Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Һәр кампаниянең - үз вакыты

Узган сишәмбедә район авыл хуҗалыгы идарәсенең утырышлар залында идарә белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы оператив киңәшмә үтте. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин алып барды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин басучылык тармагындагы эшләргә тукталып, 2500 гектар мәйданны биләгән рапсны ашыгыч рәвештә җыеп бетерүне төгәлләргә кирәклеген билгеләде. Туңга сөрү эше дә төп игътибарны таләп итә.  Бу җәһәттән  явымсыз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдалану мотлак.

Мал азыгы хәзерләү кампаниясе - тәмамлану алдында. Бу уңайдан «Урожай» ширкәте, «Маяк», Куйбышев ис. кооперативлар җитәрлек азык запасы туплап, үрнәклеләр рәтендә.

Малларны уңышлы кышлату өчен бүгеннән хәстәрлек күрелмәсә, көтелгән нәтиҗә алуга өмет итәсе дә юк. Шуңа да терлекчелек продукциясен киметмәү максатында шрот кебек азык өстәмәсе куллану мөһим. Шулай ук малчылык белгечләре тарафыннан тармакка ныклы игътибар таләп ителә. Малларны ясалма орлыкландыруны оештыру, терлекләрне вакытында прогулкага чыгару, тиешле шартларда тәрбияләү, туя ашату мотлак. Зооветеринария таләпләрен үтәгән хуҗалыклар сөт җитештерү күләмен арттыруга ирешсә, аерым урыннарда бу җәһәттән салкын караш саклана.

Шулай ук киңәшмәдә район полиция бүлеге начальнигы Илшат Зыялтдинов, район хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Васильева, Илеш районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Газизов, «Россельхозбанк» АҖнең Югары Яркәйдәге өстәмә офисы управляющие Резида Муллагалиева катнашып, чыгыш ясады.