Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Киләчәккә - ышаныч белән

Агыйдел” җәмгыяте уң-ганнары продукция алуны арттыру нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешә һәм районның икътисадын ны-гытуга лаеклы өлеш кертә. Әйтергә кирәк, алар быел да сынатмый - терлекчелек тармагында югары уңыш-ка йөз тотып, алдынгылар сафында бара.

Җәмгыять малларны кыш-латуга торакларны әзер-ләүгә һәм ныклы азык базасы туплауга тиешле игътибар бирә. Быел да бу җәһәттән күләмле эш башкарылган. Әйтергә кирәк, Йонны товарлыклы-сөтчелек фер-масы «500 сөтчелек фер-
масы» республика максатлы программасына кертелеп, биредә ремонт эшләре киң колач алды - сыер һәм бозау тораклары ре-конструкцияләнгән. Эш әле дә дәвам итә, яңа җиһаз-корылмалар алынган.

Әйткәндәй, торакларга азык өстәлләре, улаклар корылып, мал азыгы КТУ агрегаты белән таратыла. Бу инде эшне җиңеләйтү, уңайлаштыру, ягъни механизмнар куллану нәтиҗә-сендә хезмәткәрләр са-нын оптимальләштерү максатында оештырылган. Производство участоклары – сөт блогы, көнкүреш, малларны ясалма орлыклан-дыру технигы, ял итү бүл-мәләре яңартылган.

Йонны фермасында бү-генге көндә барлыгы 400 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 250 баш савым сыеры бар. Ел башыннан 176 бозау алынган.

Әлбәттә, терлекчелектә уңышны, беренче чиратта, кадрлар һәм мал азыгы тәэмин итә. Шул рәвешле, кышлатуга яхшы әзерлек белән килгәннәр. Җәм-гыятьнең баш зоотехнигы Рөстәм Акмалов сүзләренә караганда, кышкы чорда продукция алуны киметмичә эшләргә барлык мөмкинлекләр дә булды-рылган. Хуҗалыкта кыш-латуга җитәрлек күләмдә сенаж, силос, салам, печән, азык фуражы хәзерләнгән, ягъни һәр шартлы баш малга 32 центнер тупас һәм сусыл азык берәмлеге туры килә. Шул ук вакытта рационны баланслап ашату өчен азык катнашмалары кайтару планлаштыры-ла. Бозауларга юнәлешле тәрбия бирү нәтиҗәсендә, аларның үлеменә юл куел-мый.

Әйтергә кирәк, сөт саву исәбе автоматлаштырылган рәвештә алып барыла. Яңа технология куллану нигезендә савылган сөт күләменең саны компью-терга тупланып бара. Соң-рак бу күрсәткеч буенча анализ ясала.

Агымдагы елның 10 аенда 6167 центнер сөт савып алынып, аның 5492 ц реализацияләнгән. Бу күр-сәткечләр, узган ел белән чагыштырганда, артык. Ит 676 ц җитештерелеп, һәр малдан уртача 503 грамм тәүлеклек артым алынган.

Машина белән сыер саву операторлары ра-йон буенча алдынгылар сафында бара. Бу җәһәттән Рита Шәйхетдинова белән Зиләрә Гыйльмановага тиңләшүче юк, алар хуҗа-лыкта һәрвакыт беренче урында килә. Узган 10 ай-
лык күрсәткечләргә кил-гәндә, Р.Шәйхетдинова -1901, З.Гыйльманова 1862 центнер сөт савып алган. Яңа бозаулаган сыерларны савучы Галия Габделхакова карый.

Продуктлылыкны артты-руда терлекчеләрнең үз-ләренә йөкләтелгән эшләренә җаваплы каравы зур роль уйный. Фәнзил Муллакаев, Рәфит Габдуллин, Марат Муллагалиев моны яхшы аңлап, хез-мәттәшләренә тугры булу-лары белән һәркемгә үрнәк булып тора. Алар үз төркемнәрендә 50-60шар баш бозау карап, һәрберсеннән 550-600әр грамм тәүлеклек артым алуга ирешә. Хуҗалык-ның ферма мөдире Таһир Хаҗиповның ныклы кон-троле, җаваплылыгы нәти-җәсендә биредә эш көйле һәм дөрес юнәлештә бара.

Гомумән, мондый уңган-нар булган җәмгыятьтә киләчәктә продукция җитеш-терү күләме тагы да кү-тәрелер, дигән өмет бар.

Альберт Мөхәммәтҗанов,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы.

Ильфира Нигъмәтуллина,

«Маяк» ның махсус хәбәрчесе.