Сельское хозяйство

Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә

Уйланырга урын бар…

1982 елда Мари-Мәнәвез авылында ХХII партсъезд ис. колхоз та-рафыннан 9600 башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексы төзелеп, тирә-якта дан тота. Анда эшләүче авыл уңганнары - дуңгыз караучылар Ридә Иликбаева, Рәзифә Муликова, Сәхүә Басыйрованың һ.б. исемнәре республикага билгеле була. Әйткәндәй, үз эшчәнлеге дәверендә  әлеге  объект 100 мең тонна ит реализацияли. Шуны да билгеләргә кирәк, ул вакытта комплекста Ба-зытамак авыл советы авыл биләмәсе территориясендә торучы 100дән артык кеше тырыш хезмәт сала.

Әмма төрле  үзгәртеп корулар аркасында базар шартларына күчкәч һәм комплексның икътисади хәле авырлашкач, 2002 елда «Илеш дуңгызчылык» комплексы итеп үзгәртелеп, аны Уфа ит консерва ком-бинаты сатып ала. Шул рәвешле, 2006 елда эшчәнлеген “Башкирский бекон” җәмгыяте составында башлый. Бүгенгә кадәр “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш бүлекчәсе  районда дуңгызчылык белән шөгыльләнүче бердәнбер эре предприятие санала. Әлеге вакытта биредә 11 меңнән артык дуңгыз исәпләнелә. Бер ана дуңгыздан 10-11әр дуңгыз баласы алалар. Әмма бүгенге көндә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында дуңгыз ите җитештерүгә ихтыяҗ кимү сәбәпле, предприятиенең эшчәнлеге берникадәр сүлпәнәйде. Комплекс буенча 2012 елның тугыз аенда 13775 ц ит җи-тештерелсә, агымдагы елда 10182 ц гына тәшкил итә.  Җәмгыятьтә маллар ясалма орлыкландырыла. Ләкин берничә ай инде дуңгыз-лар каплатылмый, димәк, үрчем алу туктатылган. Ни өчен, чөнки продукциягә ихтыяҗ һәм сорау түбән. Бу проблема  хафага сала.

Әйткәндәй, биредә азык сыйфатына зур игътибар бирелә. Төрле витаминнар белән баетылган катнашазыкны Бәләбәй районы Приютово поселогыннан кайтаралар. Продукция “Илишмясо» җәмгыятенә озатыла, Та-тарстан Республикасы, Ырынбур өлкәсе, Ижау шәһәре белән тыгыз бәйләнеш булдырылган.

 Комплекста бүгенге көндә 80 кеше хезмәт сала. Аеруча  технолог Рәүф Кәлимул-лин, бухгалтер Светлана Әкраметдинова, маллар-ны ясалма орлыкландыру операторы Зифа Сабирова, операторлар Мәсхүдә Хәбибуллина, Глүзә Мәхмүтова, Рима Айдышева, Инзина Хисмәтуллина, ветеринария операторы Альбина Гайнуллина, слесарь-сантехник Ильфир Иванов, Ильяс Дрялов, Антон Тимербаев, электрик Николай Айдышев,  үрчем алу участогы начальнигы Гөлнур Имамованың озак еллар тырышып эшләве хөрмәткә лаек.

Биредә бар эш механикалаштырылган. Һәркем үз бурычына җаваплы карарга тырыша. Эшчеләр комплекска керер алдыннан мотлак юына, махсус кием кия, һәр бинада де-
зинфекция эретм
әсе кулланыла. Африка чумасы һәм башка авыруларны искәртү максатында прививка, саклану чаралары вакытында оештырыла. Шул рәвешле, малларның сәламәтлеген баш ветврач Рәфит Ахунов һәм ветеринария операторлары даими контрольдә тота.

Хезмәткәрләрнең күпче-леге биредә комплекс ачыл-ган көннән бирле эшли. Һәркем үз вазыйфасын белеп башкара. Эш көне режимы саклана. Хезмәткәрләрне йөртү өчен предприятиенең автобусы бар. Шулай ук хезмәт хакы даими һәм вакытында түләнә.

Бүген комплекс коллективы борчуга калган, чөнки сентябрь аенда гына 10лаган кеше эштән кыс-картылган, димәк авылдагы ун гаилә яшәү чыганагыннан мәхрүм калган. Моны ком-плекс җитәкчеләре яңача корылмалар алынуына, механикалаштырылуына бәйләп аңлаталар. Бу чынлап та шулай микән?! Авылда эш урыны булма-са, халык читкә китүне хуп күрәчәк, шуңа күрә моңа һич юл куярга ярамый.

Киләчәктә дә предприятие үз эшчәнлеген уңышлы дәвам итеп, мул продукция җитештереп, районның икътисади торышын яхшыртуга үз өлешен кертер, дип ышанабыз.

Лира Гәрәева.