Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Калган эшкә кар яумасын...

Узган дүшәмбедә авыл хуҗалыгы идарәсенең утырышлар залында идарә белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы оператив киңәшмә үтте. Анда авыл хуҗалыгының мөһим тармагы булган басучылык һәм терлекчелек мәсьәләләре каралып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин басучылыкта, терлекчелектә башкарылган эшләргә анализ ясады. Урак эшләре тулысынча тәмамланды дияргә була, бары тик аерым хуҗалыкларда карабодай, рапс, тары культураларын урып-сугуны төгәллисе бар. Шулай ук җыеп алынган ашлыкны әрәм-шәрәм итмичә, тиешле таләпләр нигезендә бураларга урнаштыру хәстәрен күрергә кирәк. Орлык сакланышын да даими карап тору мөһим.

Силос салуны тизләтү дә көн кадагындагы бурычларның берсе булып тора. Әйтергә кирәк, М.Гәрәев ис., Куйбышев ис., «Маяк», «Урал» , «Урожай» хуҗалыкларында сусыл һәм тупас азык җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Башкаларга да темпны тизләтеп, силос базларын мөмкин кадәр тизрәк һәм күбрәк тутыру хәстәрен күрергә кирәк. Кышлату чорында мул продукция җитештерү бүген башкарылган хезмәткә бәйле икәнен истән чыгарырга ярамый.

Басуларны туңга сөрүне канәгатьләнерлек дип булмый, чөнки яңгырлар эштә зур комачаулыклар тудыра. Әмма оештыру чараларын дөрес кулланганда, техниканы ике сменада эшләткәндә максатка ирешергә мөмкин. Әйтергә кирәк, район буенча бу чара әлегә 34 мең гектар мәйданда башкарылган. Язга эшне калдырмау өчен механизаторларга икеләтә җаваплылык өстәлә. Алардан тракторларын нәтиҗәле эшләтеп, җир эшкәртү планнарын үтәп чыгу өчен барлык резервларны хәрәкәткә китерү сорала. Көннәр ныклап суынганчы басучылыктагы калган эшләрне төгәлләргә кирәк. «Калган эшкә кар ява» дигәндәй, ел буе түгелгән хезмәтнең юкка чыгуына һич кенә дә юл куярга ярамый.

Илгизәр Кыягап улы терлекчелек мәсьәләләренә дә кагылып, малларны җәйләүләрдән торакларга кайтарып бетерергә кирәклегенә басым ясады. Шул рәвешле, аларны уңышлы кышлату, үлеменә юл куймау, ә моның өчен тиешле шартларда тәрбияләү, бай рацион нигезендә ашату мөһимлеге ассызыкланды. Эшне нәкъ шул күзлектән чыгып оештырган хуҗалыкларда терлекләр фермаларга кайтарылган. Ә күбесендә бу таләп үтәлми. Нәтиҗәдә, район буенча сөт җитештерү соңгы атнада аеруча күпләп кимеде. Шуның өчен малларны тиз көннәрдә җылы торакларга күчерү бурыч итеп куелды.

Илгизәр Кыягап улы билгеләвенчә, малларны ясалма орлыкландыру яхшы оештырылган «Урожай» ширкәте, «Илеш МТС», «Урал» җәмгыятьләре, М.Горький ис. кооператив, «Искра» производство участогы, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы үрнәгенә ияреп, һәр хуҗалыкка бу җәһәттән ныклы һәм нәтиҗәле эш алып бару таләп ителә.

Оператив киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да катнашты һәм каралган көн тәртипләре буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.