Сельское хозяйство

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен каршылап

Бар көчне - мул продукция алуга

“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра” производство участогының Иске Татыш фермасы терлекчеләре малларны 29 сентябрьдә кышкы рацион белән ашатуга күчереп,  бар тырышлыкларын салып эшли.

Әйтергә кирәк, малларны уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләнгән: 25978 ц сенаж, 25557 ц силос, 230 т печән, 125 т салам рулоннарга төрелеп һәм баз-ларга салынып, саклауга куелган.

Фермада барлыгы 690 баш кара-чуар токымлы мал, шул исәптән 356 баш савым сыеры, 245 баш бозау асрала.

Әйтергә кирәк, монда берничә дистә ел дәвамында фидакарь хезмәт салган уңган терлекчеләр байтак. 1976 елдан бирле көтүче булып эшләүче, 40 елдан артык стажга ия Рәфис Локманов үз эшенә намус белән каравы нәтиҗәсендә, маллар тук,алардан мул сөт һәм ит алына. Тәүлеклек артым 600 грамм тәшкил итә. Агымдагы елда район буенча үткәрелгән конкурста икенче урын  яулаган малларны ясалма орлыкландыру технигы Рушания Мөсәвәрованың  җаваплы хезмәте  аркасында быел 245 баш бозау алынган. Киләсе елда каплату өчен 100 баш тана әзерләнә, алдагы өч айда бозауласы 100 баш сыер савудан ташлатылып, аерым асрала. Алынган үрчемне дөрес технология нигезендә тәрбияләү, үлемнәренә юл куймау өчен 7 ел биредә эшләгән бозау караучы Гөлсия Шаһалиева бар таләпләрне дә төгәл үти. Ферма буенча сыер савучылар ярышында беренчелекне бирмәүче Ирина Әхмәтова 9 айда -1155, 25 елдан артык хезмәт стажына ия Зилә Ризванова 950 ц тулай сөт җитештергән.  Ферма буенча барлыгы 9 айда 7255 центнер сөт савылган.

Ферма мөдире Айрат Мөсәвәров билгеләвенчә, ремонт эшләрен үз көчләре белән башкарып чыкканнар, азык җитәрлек, бары тик тәртип булдырып, бар көчне мул продукция алуга юнәлтергә генә кирәк.

Алсу Басыйрова.

Автор фотолары.