Сельское хозяйство

Хуҗалыкара тикшерүләрдә

Техникага - сакчыл караш

Чираттагы техник ка-раулар «Урал» һәм «Маяк» хуҗалыклары МТМларында үтеп, анда район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Илшат Фәрхет-динов, БР Дәүләт тех-ник күзәтчелегенең Илеш районы буенча инспекциясенең инспекторы-өлкән дәүләт инженеры-әйдәүче белгеч-эксперты Динис Шәмсиев һәм караласы хуҗалыкларның баш ин-женерлары катнашты.

«Маяк» кооперати-вының (рәисе – Җәмигъ-нур Мөхтәров, баш ин-женеры – Фәнил Гәрәев) Дөмәй машина-трактор мастерскоенда техникага сакчыл карашта булган белгечләр эшләгәне кү-ренеп тора. Техника һәм җир эшкәртү агрегатлары-ның җилем тәгәрмәчләре агартылган, комбайннарның зур иләкләре алып куелган. Бар техника да тәртипкә китерелеп, бер сызыкка тезелгән.

«Урал» җәмгыятендә дә (Роберт Ибраһимов, Алмаз Хафизов) техника - яхшы әзерлектә. Паркта тырма, культиватор, чәчкеч һ.б. тагылма инвентарьлар бергә тупланып, тутыкмасын өчен махсус сыекчалар белән буяп куелган.

 

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инже-неры И.Фәрхетдинов ике хуҗалыкның да техникасының кышкы саклау-га куюга әзерлеген, һәрвакыттагыча, югары дәрә-җәдә булуын билгеләде.

***

Техниканың төзек, дөрес сакланышы уңышның мул булуына, кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруга зур йогынты ясый. Бу җәһәттән хуҗалыкара тикшерүләрнең чираттагысы М.Горький ис., «Мир» кооперативларын, 86нчы һөнәри лицейны үз эченә алган зонада үтте.

М.Горький ис. кооперативта (рәисе – Иршат Гыйльфанов, баш инже-неры – Марат Гәрәев) техника торышы уңай бәяләнде. Бүгенге көндә Кадер машина-трактор ихатасында чәчкечләр, культиваторлар тазартылып, барлык тагылма инвентарьлар да, 7 «Нива» комбайны тәртипкә китерелеп, тәгәрмәчләре агартылып, кышкы саклауга куелган. Сеңрән МТМсында да тәртиплек хакимлек итә. Биредә тагылма агрегатлар саклауга куелган булса, әлеге көндә мехнизаторлар чәчкечләр ремонты белән мәшгуль.

Мир” кооперативының (Илдар Нәбиев, Фәвәрис Гәрәев) Карабаш бригадасы (бригадиры – Фәвәдис Моста-фин) барлык тагылма инвентарьләр дә тазартылган, майланган, буялган. Комбайннарны саклауга куясы калган. Яңа Күктау (Илсур Закиров) бригадасы механизаторлары да чәчкечләрне, кәтүкләрне МТМ ихатасына тезеп куйган, ләкин аларны майлап, буяп бетерәсе бар.

86нчы һөнәри лицейда (Наил Әһадул-лин, Рәфис Мөхәммәтов), һәр елдагы-ча, бу җәһәттән эш яхшы оештырылган. Ашлык һәм мал азыгы уру комбайннары, чапкычлар, тракторлар җылы бина эчендә урнаштырылган. 3 чәчкеч, 4 культиватор, 7 сабан агрегаты каралып, тазартылып, кышкы саклауга ГОСТ таләпләренә ярашлы куелган.

Гомумән, комиссия тарафыннан ка-ралган хуҗалыклар белгечләренә, ме-ханизаторларга киңәш-тәкъдимнәр җит-керелеп, булган кимчелекләр өстендә эшләргә кирәклеге ассызыкланды.

***

«Илеш-Агро» җәмгыятенең “Сигнал” производство участогын, «Урожай» ширкәтен, «Агыйдел» җәмгыятен үз эченә алган зонадагы тикшерүләргә килгәндә, “Сигнал” производство участогының (начальнигы - Дамир Гыйльметдинов, бригадиры - Рәсүл Сәетов) машина-трактор мастерскоенда тәртип күзгә ташланып тора. Торачы бригадасында урнашкан авыл хуҗалыгы техникасы (комбайннардан тыш, алар «Правда» производство участогына куелган), тагылма инвентарьлар- 7 культиватор, 7 чәчкеч, 2 кә-
түк агрегаты тазартылып, резина-техник детальләре сүтеп алынып, саклауга куелган.

Урожай” ширкәтендә (Айдар Мөхәрләмов, Рәдис Миңниятуллин) бу җәһәттән, елдагыча, эш үрнәк итеп куярлык. Тикшерү барышында Иске Күктау (бригадиры-Шамил Бәдертдинов) һәм Ибраһим (Виталий Шәңгәрәев) бригадаларына уңай бәя бирелде. Бүгенге көндә беренче бригадада ашлык һәм мал азыгы уру комбайннары, 7 культиватор, 7 чәчкеч, 1 үзйөрешле чапкыч һәм башка тагылма инвентарьлар кышкы саклауга куелган. Комбайннар юылган, тәгәрмәчләре агартылган. Тагылма инвентарьләр дә тазартылган, майланган, буялган. Биредә һәр авыл хуҗалыгы техникасының машина ихатасында үз урыны бар, алар ГОСТ таләпләренә ярашлы саклана.

«Агыйдел» җәмгыяте (Финат Хәлиуллин, Марат Әдеһәмов) хезмәткәрләре дә техниканы саклауга кую бурычына җаваплы караганнар. Йонныдагы МТМда техникалар, тагылма инвентарьлар ябулы бинада саклана, бу, үз чиратында, аларның куллану вакытын озайтырга мөмкинлек бирә. Әйткәндәй, җәмгыять кышкы сезонга әзер, дип билгеләнде.

Гомумән, тикшерү барышында техникаларның, агрегатларның тиешле таләпләр нигезендә саклауга куелуы ачыкланды.

Ильфира Нигъмәтуллина,

Гөлназ Тимерханова,

Маяк”ның махсус хәбәрчеләре.