Сельское хозяйство

Техника әзерлегенә - ныклы игътибар!

Сакчыл караш кирәк

Техниканы куллануда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – аның сакланышы. Шуңа күрә басу эшләре тәмамланганнан соң, бар төр авыл хуҗалыгы машиналары озайлы вакытка саклауга тиешле дәрәҗәдә – ГОСТ таләпләренә туры килерлек итеп куелырга тиеш.

Моның өчен безнең хуҗалыкларда бар шартлар да тудырылган, техника һәм тагылмалы инвентарь өчен тәгаенләнгән, әйләндереп алынган, каты өслек белән капланган мәйданны машина ихаталары, шулай ук үзйөрешле техниканы ябык бинада саклау өчен махсус япмалар белән бокслар бар. Алар «Илеш-Агро» җәмгыятенең «Правда» производство участогында, «Сөн» кооперативында, 86нчы һөнәри лицейда, «Илеш МТС» җәмгыятендә, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалында урнаштырылган.

 Зур габаритлы техниканы ябык биналарда саклау безнең районда  сирәк кулланыла. Ябык бинада саклау өчен материаль чыгымнар аз таләп ителүгә карамастан, алар күпчелек очракта ачык мәйданнарда саклана.

Бүгенге көнгә районда «Урожай» ширкәтенең, «Илеш», М.Горький ис, Куйбышев ис. кооперативларда, 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгында техниканы саклауга куюга әзерлек - тәмамлану стадиясендә.

Ел саен районда техниканы саклауга куюның сыйфатын тикшерү максатында күп чаралар үткәрелә. Агымдагы елда алар октябрьнең икенче яртысына планлаштырыла. Бу хуҗалыкара тикшерүләрдә район авыл хуҗалыгы идарәсенең һәм хуҗалыкларның инженер-техник эшчеләре катнаша. Тикшерүләр вакытында саклауга куелуның сыйфаты, катлаулы авыл хуҗалыгы техникасының узел һәм агрегатларына дефектовка үткәрелүе карала, алдынгы хуҗалыклар, I, II, III урыннар билгеләнә. Тикшерүләр барышы район гәзите битләрендә һәм урындагы телевидение аша яктыртылачак.

Шуны билгеләргә кирәк: тикшерү тәҗрибәсе шуны күрсәтә, механизаторлар тарафыннан машиналарны кышкы саклауга куюга җитәрлек игътибар бирелми. Тикшерү барышында, саклауга куюга әзерлек вакытында техникаларның тиешле дәрәҗәдә пычраклардан һәм үлән калдыкларыннан тазартылмавы, резина-техник әйберләрнең, чылбырлы күчергеч һәм пружиналарның сакланышы буенча таләпләрнең үтәлмәве, узеллар һәм агрегатларның концервациясе тиешенчә башкарылмавы ачыклана. Болар, әлбәттә, машина деталенең ватылуына, төп конструкциядә деформацияләр барлыкка килүгә - төп сәбәпче. Шуның өчен хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре техникаларны саклауга куюга әзерлеккә зур игътибар бирергә, механизаторлардан кагыйдәләрнең бар пунктларын үтәүне таләп итәргә, узел һәм агрегатларның тулы концервациясе өчен материал һәм средстволар белән тәэмин итәргә тиеш. Шул вакытта гына техника төзек булыр һәм озак хезмәт итәр.

Илшат Фәрхетдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры.