеменә юл куелган. Димәк, биредә бозауларны тәрбияләүгә ныклы игътибар биреп, контрольне көчәйтү сорала. Аерым хуҗалыкларда да бу җәһәттән эшләр канәгатьләнерлек түгел, маллар үлеменә юл куелган.

Арытаба киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Альберт Мөхәммәтҗанов дәвам итеп, һәр товарлыклы-сөтчелек фермасында малларның рационы, хезмәткә түләү расценкалары, дежурлык графиклары, санитар көннәр, учет эше, уртача савым һәм артым алу, сыер савучыларның һәм терлекчеләрнең һ.б. хезмәт нәтиҗәлә-ре чагылыш тапкан махсус такталар булдыруны бурыч итеп куйды. Шулай ук «Россельхозцентр» ФДБУның Башкортстан буенча идарәсенең Илеш районара бүлеге начальнигы Ирек Камалов район хуҗалыкларында чәчү орлыгының күләме, сыйфаты турында информация җиткерсә, «Илеш ветеринария станциясе» ДБУ начальнигы урынбасары И.А.Әюпова ве-теринария өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды.

Киңәшмәне алып баручы муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин, азыкның җитәрлек күләмдә әзерләнүенә карамастан, продукция җитештерүнең кимүен тәнкыйтьләп, хуҗалык белгечләренә малларны тәрбияләүгә игътибарны арт-тырып, азыкны баланслау, рационны төрле өстәмәләр белән тулыландыру һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куйды.