Сельское хозяйство

Белгеч киңәше

Әйтелгәннәр үтәлергә тиеш

Терлекчелек - авыл хуҗалыгында иң мөһим тармакларның берсе. Шуңа күрә мул продукция алу өчен бар тырышлыкны салып, зоотехния чараларын төгәл һәм вакытында башкарып, кышкы чорга күчүне тизләтергә кирәк. Әмма малларны җылы торакларга күчерү һаман да проблемалы булып кала.

 

Бүгенге һава шартлары терлекчелек тармагы өчен уңай түгел, иркенәергә ирек бирми. Моны яхшы аңлап, кемнәр фермаларын вакытында әзерләп, малларны җылы торакларга күчергән, аларның эшләре яхшы. «Урожай» ширкәте – шуңа ачык мисал. Терлекчеләр уңышлы эшләп, 9 айда 22795 центнер сөт, 1426 центнер ит җитештерде. Хуҗалык «500 сөтчелек фермасы» программасына кертелеп, фермалары заманча капиталь ремонтланды, тиешле техникалар алынды, малларны алдынгы технологияләр нигезендә ашату оештырыла. Кыскасы, җитәкчелек Хөкүмәт ярдәмен һәм тармактагы резервларны тиешенчә, вакытында һәм дөрес куллана белә.

Урожайлылар – нәсел маллары үрчетүче АПК предприятиеләренең берсе булып, биредә югары продуктлы нәсел сыерлары асрала. Алар 15 сентябрьдә үк җылы торакларга кайтарылып, кышкы рацион нигезендә ашатуга күчерелде. Шул рәвешле, бүгенге көндә сыерларга көн дә 6 кг исәбеннән катнашазык, кукуруз, люцерна, кәҗә үләне чабып ашатыла, баланслау өчен түп һәм премикс кушыла. Нәтиҗәдә, ширкәт һәр көнне 73,7 ц югары сыйфатлы сөт сата. Билгеле булуынча, продукция мул булгач, терлекчеләрнең эш хакы да югары, материаль дәртләндерү чаралары да кулланыла.

XXII партсъезд ис. кооперативның - Мари-Мәнәвез, «Илеш МТС» җәмгыятенең - Анач, Теләкәй, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалының - Сүлте, «Игенче» производство участогының Тәҗәй фермалары маллары да районда беренчеләрдән булып җәйләүләрдән кайтарылды. Кызганычка каршы, һава шартлары начар булып, яңгырлар явып торуга карамастан, «Мир» кооперативының - Карабаш һәм Иштирәк, М.Гәрәев ис. кооперативның - Иләкшиде, «Илеш-Агро» җәмгыяте составындагы «Искра» производство участогының - Краснояр, «Манчар»ның - Абдулла, «Агыйдел» җәмгыятенең Янтуган фермалары маллары һаман да кышкы шартларда асрауга күчерелмәгән.

Билгеле булганча, малларны фермаларга кайтару белән кышкы чорда каплату өчен таналарны бер төркемгә туплап, аерым савучыга бирү, буаз таналардан, ташлаткан сыерлардан аерым төркемнәр оештыру һәм бар төр эшләрне зоотехния таләпләре нигезендә башкару бурычы куела. Бүгенге көндә «Урожай» ширкәтенең - Иске Күктау, Исанбай, Ибраһим, М.Горький ис. кооперативның - Кадер, «Мир»ның - Иштирәк, «Маяк»ның - Дөмәй, «Урал»ның - Рсай, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалының - Сүлте, «Искра» производство участогының Иске Татыш фермасында таналар төркемнәре оештырылды. Бозаулаган сыерлар аерым савуга куелып, алар балансланган рацион нигезендә тәрбияләнә.

Иң төп таләпләрдән, әлбәттә, мул сөт алу өчен савым сыерларына тиешле күләмдә яшел масса һәм катнашазык ашатырга кирәк. Бу җәһәттән кайбер хуҗалыкларда эш дөрес оештырылмый - яшел масса тиешенчә таратылып ашатылмый, ә машинадан түгелеп кенә кителә. Әрәм-шәрәм итүләргә юл куймау өчен сусыл азык тарату механизмын алырга яки булганын тиешле дәрәҗәдә файдаланырга кирәк. Югары продукция җитештерү өчен савым сыерларын баланслап ашату таләп ителә. Бу җәһәттән түп, премикс, патока, минераль өстәмәләр, тоз туплап кую кирәк.

Көзге чорда төп кимчелек – фермаларда ана терлекләрне вакытында каплату башкарылмый. Шуңа күрә үрчем алу проблемалы булып кала. Аны булдырмау өчен яшь бозауларның сакланышын тәэмин итүдә, тәрбияләүдә, үстерүдә дә ныклы контроль сорала. Бу җәһәттән аеруча «Илеш-Агро» җәмгыятенең производство участогы фермаларында эш үзагышына куелган, дөресрәге, малларны каплатуга тиешенчә игътибар бирелми һәм дөрес итеп учет алып барылмый. Нәтиҗәдә, вакытында һәм җитәрлек күләмдә бозау алынмый.

Үрчемнең сакланышын яхшыртуда бозау караучыларның тырышлыгын арттыру, алар-га ашату-эчерү технологиясен өйрәтеп, үтәлешен тәэмин итү – зооветбелгечләрнең төп бурычы. Күп очракта бозау караучылар еш алышына. Билгеле, тиешле тәҗрибәләре булмаган кешеләр эшләгәч, күпләп бозау үлеменә юл куела. Район буенча 9 айда 714 баш бозау үлеп, ул туган үрчемнең 11,4 проц. тәшкил итә. Бу сан «Мир» кооперативында– 19, XXII партсъезд ис. хуҗалыкта -18,8, «Маяк»та – 13,7, «Илеш-Агро» җәмгыяте производство участокларында 13 проц. тәшкил итә.

Әйе, башкарасы эшләр җитәрлек. Һәр участокта хезмәтне яхшы һәм вакытында оештырган хуҗалыклар исә бүген табыш ала. Башкалар да алар үрнәгенә ияреп, кышлату чорында терлекчелек алдына куелган бурычлар яктылыгында зур җаваплылык тоеп хезмәт салсыннар иде.

Альберт Мөхәммәтҗанов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы.