Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Башкаларга үрнәк алар

Раушания Солтанова - «Илеш-Агро» җәмгыятенең «Үрмәт» производство учас-тогының Үрмәт товарлыклы-сөтчелек фермасында 30 елдан артык эшләп, яхшы күрсәткечләргә ирешкән савучы. Ул хезмәт юлын терлекчелек тармагында баш-лап

, бүгенге көнгә кадәр һөнәренә тугры кала. Раушания Илһам кызы агым-дагы елның 10 аенда үз төр-кемендәге 62 баш савым сыерыннан 1568 ц, ягъни һәр сыердан 2526 килограмм сөт савып алды.

Вәгыйзь Гыйльметдинов-ның крестьян-фермер ху-җалыгы сыер савучысы Р.Нәгыймованың хезмәте дә яшь-ләргә үрнәк булып тора. Ри-фа шушы чорда 1070 ц сөт савып алып, ул һәр сыердан 2850 кг тәшкил итә. Рифа Риф кызы эшләү дәверендә коллективы ихтирамын яу-лады, үзен хезмәт сөючән, тырыш, уңган итеп күрсәтте. Гомумән, үзенә йөкләтелгән һәр эшне җиренә җиткереп үти, шуңа күрә һәрвакыт мактаулы.

Хезмәтләрендә ирешкән уңышлары бәһаланып, уңган сыер саву операторлары Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль ра-йон хакимияте Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булдылар.

Флүсә Хөснетдинова,

«Үрмәт» производство участогы бухгалтеры.