Сельское хозяйство

Республика чараларында

 

Бәйрәмнән – бүләкләр белән

Үткән җомгада башкалабыз Уфада респуб-ликаның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте. Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидул-лин җитәкчелегендә 18 илешле – районның алдын-гы хуҗалыклар рәисләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, басучылык, терлекчелек тар-магы уңганнары катнашты.

БР Президенты Р.З.Хәмитов бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күр-сәткечләргә ирешкән районнарга, бер төркем хезмәт алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мондый мәртәбәләү якташ-ларыбыз бәхетенә дә тиде – муниципаль район ха-кимияте (И.И.Мостафин), “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы (Р.Ф.Шәм-сетдинов), М.Горький исемендәге кооператив (И.Р.Гыйльфанов), Ф.М.Яла-ловның крестьян-фермер хуҗалыгы – республика Хөкүмәте Дипломына; крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Г.Т.Гай-нетдинов, “Маяк” коо-перативы тракторчысы Г.Х.Даутов – БР Почет грамотасына; Куйбышев ис. кооперативның маши-на белән сыер саву опе-раторы Х.Ә.Сәитгәрәева – “Башкортстан Респуб-ликасында фидакарь хез-мәте өчен” билгесенә; “Урожай” ширкәтенең баш ветеринария врачы А.Ә.Талипов, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” производство участо-гының машина белән сыер саву операторы Г.Ә.Сә-габиева, “Илеш МТС” җәмгыяте механизаторы Р.М.Ша-фыйков “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булдылар. Бүләк-ләнүчеләрне ихлас кот-лыйбыз һәм уңышлар те-либез.