Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Абруйлы һәм мактаулы

Кышлату чорында продукция җитештерүне арттыруга ирешүдә тиешле һәм сыйфатлы мал азыгы хәзерләү мөһим роль уйный. Бу эшне башкаруга механизаторлар да зур өлеш кертә. Шундыйларның берсе - Иске Татыш авылыннан Рәлиф Зарипов. Үзенең хезмәт юлын туган «Искра» хуҗалыгында башлап, кечкенәдән техниканы яратып, механизатор һөнәрен сайлаган кеше ул. Әтисе Риф тә (мәрхүм) гомер буе шушы эшне үтәп, әнисе Фәнзия бозаулар карап, ихтирам казана. Алар үрнәгендә тәрбияләнгән уллары да үз хезмәтен намус белән башкара. Ул иртә яздан алып, кара көзгәчә - тырыш хезмәттә.

Агымдагы елда язгы чәчүдә үзе хезмәтләндергән «ДТ-75» тракторында “Искра” производство участогы басуларын тырматуда катнашса, җәйге чорда ферма торакларын, утарларны тирестән тазартуны башкарды. Бүгенге көндә Иске Татыш товарлыклы-сөтчелек фермасы янындагы баздагы силосны тыгызлауда җитезлек күрсәтә. Кышын фермада дә эшли, авылның урамнарын кардан тазартырга да вакыт таба. Һәр минутның кадерен белеп, кушыл-ганны җиренә җиткереп, намуслы баш-каручы Р.Зарипов ике дистә елдан артык хезмәт стажына ия. Шуңа да җитәкчелек тарафыннан - мактаулы, коллективта абруйлы, һөнәренә тугры. Айрат МОСАБАРОВ, Иске Татыш товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире.