Сельское хозяйство

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан

Тап төшерми саклый алар Илеш дигән горур исемне

     

Басуларда, фермаларда, предприя-тиеләрдә еллык башкарган эшләренә йомгак ясап, аның сөенечле нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеген биргән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрлә-ре көне җир кешеләре өчен иң кадерле бәйрәм булып тора. Елдагыча, быелгысын да яхшы күрсәткечләр белән, барыннан элек, Илеш дигән горур исемгә тап төшермичә каршылап, район мәдәният сараенда тан-таналы шартларда билгеләде уңганнар. Вәгъдәләренә тугрылыклары, тырыш хезмәт җимешләре фойедагы муллыктан, бай ризыклардан сыгылып торган күргәзмәләрдә дә чагылыш тапты.

Чара ачык дип игълан ителгәннән соң, иң беренче сүз муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафинга бирелеп, ул кунакларны – хуҗалыклар, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен, белгечләрне, урта звено кадрларын, икмәк үстерүчеләрне, ит, сөт җитештерүчеләр-не, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлап, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде.

Илдар Иршат улы ашлык җитештерү буенча Илешнең республиканың биш ал-дынгы район исемлегенә кертелүен, “500 сөтчелек фермасы” республика максатлы программасы буенча тугыз фермада – күләмле модернизация, социаль өлкәдә зур эшләр башкарылуын билгеләп, аларны тормышка ашыруда республика җитәкчелегенең, Хөкүмәтенең ныклы ярдәмен ассызыклады һәм барысы өчен дә БР Президенты Р.З.Хәмитовка, Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде, илешлеләрне киләчәктә дә ышанычны акларга өндәде.

 

Хәер, райондашлар нәкъ шундый позициядә эшли һәм яши дә . Бәйрәм кунагы, якташыбыз, БР Авыл хуҗалы-гы министры урынбасары Ф.Р.Шәйхетдинов тәб-рикләүләрен җиткерде һәм республика уңышларында илешлеләрнең дә өлеше барлыгын ассызыклап, ал-дагы вакытта да “Икмәкле Илеш” исемен кыю йөртергә чакырды. “Икмәк булса, җыр да, бар да була” дигәндәй, уңышларыбыз нигезе дә - нәкъ ул. Моңа ачык мисал – Фларис Рифкать улы “Алтын көз” ХV Русия агросәнәгать күргәзмәсендә “Авыл тер-риторияләрен тотрыклы үстерү өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен” конкурсының “Муни-ципаль дәрәҗәдә авыл территорияләре үсеше бе-лән нәтиҗәле идарә итү” номинациясендә җиңгән Илеш районы муниципаль районы хакимиятенә Диплом һәм көмеш медаль тапшырды.

Чынлап та, әлеге тәңгәл-дә райондашларның да-ны - илдә билгеле. Шул рәвешле, “Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культу-ралар җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен” “Урожай” ширкәте рәисе А.Мөхәр-ләмов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе И.Ихсанов бу көнне бәйрәм кунагы кулыннан – “Алтын көз” ХV Русия агро-сәнәгать күргәзмәсенең Дипломнарын, көмеш ме-дальләрен; агросәнәгать комплексындагы намуслы хезмәтләре өчен “Үрмәт” производство участогы механизаторы Г.Ситдыйков, “Манчар” производство участогы савучысы Т.Исмә-гыйлева, “Ремонт-техник предприятиесе” җәмгыяте токаре Ф.Галиев, “Илиш ремонтник” җәмгыяте акку-муляторчысы Ф.Мифтахов һәм слесаре А.Хафизов РФ Авыл хуҗалыгы министр-лыгының Рәхмәтен алу бә-хетенә ирештеләр. Авылны яшәтү өчен кара тирен түккән тугыз хезмәт алдынгысы – “Илишмолоко” МУПтан во-дитель Х.Кәбиров, “Искра” производство участогыннан тракторчы Р.Нурмөхәммә-тов, ХХII партсъезд ис. коо-перативтан механизатор М.Ямалетдинов, М.Горь-кий ис. хуҗалыктан меха-низатор Р.Шәмсиев, “Уро-жай”дан механизатор А.Мө-
хәммәтдинов, “Мир”дан механизатор С.Габдрах-манов, “Урал”дан терлекче Р.Гыйльманов, “Правда”дан мал караучы А.Кәрамов, М.Гәрәев ис. кооперативтан бригадир Д.Тимерханов БР Авыл хуҗалыгы министр-лыгының Почет грамотасына лаек булдылар.

Әйе, авыл хуҗалыгының, эшкәртүче сәнәгать тарма-гының кайсы гына участогын алма, анда көнне-төнгә ялгап эшләгән һәр кеше мактауга, данга лаек. Агымдагы елда басулардан җыеп алынган 102 мең тоннадан артык ашлык, малларны кышла-ту өчен җитәрлек күләмдә әзерләнгән сыйфатлы азык, алдагы ел уңышы хакына 40 мең гектардан артык сөрелгән җирләр, 19700 гектарда нигез салынган уҗым культуралары, җитке-лекле тупланган орлык, ту-
гыз айда бар категория ху-
җалыклар хәзерләгән 40175 тонна сөт һәм 5800 т ит, кыс-касы, гамәлдәге бәяләрдә җитештерелгән 1 млрд. 850 млн. сумлык тулай продукция – моңа ачык мисал. Район авыл хуҗалыгы идарәсе на-чальнигы И.К.Хәмидуллин шулар хакында бәян итеп, үз чыгышында басучылыкта, терлекчелектә яхшы эшләгән хуҗалыкларны, КФХларны, эшкәртүче сәнәгать пред-приятиеләрен, һәр өлкә буенча алдынгылыкны бир-мәгән райондашларның исемнәрен мактап телгә алды һәм бәйрәм белән котлап, бүгенге барлык эш-ләргә башлангыч биргән, нигез салган ветераннарга, аларның эстафетасын дәвам итүче әлеге көн уңганнары-на, авыл киләчәккә өмет белән караган яшь буын вәкил-ләренә ихтирамын белде-реп, рәхмәтен җиткерде.

Бүген кайсы гына төбәк-кә, өлкәгә барма, кайсы гына төбәкне, өлкәне алма, кешеләрнең мул, рәхәт тормышта яшәвен, өстәллә-ребезнең сый-нигъмәтләр-дән сыгылып торуын күрәбез. Сере гади: илебез муллыгы залда утырган авыл кешеләренең хезмәте бе-лән бәяләнә. Шуңа күрә туган җире батырларын зурлады – сәхнә түренә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүдә югары күр-сәткечләргә ирешкән АПК предприятиеләре рәислә-ре: Р.Ибраһимов (“Урал”), А.Мөхәрләмов (“Урожай”), В.Авзалов (Куйбышев ис.), И.Гыйльфанов (М.Горь-
кий ис.), Ә.Гарипов (М.Гәрәев ис.), җитәкчеләр һәм белгечләр, трактор-чы-машинистлар, ком-байнчылар, шоферлар, савучылар, терлекчеләр, эш-
кәртүче сәнәгать пред прия-тиеләре хезмәткәрләре, 86 нчы һөнәри лицей вә-килләре (укытучы, мастер, укучылар) күтәрелеп, аларга муниципаль район хакимияте Дипломнары, бүләкләре һәм чәчәкләр тапшырылды.

Аграрийларның шатлыгын уртаклашырга хәтсез кунаклар да килгән иде. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай де-путаты, “Группа компаний СУ-10”ның генеральный директоры В.Ә.Мансуров бәйрәм котлаулары белән чыгыш ясап, илешнең тотрыклы эшләвен, респуб-ликада алдынгылыкта ба-руын билгеләде һәм һәр участокта муниципаль ра-йон хакимиятенең яхшы эш оештыруын, халкының бердәм булуын күрсәтеп, югары бәясен бирде һәм терлекчелек тармагының егерме уңганына - Р.Бә-дертдинова (“Сигнал”), И.Нә-гыймов(“Үрмәт”), Ф.Усманов (“Агыйдел”), Г.Шаһалиева, Р.Мосаварова (“Искра”), И.Нургалиев, Р.Харисов, Р.Семенов, Ә.Мөхәммәдиев (“Урожай”), Р.Сәфиуллин (“Мир”), Р.Закиров (ХХII партсъезд ис.), М.Ханнанов (“Маяк”), Р.Вәлиев (М.Горь-кий ис.), Л.Шәрипова (“Сөн”), З.Шәрәфетдинова, З.Зиннәтуллина (“Урал”), Х.Хәкимов (Д.Хәсәнов КФХсы), Р.Саттаров (“Илеш МТС”), И.Гомәров (“Манчар”) , Р.Хәбировка (“Үзәк МТС”) бүләкләрен тапшырды. Валерий Әдгам улы конкурс игълан итеп, язгы чәчү эшләрен уңышлы, сыйфатлы башкарып чыккан җиңүче хуҗалыкның 2014 елның район Сабантуенда “Нива” автомашинасы белән бү-ләкләнәчәген әйтте.

Башкалар да буш кул белән килмәгән иде. “Агро-2000” җәмгыятенең генеральный директоры Р.Р.Биктаһиров тотрыклы партнерларына – хуҗалык рәисләренә: А.Мөхәрләмовка (“Уро-жай”), Р.Зариповка (“Илеш МТС”), Ә.Гариповка (М.Гә-рәев ис.), Г.Гайнетдиновка (КФХ) – Почет грамотала-
рын, Рәхмәтләрен, бүләк-ләрен; “Техресурс” җәмгыя-тенең генеральный дирек-торы А.С.Әхмәтов Ф.Хә-лиуллинга (“Агыйдел”), Р.Зариповка (“Илеш МТС”), И.Сафинга (ХХII парт-съезд ис.), И.Нәбиевка (“Мир”), Р.Ибраһимовка (“Урал”), А.Мөхәрләмовка (“Урожай”), Г.Гайнетдиновка (КФХ) бүләкләрен тапшырды.

Әйе, бу көнне һәркем адресына бик күп теләкләр әйтелде, рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләк пакетлары таратылды, дөньядагы иң изге һөнәр ияләренә “Илеш телерадиокомпаниясе” МАУ әзерләгән видеофильм аша үзләренең һәм кол-легаларының хезмәте белән якыннан танышу мөмкинле-ге бирелде, ветераннарга чәй табыны оештырылды. Ә район мәдәният сарае коллективының район үзеш-чәннәре катнашлыгында әзерләгән, иң мөһиме, авыл кешесе тормышына аһаңдәш килгән, бай эчтәлекле кон-церт программасы, чын мәгъ-
нәсендә, бәйрәм бүләге бул-ды. Шуңа да аграрийлар муниципаль район хаки-мияте, авыл хуҗалыгы ида-
рәсе җитәкчелеге һәм кол-лективлары оештырган ча-радан күтәренке кәеф белән һәм

Илеш җире – тормыш, яшәү яме,

Мин горурмын синдә туганга” дигән теләктә таралышты.

Рәмзия Хәдимуллина